Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Артык кешеләр яки Аналар зары хакында хикәят

Болдыр артына чыгып басар да, атна саен авыл юлын таптаган кызын һәрчак боегып озатып калыр. Мин дә, әйләнеп карый-карый саубуллашып, аралар ерагайганчы аңа кул изим. Әни үзе кулын болгар, үзе җиң очлары белән битен сыпыргалап алыр. Көн шәүләсе аның күңел сыкравын миннән яшерер, сизмәс, ди, ахры. Сизәм... Әмма мине гел шулай елап озатып калуын һич кенә дә аңлый алмыйм. “Биш көннән тагын кайтып җитәбез бит инде, тагын күрешәбез, сакласаң иде үзеңне әни, борчылмасаң иде зрәгә”, — диеп уйлыйм. Хәзер инде үзебез дә гаиләле, сирәгрәк кайтыла. Тик менә соңгы вакытта әнинең мине шул рәвешле озатып калулары бик еш хәтеремә төшкәли. Кызларым киткән җирләрендә озакласа да, җанымның борчылып сулкылдаган мизгелләрендә дә күз алдымда әлеге халәтендә пәйда була да куя әни. Шунда әллә нишләп күңелем йомшара, күзгә яшь тула. “Балалар җаныңнан өзелгәндә бер үлеп, балалар янында булганда янә терелеп яшәлә икән бу тормыш”, — дип уйлап куям.

Бүген юлга чыгуыма да сәбәпче шушы — әниләр язмышы. “Менә ул “Аналар зары” дигән мөнәҗәтне ишетсәгез иде сез, баласына сыкрап язылган ана сагышы анда”, — дигән иде бервакыт аш табынында Мәсхүдә апа. Минем шул мөнәҗәтне кулыма алып укыйсы килде. “Яшел Үзән шәһәренең Картлар йортында яшәүче Гөлшат Әхмәтовада саклана ул”, — диде Мәсхүдә апа. Шул мөнәҗәтне эзләп барышым иде минем Картлар йортына. Урман аша бирегә илтүче тар сукмактан тирә-якның моңсу тынлыгына хәйран калып бардым: әллә бу йортта яшәүчеләрнең рухи халәтен, моң-зарын үзенә күчереп яши микән бу табигать?!


— Күптәннән инде без биредә. Элек апам, мин — бергә яшәдек. Безгә авылдан әни килеп кушылды. Апам гарип иде, үземнең дә авыл җире өчен саулыгым юк... Әни белән апам шушында җан бирде... Апа шикелле әдәби телдә сүли белмим инде мин. Менә апа һәр вакыйгага мөнәҗәт чыгара торган ие, — дип тезеп китә Гөлшат апа. Үзенең күзендә мөлдерәмә яшь. Ул аны күрсәтмәскә тырыша, бар җан халәте белән күңеленә тулган сагыну, ачыну, ялгызлык хисен гомере кешедән яшереп яшәгәндер, күрәсең.

Базарлардан әнкәй алып кайтты,
Аякларга юкә башмаклар.
Шакыт-шокыт без биедек,
Әйтеп торгач әни такмаклар.


Кайгы белмәс сабый күңелендә,
Зур шатлыклар булган шул чакта.
Черек бәрәңгенең күмәчләре,
Пешә иде көлле учакта...



Гөлшат апа миңа апасының мөнәҗәтен укый да, кулыма яшел тышлы дәфтәрне суза.

— “Аналар зары” дигән мөнәҗәтне апам чыгармады. Бик күптәнге инде ул. Аны Бакудан кардәшебез алып кайткан ие. Шуны бик кадерләп саклады апам. Картлар йортында балаларын сагынып зарыккан әниләргә укый торган ие ул аны. Ул укый — алар елый.


Ана сөя “акыллым” дип,
“Матурым" дип баласын.
Белми баласы үсеп җиткәч,
Кайгыларга батасын.


Өсләренә ябып китә,
“Йокла, - диеп, - күз нурым,
Син үскәчтен мин дә шулай
Рәхәт гомер күрермен”...

“Аналар зары”.



Инде “Аналар зары”н үзенә сыендырган дәфтәр кулымда. Хәерләремне өләшеп, китәргә әзерләндем. Гөлшат апа озата чыкты. Коридор буйлап аскы катка юнәләбез. Ишек янында авыз эченнән нәрсәдер әйтергә теләүче бер апага күзем төште. (Үзе бер ноктага төбәлгән, сукыр икәнлеген шунда гына абайладым.) Барып сүз каттым. “Миңа берни дә кирәкми. Мин сөйләшергә яратам. Сөйләш әле минем белән, балам”, — диеп, ул мине бүлмәсенә кунакка чакырды.


— 5 яшемнән ятим калдым, 14 яшемнән эшли башладым. Бер генә дә бәхетем булмады. — Мөнирә апа үзе белән таныштырып сөйләп китте. — Инде баламнан да рәхәт күрмим. Улым белән киленем бик “обижать” итте мине. Кыйнадылар. Түзәр чамам калмагач килдем инде. Мин киткәч, улыма урамда хулиганнар пычак белән кадаган. Бавырына операция ясадылар... — ди ул.

Тумбочка өстендәге ипи белән суга күзем төшә.

— Әйбәт ашаталармы соң? — дип сорыйм.

— Монда хәзер ботканы да майсыз бирәләр. Миңа җитә анысы да. Менә өйдәгеләргә авыр. Малай минем янга пенсиямне алырга гына килә. Кая барсын — ашарга кирәк. Алар беркая да эшләми хәзер, кыскарттылар. 9 яшьлек оныгым да бар бит әле.

— Өйгә кайтыйк димиме соң улыгыз?

— Ул килгәч, бик авыр була, мин дә, ул да елыйбыз. Күзләрем күрмәсә дә, мышык-мышык килгәнен ишетәм улымның. “Кайтыйк”, — дигәне юк. Дисә дә — кайтмыйм.

— Монда рәхәтрәк мени соң?


- Авы-ы-р... Әле күпмедер саулыгым бар иде. Ел дигәндә, алары да бетте. Кеше бик тиз картая монда, Чыкмаган чирләр чыга башлый. Кызым, син гел килеп йөре минем янга, мин дә сине туганым күк күрермен, дип, Мөнирә апа яшьле үзләре аша елмаерга тырыша.
Бүлмәдән түр башында тучы сөйкемле, гел елмаеп торучы әби белән дә күрешми чыгып китә алмадым.
- Нәҗметдинова Маһисәрвәр мин. 83 яшь миңа, Арчадан килдем, — диде ул.
- Балаларыгыз юкмыни?
- Бар. Алты бала иде, дүртесе исән-сау. Барысы да укыдылар, укыганлык белән таралып беттеләр. Дәү-дәү укыдылар, кызым, мин генә надан калдым, — ди Маһисәрвәр әби. — Картлар йортында яшәвемә дә алты ел инде.

Кинәт әбинең гел елмаюлы йөзе агарып китә. Мин дә күземне аңа күтәреп карый алмый, идәнгә төбәләм. Чыкмаса гына ярар иде үземдәге яшь бөртеге — әби мине “жәлли” дип, кимсенмәсә генә ярар иде...

- Бер генә балагыз да килмимени яныгызга? Бик еракта яшиләрмени соң, Маһисәрвәр әби?
- Арчада. Киленем килә, пенсиямне ала. Шул акчага әйбер китерә.

Янә сүзсез калабыз. Мин дә ни әйтергә белмим. Әби ятагына кунган чебеннәрне шапалагы” белән куган итә (галоштан кем ясап биргәндер инде аңа аны?!) “Ичмасам, урын-җире дә юылмаган. Килен килгәч, күрми микәнни соң моны?” - дим. Монысы йөрәгем әрнүемнән әйтелгән сүзләр (гафу итегез)!
- Кешедә торып, бала да караган ул, — ди Гөлшат апа миңа. — Беркөнне бүлмәдә хәер өләшеп йөргән ханыма: “Мин сине таныйм бит. Син Фаһирә исемле. Мин сине бала вакытта караган идем”, — дигән Маһисәрвәр әби. Әнисеннән кайтып белешә Фаһирә. Дөрестән дә шлай булып чыга икән.
Әмма үткәне турында сөйләргә яратмый Маһисәрвәр әби. Үзенекен генә түгел, кеше баласын да баккан бу ана ник берәүгә дә кирәк түгел бүген? Дүрт баласы исән булып та, ник ялгыз җанын Картлар йортында асрарга мәҗбүр ул?
- Арыдым, балалар ту­рында сөйли башласам, менә моннан авырта, — ди дә Маһисәрвәр әби, күкрәк турысын учлары белән каплый.


Исмәле, җил, койма әле, җил, Исмәле, җил, тимәле, җил
Яшьлегемнең чәчәген. Өрмәле, җил, сабыр ит.
Яшь чагымда ник әйтмәдең Миңа килгән картлыгымны,
Картлыгым киләчәген? Мөмкин булса алып кит.

“Аналар зары”.



Әллә минем җан торышымның бөркүлеге, әллә урамдагы һава шулай бик эссе — Картлар йортыннан ерагая барган саен күңелем җирси — күземнән бертуктаусыз аккан яшь бөртекләре яңакларыма озын-озын сукмак сала. Хәзер еласам да була — монда мине Мөнирә апа да, Маһисәрвәр әби дә күрми... Төннәрен соң, төннәрен ничек үткәрә микән алар? Ни уйлап, ни газапланып берьялгызлары таң аттыра микән? Ай саен пен­сиясенә дип килүче балалары шушы тар сукмак буйлап биредән килгәндә ни уйлар кичереп адымнарын ясый микән? Шунда газиз анаңны китереп тә ташла, ни йөз белән аның күзенә янә дә күренмәк кирәк?!
— Әниләрнең дә төрлесе була. Зәһәр телләре белән Зәлиянең тормышын айкап-чайкап бетерде әнисе. Ярый әле вакытында Картлар йортына илтеп куйдылар, — диде бер танышым.

Сүз дә юк, тормыш булгач, төрлесе белән сынала торгандыр адәм баласы. Үземнең дә туган авылым Карашәмнән чыгып киткәнгә 22 ел гомер узган ләбаса. Моңарчы бу хакта һич уйланып кара­ганым булмады. Маһисәрвәр әбинең моңсулыктан янчылган уйчан күз карашлары, күңел турысын каплаган бихисап җыерчыклы эшчән куллары күз алдыма килеп баса да, авыл өйләрен бар­лап, күршебез — Алма апабызны хәтеремә ялгый. Ул — Нурания Фатыйхова — безгә туган да түгел үзе. Әмма кечкенәдән аңа ярдәм итеп яшәдек — кер, идән юып, өй җыештырып. Сугыш елларының язгы чәчү вакы­тында кырда ялгыш (арылып!) йокыга китеп, сул кулын тракторга өздергән, бик яшьли ике ир бала белән тол калган иде Алма апабыз. Шу­ның өстенә әле үзен-үзе бе­лештермичә йөрүче (дивана) әнисе — Маһруй әби дә бар иде. Маһруй әби (Алма апа күрмәгәндә) гел урам буйлап йөрер, юлда ни-нәмәрсә күр­сә, алъяпкычына шуны туты­рып өйгә алып кайтыр иде. Уйлап баксаң, кечкенә ба­лага да бу кадәр тәрбия, ка­рау кирәкми. Әмма Алма апа сыңар кулы белән дивана әнисен соңгы юлга озаткан­чы бик хасиятләде. Ни са­бырлык, ни чыдам булгандырсың син, Алма апа, дип, бүген менә шаккатып утырам.

Шулайдыр, картайгач, кешенең, бәлки, холкы да үзгәрә торгандыр. Еллар узу белән әниләр дә, бәлки, бездән күбрәк игътибар, ихтирамны таләп итүчән буладыр. Аларның бу холкына “аһ” орырга бик җиңел дә соң, әмма шунда, рухи саранлыгыбыз­ны җиңеп, газизләребезгә бер җылы сүз дәшсәк соң?! Яши бит безнең күңелләрдә яхшылык, әлегә үлеп бетмәгән барыбер. Әллә дөрес түгелме?

Аннан — шуңа да аптырап җавап таба алмый йөрим мин. Шөкер, һәрберебезнең түр башында раббыбызның изге Коръән китабы кунак хөрмәтендә. Бәла-каза килгәндә, кайгы-хәсрәттән арынырга теләп, өйләребезне тутырып Коръән ашлары уздырабыз. Бүген бу гамәлне күпләребез башкара — монысына да шөкер итәсе генә кала. Шундый ук аш табыннарын Маһисәрвәр әби, Мөнирә апа кебекләрнең балалары да (бәлки!) уздыра торгандыр, дип фараз кылам мин. Әмма шуңа җавап таба алмыйм — изге Коръән китабын кадерләп саклыйбыз да түр башында — нигә яшәү рәвешебезне икенче кыйбладан корабыз икән? Ә бит шул ук Коръәндә ата-анага игелекле, хөрмәтле булуны Аллаһы Тәгалә үзенә гыйбадәт кылу белән бер тиңентен куйган (Ниса сүрәсенең 36 нчы аяте). Уйлап баксаң, Аллаһы Тәгалә адәм баласын, гөнаһ кылса да, рәхмәтеннән ташламый, ата-ана да үз баласы нинди генә булса да (Мөнирә апаны карагыз сез!), нигъмәтеннән өзми, игелек кылдым, дип, аңа әҗер сорамый.
Җитәр. Тирәнгә кермә гакыл...

Шулай да әйтелмичә килгән бер хәбәрне язмый булдыра алмам, ахры. Картлар йортына киләсе көннең төнендә үз-үзенә кул салган бер абзыйны (исемен куймыйм) хастаханәгә озатуларын белдерделәр. Таңда абзый исән иде әле. Зур-зур урында утыручы балаларына хәбәр бирергә кушмаган. “Чыдый алмадым — мин берәүгә дә кирәк түгел хәзер”, — дигән ул.


«Сөембикә» журналы архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар