Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Горурлык яки...

“Конференция журналистлар өчен оештырылган иде. Рихтер сөйләде. Гомумән, файдалы нәрсәләр күп булды”. Шушы җөмләдән соң бугай, мин иптәш кызымны ишетми башладым. Мин юлдашымның, кулларын бик килешле болгый-болгый, мавыгып һәм, мөгаен, мавыктырып сөйләвен бары күрергә генә сәләтле идем, чөнки аркам белән инде Аның тавышын тотам. Үтә таныш тавыш. Зиһенемдә шул мизгелдә үк озын багана булып сораулар тезелде: нишли Ул монда бу вакытта? Бүген дәресләре бар иде түгелме соң? Әллә хоккеймы?  Мине күрде микән? Нәрсә дип уйлады икән? Танымадымы әллә? Танымавы мөмкин түгел... Үзем дә тиле инде — ни дип кигән булдым шушы кофтаны, иләмсез киңдер үзе... 
“Әй, тукта әле, теге конференция ни булып бетте соң?”

Инде егерме минутлап иптәш кызымны килде-китте сорау белән бүлдерәм. Ә Ул... Ул берни булмагандай, мониторына горур гына текәлеп утырган була. “Вәт Ишәк!!! Нәрсә, әллә килеп исәнләшүе бик авырмы? Бер-беребездән ике метр ераклыкта утырып та, ике гомер вакыт таныш булып та... Шул бер-ике sms сәбәпме?  Әйе, мин гаепле... “Сәлам, кино яратасыңмыни? Бәлки берәр көнне бергә барырбыз?” ише smsлар җибәрмәскә тиеш идем. Синең җавабың да бик нәзакәтле булды: “Үземә компанияне мин үзем сайларга өйрәнгән”. Бер генә дә оят түгелме сиңа?! Куркак!..

Кадерлем, үтенәм, “Сәлам!” генә диген инде. Йолдызлар ут корты булып күренүдән курыкмыйлар бит. Кыюрак бул! Минем кебек. Һәр хәрефен алдан уйлап, сиңа хәбәр җыйганда, үз-үзем, үз хакыйкатем белән көрәшкәнем кебек. Без — тылсым көтеп бәргәләнгән ике янәшә ялгызлык дип ышанып көрәшкәнем кебек...

Могҗизалар булмый. Беренче “сәлам” миннән ычкынды. 
Тапталганлык... Шәрәлек... Кайда инде сезнең хатын-кыз горурлыгыгыз?..
Алай дисәң... Юк, бар да дөрес. Ул “хатын-кыз горурлыгы”ннан күгәрек исе, кадыйм исе килә. Пушкин заманында яшәмибез лә без, урамнарда да Тургенев туташлары йөрми. Безгә — белемле, матди һәм рухи яктан ирекле ледиларга — “сез горур булырга тиеш” дип тору кирәкме соң? Хәер, көнбатыш феминизмы җәмгыятебезне күпме генә камамасын, һәр хатын-кызның барыбер хатын-кыз, ир-атның ир-ат булып каласы килә. Кайвакыт горурлык төшенчәсе онытылып та китә. Һәм бу вакытта җәмгыятьнең теге яисә бу баскычында тору-тормавыгыз да, “югары белем” турында катыргыгыз булу-булмау да, Аллаһка ышану-ышанмавыгыз да мөһимлеген югалта төшә. Студентмы сез, әллә хуҗабикәме, банк директорымы, актриса, философия фәннәре докторымы — “горурлыгыңны оныту” афәте алдында бар да бертигез. Кулда берни дә тормый, нормаль хәрәкәт итү инде мөмкин түгел, уйлар планеталар кебек бер КОЯШ әйләнәсендә бөтерелә. Һәм бөтен сәбәп, хөрмәтле хатын-кызлар, шунда гына: килеп капкансыз!

“Malutka: горурлык ул — мораль принциплар һәм теркәлмәгән кануннар берлеге. Мин аларны беркайчан да бозмыйм. Шул ук вакытта горурлык ул — мин үзем. Горурлык һәркемдә бар, ләкин кайберәүләрдә ул яшерен яки йоклаган хәлдә була. Тәкәбберлек белән бутарга ярамый аны. Горурлыгы аз кешеләр генә тәкәбберлекне байрак итеп болгый — үз-үзләрен раслыйлар янәсе. Күрегез, кем мин, имеш, мин — Патшабикә, ә сез барыгыз да — коллар! Андыйлар, гадәттә, буш куык, ялтыравык сурәт кенә булып чыга”.

Туташның (шартлы исеменә караганда, туташ булса кирәк) хәзер күбәеп киткән “Мәхәббәт форум”нарының берсендә язып калдырган фикере белән килешми мөмкин түгел. Әмма мәсьәлә шулай гади микән соң? “Тәкәбберлек ул, асылда, үзе турында аваз сала торган масаю гына” дигәнме әле “бөекләр”нең берсе. Клод Гельвеций исә: “Горурлыкны бастырырга да һәм, хәтта, киметергә дә кирәкми, аны лаеклы максатларга юнәлтергә кирәк”, — дип өстәгән. Без нәкъ шулай эшләрбез дә: организмда горурлык билгеләре табылган очракта, аны кая куярга дигән мәсьәләне хәл итәрбез.

Башта шуны ачыклыйк: кем соң ул ир-ат? Җаваплар төрле булырга мөмкин: юлга аркылы яткан бүрәнә, күзгә кергән чүп... — кыскасы, дискомфорт. Онытырга кирәк икәнен дә беләсең, ләкин... гафу итәрсез, нәтиҗәсез. Бар хикмәт тә шунда: бу төр “принцлар” без “дару”ын тапкан ир-атларга охшамаган. Әйтик, син гомер буе яшел күзле блондиннарга мөкиббән буласың, ә көннәрдән бер көнне каршыңа Ул килеп чыга. 

(Ул — күбебезгә “ак ат иярләгән шаһзадә” яисә “тормышымның мәгънәсе”, “яшәешемнең Дима Биланы” исемнәре белән таныш һуштан яздыручы.) Һәм Аның күзләре (үч иткәндәй) кара, чәче яртылаш агарган, тормыш тәҗрибәсе шактый бай була — Джеймс Бондның соңгы версиясе, ягъни мәсәлән. Шул көннән әбиеңнең “ул ягымлы, тәрбияле булырга тиеш”, “ирләр барысы да бертөсле: теләсә кем белән йөрсәләр дә, өйләнгәндә, һәркайсы тәүфыйклы кызларны сайлый” ише ышандырулары көчен югалта (әле дә ярый әбием бу юлларны укымаячак). Шул көннән әниләребезнең “тулыландырылган һәм төзәтелгән биографияләре”ннән төшереп калдырылган бүлекләре башлана: сез әкренләп суласыз, кибәсез, Аны аз гына күрми тору да фәнгә билгесез яңа авыруларга сәбәп була. Һәм берничә кап “валидол”дан соң, иптәш кызыгызның: хисләр күкрәк читлегендә яши, ә мәхәббәт — йөрәктә дигән “бөек теориясе” белән килешәсез. Баш әйләнү, күз тартышу, даими очу тойгысы кебек халәтләр турында әйтеп тә торасы түгел, бу бизгәк хәле инде сезнең  тормышның алыштыргысыз атрибутлары — аларга хәтта газап чыганагының янәшәгездә булу-булмавы да артык тәэсир итми. Янәшә-гездә була калса, шуларга өстәп, тагын тамагыгыздан тәгам үтми, үзегезне кая куярга белмисез. Ахыр чиктә бер генә сорау кала: ИНДЕ НИШЛИМ ИКӘН?
Хатын-кыз горурлыгы кайда соң? “Нинди горурлык, — дибез без, — МӘХӘББӘТ бит әле монда!!!”

Проблема бар. Һәм аның барлыгын аңлау — ул инде ярты чишелеш. Беренче адым ясалган, димәк. Хәзер үз дөреслегебез, үз хакыйкатебез юнәлешендә хәрәкәт итәсе генә кала. Бүгенге фәнгә бу юнәлешләрнең өчесе билгеле.
Беренчесе — “тырышкан табар” мәкалендәгечә эшләү. Ягъни, “тәҗрибәле” сөйгәнегезнең мыскыллауларына күз йомып, каударланмый гына “ташка кадак кагу”. Максатчан, көчле ханымнарның, ярларын түземлек белән алып, гаилә корган очраклары шактый. Отышка ышанасыз икән, ике уйламагыз.

Икенчесе — үз идеологиягезне булдыру. Бик нәзакәтле, затлы юл. Сез үз-үзегезгә: “Әйе, мин үземне мыскылларга юл куям, тик моны аңлап эшлим, — дисез. — Ул үз-үзен шул рәвешле раслый икән, әйдә, раслый бирсен: минем бит аннан бер җирем дә кимеми. Гомумән, минем кадәр чибәр, акыллы хатын-кыз сирәк бит ул.  Әтием ягыннан барысы да аристократ, әнием ягыннан җиде буынгача интеллигент бит без. 
Ә ул кем?! Чүп. Әйдә, уйнасын инде. Менә күрерсез әле, үзе болай начар кеше түгел ул...”

Менә болай эшләргә ЯРАМЫЙ, хөрмәтле хатын-кызлар.  Бик виртуоз корылган булса да, үз-үзеңне алдау бу. Әгәр инде тумыштан шундыйрак уеннарга сәләтле икәнсез, әлеге сценарий — сезнең өчен иң отышлысы. Ахыр килеп, үзегезнең кәттәлегегезгә тәмам ышансагыз (әйтик, шигырь китабыгыз басылса яисә күргәзмәгез оештырылса), сөеклегезгә “б. у.” тамгасы сугачаксыз да, шуның белән “вәссәлам”. Бик катгый булса да, бу — дөрес чишелеш.
Өченчесе — хушлашасыз да һәркем үз юлыннан китә. Шылтыратуларга җавап бирмисез, кыска гомерле бәхетегезнең самими мизгелләрен хәтерегездән сызып ташлыйсыз, аның бер генә әйберен дә үзегездә сакламыйсыз — ул юк һәм беркайчан да булмаган. 

Үзем мин өченче юлны сайладым. Ул — тормышымның ябык бите, ул — өч кешелек генераль берлектә үткәрелгән социологик тикшеренү, кыскасы, “тапталган тема”. Мин әнә шулай уйлыйм. Аның иртәме-соңмы барыбер минеке буласын истә тоткан хәлдә… шулай уйлыйм.


Алсу Ситдыйкова: 
— Беренче булып шылтыратканым юк алай... Әмма минем фикеремчә, “җеннәрегезнең” туры килүен сизәсең икән, беренче булып шылтыратырга ярый.

Алия Вафина-Шәкүрова:
— Мин моңа бик уңай карыйм! Артык тыйнак егетләр була, андыйларны илһамландырып җибәрү өчен беренче адымнарны үзеңә ясарга туры килә —хәлләрен белешеп кенә... 
Ә менә донжуаннарга беренче булып шылтыратырга ярамый!! Кызыксынулары бетүе мөмкин. Бу — психология инде. Үземнең беренче булып шылтыратканым бар — ярыйсы гына нә-тиҗәләргә килдек.

Әнвәр Туйкин: 
— Туташ беренче булып шылтыратса, куаныр идем...

Гөлназ Гарипова:
— Кызның беренче булып шылтыратуын хуплыйм. Әгәр егет чынлап торып ошаса һәм үземә карата аңарда әз генә булса да кызыксыну барлыгын сиз-сәм, уйлап та тормас идем, берәр сәбәп табып шылтыратыр идем... Үземнең шылтыратканым булмады... оч-рашкан вакытта күзләреңне матур итеп уйнатсаң, егет-ләр үзләре дә шылтырата бит алар!

Роберт Исламов:
— Шылтыратса, бик әйбәт! Мин аны кызыксындырам икән, ул да мине кызыксындыра башлый. Ә чибәрме ул, юкмы, анысы мөһим түгел. Бәлки, шәп дуслар булып китәрбез!!

Альбина Сөләйманова:
— Бүгенге көндә бу гадәти хәл дип уйлыйм. Әмма үзем алай эшләүдән тыелам. Хәзерге кызлар бик актив... Минемчә, беренче адымны егет ясарга тиеш — шылтыратумы ул, мө-нәсәбәтләрне башлап җибә-рүме... Хатын-кыз эше түгел (һәрхәлдә, кабул итәргәме, юкмы — менә бусы аныкы!). Алайса кызларның “бәясе” төшә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар