77 ЯШЬЛЕК ӘБИ КҮРШЕСЕНДӘ ЯШӘРГӘ МӘҖБҮР: «УЛЫМ БЕЛӘН КИЛЕНЕМ ҮЗ ӨЕМНӘН КУА»

78 яшьлек Валентина Кукушкина күршесенә сыенырга мәҗбүр. 

Бер түбә астында яши алмаган килен белән каенана проблемасы гомер-гомергә бар һәм булачак та. Гадәттә, яраткан хатыны белән әнисен дошманлаштырырга теләмәгән ир башка чыга, үз дәүләтен төзи. Ә менә Казанның Химиклар урамы 33 йортта яшәүче Кукушкиннарның хәле киресенчә. Гаилә башлыгы – Валентина ханымның улы, газиз әнисен күршеләрендә яшәтергә мәҗбүр.

78 яшьлек Валентина Кукушкинаның күршеләренә сыенуына атнадан артып киткән. Ярый әле, йорт-җирсез калган карчыкны сыендырыр күршесе әйбәт. Үз куышы була торып, кемнең кешедән-кешегә йөрисе килсен? Валентина ханым, артык дулкынланудан, күз яшьләрен тыя алмый.

–Мине киленем куа фатирымнан. Мыскыллауга күпме түзеп торырга була? Әнә, күптән түгел туфлиема уксус салып куйган. Улым да мине яклыйсы урынга, хатыны коткысына бирелә, – ди Валентина ханым “Эфир”корреспондентына.

Гаилә эчендәге киеренкелек өч ел элек башлана. Гомер көзендә үз көенә генә яшәп ятучы Валентина ханымның гаиләсе кинәт ишәя. Көннәрдән бер көнне ул үз янына улы белән киленен һәм кечкенә оныкчыгын кертә. Яшь гаиләнең көймәсе исә бу вакытта комга терәлгән була. Алар үз куышларын “залог”ка салып, банктан кредит алалар. Килешүне өйрәнеп тормыйча гына кул да куялар, җитмәсә. Ә чынлыкта “залог” сүзе колакка токмач элү генә була. Шулай итеп, алар үз куышларын шалкан бәясенә сатып җибәрә. Үз улы, үз бәгырь ите бит, урамда калдырып була димени? Валентина ханым әнә шулай уйлап, улының гаиләсен үз түбә астына кертә.

Кайтып керер өйләре булган яшьләр исә рәхәткә чыга. Валентина ханым сүзләренчә, улы белән килене, кулларына бераз акча керү белән, “запой”га китеп эчә башлый. Алай гына да түгел, килен кеше үзен ким кеше итеп тоймый, гайрәтләнеп каршылык күрсәтә, сугыша ук башлый икән.

–Соңгы тапкыр “әтәчләнгәндә” полиция хезмәткәрләре дә алып китте инде үзен, – ди Валентина ханымның күршесе.

80не ваклаучы Валентина ханым үз фатирына көндезләрен, улы белән килене эштә чагында гына керә ала. Фатир дисәң, хәтерең калыр, 11 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмә бу! Шулай да ялгыз кешегә тыныч кына гомер сөрү өчен артыгы кирәк димени? Тынычлыгың булса, менә дигән. Тик бүген инде анда Валентина ханымның “байлыгы” калмаган диярлек. Бүлмә килене һәм оныгының киемнәре белән шыплап тулган.

–Менә, хәтта минем шкафымны ачылмаслык итеп, үз шкафлары белән терәтеп куйганнар, – ди Валентина ханым “Эфир” каналына. –Монда минем савыт-сабалар тора иде. Алар да юкка чыккан.

Полиция хезмәткәрләре дә әлеге гаиләдән хәбәрдар икән. Аларның сүзләренчә, исерткеч эчемлекләр белән дус булганы өчен, әлеге гаилә балигъ булмаганнар эшләре комитетында учетта тора. Әмма әни кеше үзе бу фактны кире кага.

–Без нишлибез? Бернишләмибез? Барысы да “нормально”. Ул үзе үз башына бәла эзләп йөри, – ди ул телефон аша.

Әмма каенанасы исә киленең эчүен, бер эчә башласа, атналар буена тынычлана алмавын да кат-кат кабатлый.

Казан шәһәренең Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Химиклар урамы 33 йорттагы әлеге гаугалы йорт турында хокук сакчылары да белә. Алар ситуацияне күз уңаеннан ычкындырмаска ышандыра. 

чыганак: 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    1885
    26
    209
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5696
    2
    79
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 октябрь 2021 - 12:29
    Без имени
    Бик тә күңелгә якын хикәя. Мин 90 нчы елларда Казанда укытучыларның белемен күтәрү курсларында укыганда Тинчурин драма театрында Исламия апа һәм аның тормыш иптәше Мәхмүтовлар катнашында ,, Сынган беләзек,, дигән спектакль караган идем. Бу хикәянең сюжеты да шул спектакль сюжетына охшаган. Биредә дә әдәби геройлар арасындагы олы сөюнең бервакытта да сүрелмәве турында, бик күп еллар үтсә дә, беренче мәхәббәткә тугрылык турында сөйләнә. Минем күңелемә бик тә хуш килгән әсәр бу! Гәрчә, андый сөюләр кинода гына калды, дисәләр дә!
    Зөбәрҗәт кашлы йөзек
  • 16 октябрь 2021 - 22:17
    Без имени
    Илдя чыпчык улми. Тукмалып торырга ярамый.
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 17 октябрь 2021 - 07:44
    Без имени
    Яшьлэр монда ни причём. Халыкнын дини наданлыгыннан килэ бу хэллэр. Дини агарту эшлэре алып барырга кирэк. Семьядан башлап, диния нэзэрэте дэ яшьлэргэ тэрбия биру остендэ эшлэргэ тиеш, мячетлэр салалар, э яшьлэрне мэчеткэ Тарту эшлэрен тиешенчэ кутэрмилэр...
    Кызыбыз өйләнә – улымны киленгә бирәм!
  • 17 октябрь 2021 - 19:39
    Без имени
    Әтисез читен була дигәнсез?Ә әнисез?Лилия исемле бер җырчы интервью бирде,сездә тыңнагансыздыр бәлки.Әниемә әти җайсыз сукты ди,35 яшендә мәрхүм булды әнием ди.Кабатларга уйлыйсыңмы?Ноги в руки и бегом ул тиледән....
    Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым икән
  • 15 октябрь 2021 - 11:55
    Без имени
    Минем уйлавымча. хыянэтне. гафу итэрге. ярамый. минем дэ баштан утте. эле. мин. бала авырып. больницада яттым. э ул. жилбэзэк кызны. ойге керткен. ир атнын. башы. юк анын. алар. узлэре очен гене. яшилэр. бала да. кирэкми. хатын. да. картайганчы. хыянэт итэ. минеке. шулай булды.
    Нигә мине чүпрәк итәләр?!.
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан