Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Җенси якынлык күренеше мәчет эчендә төшерелгәнме, юкмы?

Бу көннәрдә барыбыз да «Россия 1» телеканалыннан якташыбыз Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалын карыйбыз. Фикерләр төрле.  

Бу көннәрдә барыбыз да «Россия 1» телеканалыннан якташыбыз Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалын карыйбыз. Фикерләр төрле.  

Фильмдагы кайбер күренешләр буенча бигрәк тә каты бәхәсләр бара.  

Шуларның берсе – мәчет эчендә төшерелгән җенси якынлык күренеше. Аның  Кукмара районы Мәчкәрә авылында төшерелүе дә билгеле. Чынгыз Айтматовның әнисе ягыннна нәсел тамырлары барып тоташкан авыл бу. Мәчет бүгенге көндә эшләми, әмма...   

 

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН инстаграмдагы битендә шушы мәсьәләгә карата үз фикерен белдерде:  

 

«Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күп кенә мөэмин-мөселманнар миңа, җенси якынлык күренеше дөрестән дә мәчет эчендә төшерелгәнме дигән борчулы сораулар белән мөрәҗәгать итә башлады. Дин кардәшләребезнең ризасызлык белдерүе аңлашыла да: мөселман дине кыйммәтләрен һәм изге урыннарга карата мондый тәртипсезлек кылу мыскыл итү, мәсхәрә булыр иде. Билгеле, моңа юл куелмады. Фильмда күрсәтелгән иске мәчет Кукмара районы Мәчкәрә авылында урнашкан. Кызганыч ки, бу мәчет бүгенге көндә гыйбадәтханә буларак эшләми һәм ул мәдәни мирас объекты булып тора. Шуңа да карамастан, район имам-мөхтәсибе, мөселман дин эшлеклесе буларак, элеккеге мәчет бинасыннан ни рәвешле файдалануын фильм төшерелә башлаганчы да, башлангач та ныклы контрольдә тотты. Моннан тыш, әдәпсезлекләр кылынмасын өчен, мәчеттә съемкаларның барышын беренче көненнән үк авылның имам-хатыйбы күзәтеп торды. Интим күренеш исә илебез тарихында дәһрилек сәясәтенең коточкыч һәм җимергеч булганын күрсәтә һәм башка мәйданчыкта ясалып картинага монтаж ярдәмендә өстәп кертелә. Сәнгать әсәрендә мондый кадрларның булуы үзен ни дәрәҗәдә аклавы – аерым сорау. Һәм аны беренче чиратта сериалны төшерүчеләргә юлларга кирәк. Мин үзем, һичшиксез, телевидение һәм башка ресурслар аша ачыктан-ачык оятсыз күренешләрне күрсәтүне әхлаксызлык һәм җирәнгеч дип саныйм. Шәхсән үземә килгәндә, татарның Зөләйха образы – ул Гаяз Исхакый тудырган образ. Һәм ул һәрвакытта рухи ныклык, гыйффәтлек, үз халкына һәм үз диненә тугрылык символы булып калачак». 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен.татар.халкы.гомер.буе.ак.яулык.ябканна.р.ыштансызда..йормэгэннэр.шулай.ук.интим.куренеше.охшамады.ссср.заманы.киносында.мондый.куренешлэр.юк.иде.лэкин.анлашыла.иде.

    Хәзер укыйлар