Логотип
Тормыш кыйммәтләре

​Бергә яшәп карыйк, сөеклем?!

— Бергә яшик әле, сөеклем. Әлегә язылышмыйча гына. Минем фатирым да бар бит, торырга акчабыз да җитәр...
Моны миңа, 21 яшьлек кызга әйтәләр. Яшьләрнең бер-берсенә бирә торган һәм инде беркемне дә гаҗәпләндермәүче тәкъдим бу. Җаваплары да әлләни түгел: йә куанычлы “Әйдә!”, йә аянычлы “Юк!” була. Әти-әниемә, туганнарыма үземнең риза булуымны әйтүемне күз алдыма китерәм. Беренче секундлар: әнием стена буенча шуып төшә, әтиемнең усал карашы күршедәге стенага мине кадаклап ук куя. Ә алдагы секундлар, минутлар, сәгатьләр... Кыскасы, гомеремнең озын гына кисәге шул темага сөйләшүләр, ачулануларга багышланачак.
Башкаларга киңәш бирүе җиңел бу очракта (киңәш бирү, гомумән, җиңел ул). Аның берничә вариантын тәкъдим итеп була:

1. Күп очракта туганнар реакциясе: (кашларны җыерып, авызны турсайтып; йодрыклар битең тирәсендә очына). Ә?! Син нәрсә? Шаштыңмы әллә? Синең хакта ниләр сөйләп йөриячәкләрен күз алдыңа китерәсеңме син? Ә?! Хәзер китерәчәксең, әйтеп бирәм мин сиңа... (Әйтеп бирә.)

Синең реакция: (баш югары күтәрелгән, күзләр ялтырый). Сез берни дә аңламыйсыз! Безнең бит мәхәббәт! Хис! Характерларыбызны сынашырбыз, туры килсә, өйләнеп тә куярбыз!

2. Әниләр реакциясе: (бер кулы корвалолдан бушаган чокырны тотып тора, икенчесе — йөрәге турысында; әле маңгаен уып ала, маңгаен уып ала да, йөрәгенә тотына. Әниеңнең очып китүе бар — чокырын алып куй). Ә?! Син нәрсә? Халык алдында хурга калдырырга телисеңме мине?! Шуңа үстергәнме мин сине? Дәү әниең нәрсә дип әйтер? Күрмәгәнне күрсәтәчәк бит ул миңа! Китеп кенә кара! (Бу монолог иң озыны, ник малай гына булып тумаганыңа үкенерсең.)

Синең реакция: әниең сулыш алганда, сүз кыстырып карыйсың. Әмма...

3. Озын аяклы, чибәр, үз-үзенә ышанган дус кызыңның яисә тыныч холыклы, мөлаем, сабыр дус кызыңның (кирәгенең астына сыз) реакциясе: (күзләр көтелмәгән хәбәрдән матур итеп зурайган, авыз ерылган, шатлыклы тавыш белән). Чынмы? Риза буласыңдыр бит? Ә? Нинди тагын “Әниләр бит әнә нәрсә ди!” Үз гомерең! Уйлап кара, кызлар көнләшүләреннән шартларлар! (Сөйгәнең белән киләчәк тормышыңны шундый мавыктыргыч итеп тасвирлап бирә ки, җирдәге оҗмах шунда гына булырга мөмкин булуына ышанып ук куясың.)

Башкасы белән дискотекага да барып ахрысы...
Әйе, алар үзләренчә дөрес сөйли-өнки бөтенесе дә үз күзлегеннән чыгып фикер йөртә. Димәк, үзләрен минем урынга куеп карарга тырышучылар бөтенләй күзәтелмәде. Нишлисең, гомеремнең бу адымын үземчә уйлап, үземә генә атларга туры киләчәк.

Уйлый башлыйбыз. Әһә, сөйгәнем белән яшәргә тәкъдим итә. Бер бит алыйм әле.

Шуңа бу “перспектива”ның “плюс”ларын һәм “минус”ларын төртеп барырмын.

+ Без Аның белән гел бергә булырбыз (Телефон өчен азрак түләрбез.)
- Башкасы белән дискотекага да п булмас, ахрысы...
+ Иртәләрен кофены постельгә гыны китерәчәкмен” дип вәгъдә итә. Шуның исәбенә төшке һәм кичке ашлары минем җилкәгә төшмиме алай-болай? Бусы мине борчый, чөнки пешерергә бер дә яратмыйм. (Ул моның турында белми.) Кочаклашып бергә телевизор каравы үзе ни тора!
- Мин яраткан сериалны карарга ризалашмас, чөнки төп героена гашыйк булуымны белә. Ә мин баскетбол карарга тиеш булырмынмы? Ике телевизор сатып алыргамы?!
+ Сатып алдык, ди. Төрле бүлмәләрдә карарга? Ярар, бер-беребездән ял  итәрбез. Яраткан эшләребез белән шөгыльләнербез...
- Аның дуслары кунакка килеп торачак, ә Маратын күрә алмыйм!
+ Минем дус кызларым кунакка килеп торачак, ә Мараты Резедамны күрә алмый!
- Юыну бүлмәсенә чират булачак...
+  Ә мин беренче булып кереп утырам, җитез ич мин.
- Шул арада ул компьютер артына беренче булып кереп утырачак. Минемчә, мәңгегә.


Ә  егетләр ничек уйлый? Бер пикникта дус егетләремә шул сорауны биргән идем. Китте бәхәс! Ике сәгать буена! Аларның фикерләре түбәндәгечә: 
+ Без Аның белән гел бергә булырбыз. (Телефон өчен дә азрак түләрбез туры килә түгелме соң?)
+ Кыз уйлагач кына риза була, ди-к, ул миннән бернинди җаваплылык сорамый.
+ Аерылышып, әйберләр бүлешеп йөрисе юк — харап уңайлы!

(Дөресен генә әйткәндә, бүтән плюслар истә түгел, чөнки фикерләр бик күп иде. Язылышмыйча гына бергә тору ягында булдылармы соң алар? Яшьләр үзләре теләгәнчә эшләргә хаклы, дип әйттеләр. Ә үзләре соң, торырлар идеме? Юк кебек... Хәзерге егетләр бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар икән.)

Әлбәттә, мине һәм туганнарымны болар әлләни борчымый. Иң мөһиме — безнең йокы бүлмәсе уртак булачак бит! Әнине борчыган нәрсә шул гына түгелме соң? Ләкин әлеге “шул гына” бик мөһим әйбер, әйеме? Менә монда инде, дөрестән дә, уйларга кирәк. Минемчә, кыз белән егет арасындагы мондый мөнәсәбәтләр гөрләтеп туй уздырганнан соң гына булырга тиеш — иң дөрес дип саналган вариант шул!
Әмма тәрәзәгә башыгызны тыгып карагыз әле: урамда — XXI гасыр. Яшьләр дә хәзер бүтәнчә фикер йөртәләр. Олыларга да бу фикерне ишетү комачауламас:

Вячеслав (33 яшь, өйләнгән): Һәр кешенең теләгәнчә яшәргә хокукы бар, дип саныйм мин. Әгәр ул беркемнең дә муенында утырмый икән, аның шәхси эшләренә башкалар кысылырга тиеш түгел.
Әнисә (21 яшь, кияүдә түгел): Мин әле бу сорауга җавап бирә алмыйм. Акылым белән риза да булырмын, әмма тәрбиям моңа каршы булыр.
Ләйлә (29 яшь, кияүдә түгел): Һәр кыз үзенчә эшләргә хокуклы. Мин ризалашмас идем.
Таһир (19 яшь, өйләнмәгән): Мин тәкъдим итмәс идем.
Дөрестән дә, ник мин башкаларның өйрәтүе буенча яшәргә тиеш? Торам, ди, сөйгән егетем белән, аның кемгә зарары тия соң?! Тимәсә дә, намусың алдында соңыннан үзеңне гаепле санамассыңмы соң? Күп нәрсә тәрбиядән килә түгелме? Ә тәрбия — исламнан... Әнисенең җавабы да шундый иде бит. Җәмгыять тә XXI гасыр дими, искечә уйлый шул, андый парларга, дөресен генә әйткәндә, кызга кырын карыйлар. (Җәмгыятьнең кызларга һәм егетләргә төрлечә караганы да бик кызык нәрсә, әмма ул башка тема.) Мәсәлән, мин дә бер таныш егетемнең яраткан кызы белән торуын белгәч, егылып китә яздым. Ник? Гадәт буенча. Бу “әйбер” белән бернишләп булмый, алай карасаң, америкалыларның моңа бер дә исләре китми...
Апамның дус кызы сөйгән егете белән бергә торса да, гаиләгә бик охшамаганнар: яраткан әфлисуннарын суыткычның аерым бүлекләрендә тоталар. (Бу болай, уйланыр өчен генә.)

Башыма шундый сорау килде, ник ул: “Әйдә, өйләнешик инде!” —дип әйтмәде? Мәхәббәтен сынарга телиме?  Әллә җаваплылыктан куркамы? Иреге кысылыр дип уйлыймы? Ник?! Тора башласак, аңа ышана алырмынмы? Балага узсам, “Андый үзгәрешләргә әзер түгел мин”, — дип чыгып китмәсме?

Нишләргә соң инде? Барыбер һәркайсысы да теләгәнчә, йөрәге кушканча эшләячәк. Шулай кирәк тә! Кемнеңдер өйрәтүе буенча яшәү — яшәү түгел инде ул. Алай да, язылышмыйча гаилә булып торып алгач, өйләнешүнең, яшь пар булып йөрүнең бер кызыгы да калмый бит!

Өйләнешмичә генә торган танышларым бар, ул кызларга: “Соңыннан өйләнешмәсәгез? Яшең дә бара. Аңа нәрсә — кыз да бар янда, ашарга да әзер, бала да карыйсы юк — бик уңайлы. Ә сиңа?! Хастаханәгә эләгеп, янына барасың, ди. Докторның: “Кем буласыз сез аңа?” дигән соравына нәрсә дип җавап бирерсең?!” — дип әйтергә телем әйләнми. Чөнки әлегә алар бик бәхетле. Синең вәсвәсәңә исләре китмәячәк!

Син миннән өлкәнрәктер дә, минем киңәшләрем дә кирәк түгелдер сиңа, әмма шуны әйтәсем килә, яңача уйлый торган кызлар белән беррәттән, искечә фикерләүчеләр үсеп килә — XXI гасыр кызлары, компаниябезнең кызлары, минем дусларым нәкъ шулар арасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар