Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Батрак кызы Хәтимә

Нәфыйк абыйның ни өчен Хәтимә апага өйләнүе бик күп еллар үткәч кенә аңлашылды. 1941 нче елнын июль урталарында аны сугышка алдылар. Берничә айдан “сапер Нәфыйк Заһиров Ватан өчен батырларча көрәшеп, һәлак булды" дигән рәсми хәбәр — “кара хат” килде. Хәтимә апа 4 баласы белән торып калды. Ярдәм итәр, ышаныр кешесе дә юк иде. һәммәсен уйлап, күз алдыннан үткәрәм дә, Хәтимәттәйне ялкау дип атарга телем әйләнми. Шулай да ул башка хатыннардан аерылып тора иде. Холкы, фигыле дөнья көтүгә корылмаган иде анын. Әйтик, халык дәррәү килеп яз көне бакча эшенә тотына. Шул вакытларда Хәтимәттәй үз бакчасын карамый, күршеләрнекен эш итә, бәрәңге, яшелчә утыртыша. Печән хәзерләшә. Ә үзенекен уйламый да, әйтерсең лә, кышын туна-туна язга чыккан әкияттәге эт. Кыш көннәрен эт, жәй генә житсен, үземә сарай төзермен, дип уйлый, имеш. Ә жәй, билгеле, үтә дә китә.

— Хәтимә, синең уен-башын, оятын бармы? Балаларыңны ачка үтерәсең килә мени? Әйдә, казы бакчаңны, бәрәңге орлыгы бирәбез, — дип ачуланалар иде Хәтимәттәйне күрше хатыннары.
Бервакыт сүздән сүз чыгып, күрше Мәгариф бабайдан Хәтимәттәйнен нигә үз дөньясына шул кадәр сүлпән каравы турында сорадым. Бабай болай диде: "Ятим үскән Нәфыйк кына алды инде ул батрак кызы Хәтимәне. Элек авылда бер-ике батрак була иде. Алар жир сөрмиләр, чәчмиләр, мал-туар тотмыйлар, бәрәнге-фәлән утыртып "мәшәкатьләнмиләр". Бөтен һөнәрләре — йокы бүсү, мулрак яшәүчеләрдән көнләшү, гайбәт сату. Күршедәге урыс хуторларына барып эшкә ялланалар. Шуның хисабына жан асрыйлар иде. Шундый батракларның берсе Ихсан иде. Хәтимә шулар заты бит".
Бу сүзләрдән сон, "кеше нигә батракка әйләнә икән?" дигән сорауга жавап таба алмый интектем...

 

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар