ӘҖЕР САВАП

 Кичке ифтардан соң таралышабыз. Ничек кайтырга микән дип торганда әле берсе, әле икенчесе: әйдә минем белән дип әйдәкли башладылар. «Савап сиңа гына түгел, миңа да кирәк!» диешәләр. Әллә уйнап, әллә чынлап әйтәләр.


        Гамәлләрең фәкать саваплы гына түгел, бәлки игелекле дә  булырга тиешле ай шул ул Рамазан. Изге Рамазан! Гайбәт сөйләмичә, ямьсезгә карамыйча, нәфесне узындырмыйча  яшәүдән ләззәт алып яшәп кала мөэмин мөселман өммәте ураза аенда. Уразасын да кылган гөнаһларыннан арыну, тазарыну, пакьләнү өчен дип тота. Гамәлләре кабул булсын аларның! Югыйсә шулай матур итеп яшәү елның һәр фасылы өчен дә хас булырга тиештер ул.
        Савап, игелек турында болай да, Рамазан ае кермәгән булса да, язарга ниятем бар иде. Чөнки әҗерсез, рәхмәтсез яхшылык кылганнары өчен битәр, әр сүзләре ишетелгәләп куя. Әҗер савап, вәҗеп савап дигәннәре ни нәрсә соң ул? Риясыз эшләнгән яхшылык – чын яхшылык шул була дип өйрәттеләр безне үскәндә. Халык мәкале дә гел шуны искәртеп торды: яхшылык эшлә дә, суга сал – Халикъ күрер, Халикъ күрмәсә, балык күрер! Кодрәтеннән килгән берәүнең икенче берәүгә ярдәме беренчесенә җиңеллек китерсә, икенчесенә әҗер савап китерүе дә хак.
          Җавапка һичшиксез әҗер күздә тотылган гамәл ничек дип атала икән? 
          Күрше кызы Карина музыкага укыды. Әти-әнисе аны, һичшиксез, танылган пианист итеп күрделәр. Кыз сәләтле булгандыр. Чөнки һәртөрле конкурсларда бәләкәйдән катнаша башлады. Әмма ул шук бала музыканы, бигрәк тә пианинода уйнауны бер җәза, хәтта ки каза кебек кабул итә иде бугай. Һәрхәлдә дәресләрдән азат булу өчен ул такта белән сугып кулын сындырып та карады. Кыш көне юеш җәймәгә төренеп балконга чыгып та торды.
Әти белән әни кызларының бу «бәхетсезлекләренә» бик көенәләр иде. Көенмәслекме? Дәрәҗәле генә урыннар биләүче бу икәү тормыш мәгънәсе, яшәү максаты итеп, кызларының киләчәк данлы балкышын гына күрәләр иде.
            Ничек итсәләр иттеләр, Каринага мәшһүр остаз таптылыр. Бу әбинең шәкертләре танылган музыкантлар иде. Хәзер әби Карина белән генә шөгыльләнәчәк. Тик профессор әби шактый олы яшьтә – ярдәмгә мохтаҗ. Күршеләрем әбине кул очында гына йөртергә керештеләр – якшәмбе саен кунакка алалар. Өенә барып йөриләр. Өен җыештыралар, азык-төлеген илтәләр.Табибка-нигә машинада гына алып баралар (элегрәк бит әле бу – машиналар аз чагында). Мин бу ата-ананың бала хакына кылган игелекләрен сөенеп күзтеп йөрим: әбинең кызыксыз тормышын ямьләделәр ләбаса!
            Каринаның холкы үзгәрмәде. Ул һаман шулай шаян, шук! Профессорның сабакларын өйрәнгәндәй итә дә, конкурс көне килеп җиткәндә генә берәр шуклык эшләп, сафтан чыга. Ата-ана биреште. Кыз ташлады музыканы. Әмма әбине карау тукталмады. Хикмәт музыкада булмаган икән бит. Музыкалы уйнау нечкә күңелле, талантлар хакына дөньясын онытырга әзер әбинең йөрәген яулау булган икән соңгы максат. Йөрәк кирәк! Чөнки әбинең әйбәт фатиры бар, ә менә варислары юк. Ул заманда әле фатирларны мирас итеп язып калдырулар, бүләк итүләр юк иде. Фатирга пропискага кереп урнашасың да, фатир үзеннән үзе шунда яшәп торучы кешегә күчеп кала. 
             Инде Каринаны әбигә пропискага кертәбез дигәндә генә, профессорның ерак туганы пәйда булды. Табигый     ки, әби варис итеп туганын сайлады. Менә шушы хакыйкать ачылгач, әбинең кунакка килүләре тукталды, хәлен белеп йөрүләргә дә чик куелды. Алай гына да түгел, рәхмәтсез әбине сүз белән каһәрләүләр башланды. Берничә елга сузылган  «игелек акциясе» әнә шулай күңелсез тәмамланды. Әле пионер галстугын да салмаган кызыкай: «Фатирын да калдырмагач, нигә кирәк ул безгә?» – дип өйдә сөйләнгән сүзләрне безгә дә бушатып чыгып китте.
            Ә Каринадан менә дигән бизнесмен килеп чыкты. Чит илдән товар ташый-ташый кибетләр ачып җибәрде. Рухланып эшли. Бер фатирын сатып икенчесенә күченгәндә пианиносын да подъездда калдырып китте. Бик исәп-хисап рәтен белә торган кыз булып чыкты ул.
          
   


                                 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2178
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5942
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан