Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Иң кыска буйлы әнинең кем икәнен беләсезме?

​​​​​​​Екатеринбург шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Лера Кожемяконы Россиянең Рекордлар китабына керткәннәр. Ул – Россиядәге иң кыска буйлы әни, аның буе нибары 109 см. 

Екатеринбург шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек Лера Кожемяконы Россиянең Рекордлар китабына керткәннәр. Ул – Россиядәге иң кыска буйлы әни, аның буе нибары 109 см. 
Лерада бик сирәк очрый торган, әйтергә дә катлаулы булган  «спондилоэпифизарная дисплазия» дигән генетик авыру. Табиблар аны әни булу уеннан баш тартырга бик озак үгетләгәннәр, әмма ул үз сүзендә нык торган. «Гаиләбезнең тулы булуын телим», – дигән ул. Лераның кызы Евангелина 2017 елда туган, хәзер аңа 2,5 яшь. 
– Буем бик кыска булса да, әни булу бәхетенә ирештем. Күпләр моны батырлык диләр. Әмма мин үзем алай санамыйм. Үземнең бу адымым, мисалым белән башкаларга мөмкин булмаган бер эш тә юк икәнен күрсәтәсем килә, – ди ул. 
Россия Рекордлар китабына үзе турында үзе хәбәр итә Лера. Бу китапка эләгү турында кечкенәдән хыяллана ул. 
– Рекордлар китабы турында миңа кечкенә чагымда ук әти сөйләгән иде, – ди ул. – Шуннан бирле кызыксынам. Моңарчы иң кыска буйлы дип саналучы  әнинең вафат булу хәбәрен ишеттем дә, уйланып калдым, «Россиядә иң кыска буйлы әни хәзер кем икән соң?» – дидем. 
Рекордлар китабы аның буен скайп аша билгели: Лера үзен лазерлы дальномер белән үлчи, ә күзәтүчеләр күрсәткечләрне текәп баралар. Өч тапкыр үлчәп карыйлар: беренчесе – 107 см, икенчесе – 109 см, өченчесе – 108 см күрсәтә. Иң  зур күрсәткечкә тукталалар. 
«Үзем уйлаганнан бер сантиметрга озынрак та булып чыктым әле, – ди ул. –  Рекордлар китабына эләгүемә мин шундый шат. Әти-әнием дә минем белән бик горурланалар». 
Ире Дима белән алар инде 7 ел бергә, никахларын рәсмиләштергәнгә дә инде 5 ел узган. 
– Иремнең буе башкаларныкы кебек – озын, – ди Лера. – Ул өченче группа инвалид. Без аның белән бер-беребезне интернет аша таптык. Башта бу аралашуга әлләни зур әһәмият бирмәгән идем. Ярта ел язышканнан соң аңа гашыйк булганымны аңладым... Ростов өлкәсеннән аның янына – Екатеринбургка күчеп килгәндә миңа әле 18 яшь кенә иде. Ялгышмаганмын, Дима – минем язмышым...
Аның аяклары башкаларныкына охшамавына әнисе Лераны кулына алуга игътибар итә.  13-14 яшьләргә кадәр кызның аяклары барыбер күпмедер дәрәҗәдә туры булалар әле, ә аннан инде деформация башлана. Операция ясатырга алар соңга калалар. Табиблар, аякны инде турайткан очракта да, Лерага култык таяклары белән йөрергә туры киләчәк диләр. Кыз матурлык өчен генә аякларын турайтудан баш тарта. Ул бит әле бернәрсәгә тотынмыйча, таянмыйча да әлегә үзе йөри ала. 
«Киләчәктә коляскада гына утырырга туры киләчәк», – дигән сүзне табиблар аңа инде күптән әйткән була. 
– Ә мин менә аннан соң да инде 7 ел аягымда, – ди ул. – Йөгерәм генә!  Баланы да аяк өстендә йөргән килеш күтәрдем. Балага узганчы ничек яшәсәм, шулай дәвам иттем: бөтен эшләрне үзем башкардым. Авыррак булды, әлбәттә, әмма мин үземне күпкә начаррак хис итәрмен дип көткән идем. Табиблар бит 9 ай буе ятып кына торырга туры киләчәк, бала тапканнан соң исә бөтенләй урын өстендә калуың бар дигәннәр иде. Хәзер дә мин гел аяк өстендә. Әмма моның күпме дәвам итәчәген белмим... 
Соңгы вакыт Лераның аяклары ныграк авырта башлаган – яшь әнине иң борчыганы шушы. Кызын кулында күтәреп йөрергә инде аңа авыррак икән. «Аяк очларына басса, аның буе инде минеке белән бер бит», – дип елмая ул. 
Янында – яраткан ире, кызы, тормышы көйләнгән дисәң дә була. Өйдәге барлык эшләрне үзе башкара ала, кызын балалар бакчасына йөртә.  Үзенә гаҗәпләнеп, кызганып, кызыксынып караучыларга игътибар итмәскә тырыша, аларга үпкәләми дә. Бер генә теләге бар Лераның – эшкә урнашасы килә. Әлегә аны  бөтен җирдән дә кире борганнар. Сәбәбен аңлатып та тормыйча... Хәер, әйтмәсәләр дә билгеле бит инде. 
Россия Рекордлар китабына кертелгәч, аның турында язып чыгалар. Журналистларга ул эшкә урнаша алмавы турында да сөйли. Шушыннан соң, ниһаять, Лерага берничә җирдән эш тәкъдим иткәннәр. Хайваннарны реабилитацияләү үзәгенә эшкә чыгарга җыена ул хәзер – хайваннар караячак.  


Фото: lera_kajema / instagram


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар