Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Француз тавы серләре

Самара өлкәсенең Камышлы районы Усман авылы янында Француз тавы дигән бер тау бар. Аның серен — әллә кайдагы ерак Франция белән нинди бәйләнеше барлыгын берәү дә белми инде. Дөресрәге, күпләр аны хәзер Әүлия тавы дип кенә йөртәләр. Усман авылында яшәп фани дөньядан китүчеләрнең бик күпләренә үз гомерләрендә ул таудагы серле күренешкә шаһит булырга туры килгән. Ахырзаман килде дип уйларлык, аңнарны югалтырлык бер күренеш икән ул. Югарыда, күктә, таң алдының кара пәрдәсен элеп, ак киемнәрдән ирләр бара. Кулларына исә кәфенгә төрелгән мәет күтәргәннәр. Бераздан алар Француз тавына менеп юкка чыгалар...

Картлар моны үзенчә аңлаталар:
— Тауда изгеләр зираты бар. Аллаһы Тәгалә бу урынны үзенең якыннары өчен сайлап алган. Изге кеше кайда гына яшәсә дә, вафат булганнан соң, аның мәете беренче төнне фәрештәләр тарафыннан Әүлия тау башына күчерелә.

...Шушы Усман авылының Арыслан исемле карты белән була бу хәл. Беркөнне ул төнлә ниндидер төш күреп уянып китә. Тик күпме генә уйласа да, төшенең нәрсә турында булганлыгын искә төшерә алмый. Онытылган төш, күңелнең бер почмагында ниндидер якты, җылы, рәхәт хис кенә уелып калган.

— Хәерлегә булсын, — дип юрый да Арыслан карт, әкрен генә ишегалдына чыга. Чыкса, урамда инде таң ата башлаган, иртәнге чык аның киндер ыштанының балакларын чылата, карт, моңа игътибар да итмичә, сандугачларның моңлы сайрауларын ләззәтләнеп тыңлый-тыңлый, тауга таба атлый. Изгеләр зиратының уртасына, үлән өстенә утырып,дөньялыктан узган туганнарының һәркайсына аерым атап аларга дога укый (биредә, изге урында укылган догаларның кабул булачагына ихлас ышана. Арыслан карт, аннан, якындагы чишмәгә барып, аның шифалы суы белән юынып, тәхәтләнеп су эчкәч, яланаяк кына тау түбәсенә күтәрелә. Кулларын артка куеп, догаларын укый-укый, иртәнге намазга басарга урын сайлап, каберләр арасыннан атлый ул. Һәм шул вакыт караеп торган туфрак өемен күреп ала. Якыннан килеп карагач, карт моның яңа кабер икәнен һәм аның этенә куелган ак ташка гарәп хәрефләре белән сүзләр язылганын да күрә. Картның маңгаена салкын тир бәреп чыга, аягының җегәре китә. "Шәмсеямал Мәҗит кызы” дигән язманы инде ул кабер янына тезләнеп укый. Авылдашы Сәдретдиннең үткән көнне өйлә намазыннан соң авыл зиратына күмелгән хатынының исеме ләбаса бу!

Инде каушап калган Арыслан бабайның күзеннән яшьләр ага башлый. Күмелгән изгеләрнең исемнәрен аерым көннәрдә каберләр өстенә язылуы турында балачагында мәхәллә картларының сөйләве исенә төшә аның, ишетү бернәрсә, ә үз күзең белән күрү...

Намаз укыганнан соң, күкрәгенә тулган шатлыгын чәчми-түкми хәбәр итү өчен, карт авылга ашыга.

— Менә сиңа мә, — дип бертуктаусыз сөйләнә үзе. Авылыбыз кешесе — изгеләр исәбендә! Кемнең күргәне бар мондый хәлне!
Арыслан карт кабердәге изгенең авылдашы Шәмсеямал булуына чын күңелдән ышанса да, аның әтисенең исемен төгәл генә белми. Чөнки Бәдретдин аны күршедәге Балыклы авылыннан килен итеп төшергән иде. Шуңа күрә карт Шәмсеямалның әтисенең исемен тизрәк ишетү, белү өчен, кичә мәет чыккан йортка ашыкты.
Көтелмәгән кунакка каршы чыккан Бәдретдингә һәм аның килене Әминәгә күргәннәрен дулкынлана-дулкынлана сөйләде ул. Бераз аптырап калган, ләкин сөекле хатыны, тугыз баласының анасы өчен күңеле горурлану белән тулган ир, Арыслан карт белән кире Әүлия тауга атлады. Аның барсын да үз күзләре белән күрәсе, карчыгы янәшәсендә буласы килә иде...
Шәмсеямал исә, чынлап та, Мәҗит кызы иде. Өйдә калган Әминә исә каенанасының иске штапель күлмәген тезләренә җәеп салып, аның белән бергә үткәргән елларын исенә төшереп утырды. Бөтен кешегә карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булуы белән беррәттән, алдан белеп тору сәләте дә бар иде мәрхүмәнең. Үзе исән чакта моңа игътибар гына ителмәде. Киресенчә, кызык тоела иде. Берсендә ул аш урынын җыеп та өлгермәгән килененә:
— Әминә, кызым, самовар куй! — диде.
— Инәй, син нәрсә, ашъяулыкны селкергә дә өлгермәдем бит әле?!
— Начармы, яхшымы, без ашадык. Төш җитеп килә, ә Гыйльменур белән иренең иртәдән бирле авызларына валчык та капканнары юк. Хәзер алар килеп җитәләр. Саклап торган өч йомырканы да пешер. Кызганма, Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламас әле. Икесен алар ашар, өченчесен күршебезгә кертермен, авырып киткән әле ул. Юк, үзен күрмәдем... Ашык, ашык, акыллым! Туңганнардыр, тышта бик салкын бит.
Самовар кайнап чыккан җиргә өйгә салкыннан өшеп беткән кунаклар килеп керә...

Кулы “җиңел” дигән, даны да бар иде каенанасының. Бик күпләргә кендек әбисе дә булды ул. Шәмсеямал бәбәйләүче хатынның эченә кулын куюга, тулгак ачысы каядыр юкка чыга, ә бәби үз җае белән тууын дәвам итә иде. Аңа, килене Әминәгә дә шулай булышты ул.

Яңа хәбәр авылга бик тиз таралды. Хатын-кызлар мәрхүмәнең кылган изгелекләрен бер-берсенең сүзен бүлә-бүлә кабат искә төшерделәр. Ир-атның артык кызыксынучаннары тауга ук менеп киттеләр, ә кайткач, хәйран калып башларын чайкадылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    СубхаанАллаh!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мондый тарихларны ишеткәнем бар. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешкән бәхетле инсаннар инде алар. СубхәәнАллаһ!

      Хәзер укыйлар