Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Эльмир Җәүдәт улы Низамов, композитор

Ульяновск шәһәрендә туган, Казанда яши, өйләнмәгән. 
Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган, шунда ук укыта да. 

Тормыш шигаре: Булдыра алган кадәресен эшләргә кирәк, калганы язмыш кулында.

 

Шәхси тормыш

Сөендерде: 
Гендель белән бер максатта 
Сентябрьдән без – укытучылар өчен яңа уку елы башланды: минем классымда да яңа студентлар артты. Мәскәүдә Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Музыкаль театрда яшь композиторлар һәм драматургларның «коOPERAция» лабораториясендә катнаштым. Бик кызыклы проект булды. Шунда ук минем «Коллонтай» операм да куелды. Күптән түгел генә Европадан гастрольләрдән кайттым. Сербиядә Заманча музыка фестивалендә катнашып, кызыклы тәҗрибәләр алмаштым. Искиткеч сәяхәт булды. Иҗатымны Берлин һәм Прага татарлары бик яхшы белә икән – бу миңа яңа иҗат канатлары куя! Кыскасы, Георг Гендель сүзләре белән әйтсәк, «Музыкамны күңел ачу өчен генә тыңласалар, миңа бик кыен булыр иде, мин кешеләрне яхшырак итәргә омтылам», һәм омтылышларым бушка түгел бугай...  


Көендерде: 
Үземнең дә, музыкабызның да торыр урыны юк 
Ерак юллардан үз ояңа кайтып керү бәхет булыр иде дә, ләкин, ни кызганыч, әлегә кадәр үз фатирым юк. Белмим, бу зур шәһәрдә яшәүнең бер проблемасымы, әллә иҗат кешеләренә тормышның бу ягын кайгырту авыррак биреләме – яшь барган саен әти-әни канаты астында яшәп яту күңелне тырный. Шулай ук Татарстанда музыкаль театр булмавы да эчне пошыра. Бу проблема дистә еллар буена кабыргасы белән тора инде, әмма сүз куертудан ары уза алганы юк әле. Әнә шул заяга узган дистә  елларның безнең музыкага зыянын саный башласаң... Ә күпме файдасы булыр иде?
 

Илдә 

Сөендерде: 
«Простоквашино» кайта 
«Союзмультфильм» киностудиясе «Простовкашино» мультфильмының дәвамын төшерә икән. Алтышар минутлык 30 сериясе өстәләчәк, диләр. Без бит Федор абый, Матроскин, Шарик, Печкин почтальоннар белән бергә үстек. Сагындырганнар икән, тизрәк күрәсе килә. Ниһаять, кечкенә буын да чит илнекеләрдән бизеп, үзебезнең мульфильмнарга ияләшер. Шунысы кызык: «Простоквашино» без үскәндәге кебекме икән? Үзгәргәнме? Кечкенәләр ничек кабул итәр икән? 

Көендерде: 
Халык җилкәсе киң бит ул...
Шулай үз көеңә тыныч кына яшәп ятканда, бәләкәй генә хезмәт хакыңны алып, шуны тартып-сузып икенче айга кадәр җиткереп, салымнарны һәм башка кредит кебек чыгымнарны вакытында түләп барганда, интернетны кабызасың яки телевизорны кушып җибәрәсең – ә анда чираттагы чиновникны ришвәтчелектә гаепләп кулга алганнар! Аз да түгел, күп тә түгел – биш миллион доллар. Яки инде биш миллион сум. Хәер, гади халык өчен доллар белән сумның, миллионнарга җитә башлагач, аермасы югала, барыбер берьюлы андый акча күргәне юк аның. Менә шундый хәбәрләрне гади халык ничек кабул итә икән?


Дөньяда

Сөендерде: 
Рәхәт булып китте
Америкада ел саен август аенда 10 мең чакрымга шоссе йөгерешенә чыгалар. Анда 5000 нән артыграк кеше катнаша. Быел бу йөгерештә 23 яшьлек Джесси Орах алда бара, аның артыннан, 30 секундка гына калышып,  34 яшьлек Роберт Гомес йөгерә иде. Финишка 50 метр чамасы калгач, Орах хәлсезләнеп җиргә егылды. Гомес аны күрү белән күтәреп алды һәм финишка кадәр өстерәп алып килеп, беренче булып сызыкны аңа атлатты. 
Бу вакыйганы телевизордан күрсәттеләр. Соңгы вакытта мондый игелекле гамәлләрне сирәк ишеткәнгәме, әллә тормышта да сирәк күргәнгәме, әлеге ике кеше бөтен планетаның игътибарына лаек булды. Һәм рәхәт булып калды. 

Көендерде:
Мексикада тетрәде – дулкыны күңелгә бәрелде
19 сентябрьдә Мексикада җиде баллы җир тетрәүләр булып узды. Бу бик көчле тетрәү дип санала. 300 дән артыграк кеше һәлак булган, йөзләрчә йорт хәрабә хәлендә, меңнәрчәсе җимерелергә тора. Хәтта сейсмик яктан тотрыклы йортлар да җимерелгән, дип укыдым хәбәрләрдән. Мексика бик еракта, безгә мондый һәлакәт янамыйдыр да. Ләкин хәзер дөньяның теләсә кайсы почмагындагы фаҗига безгә теге яки бу рәвешле кагылып уза. Мәсәлән, Мексикада минем танышларым яши. Бу хәбәрне ишетү белән тизрәк аларның хәлләрен белештем. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар