13 яшьлек кәләшме, корбанмы?

Чирмешән районындагы Лашман авылындагы 13 яшьлек үсмер кызның ата-анасы 28 яшьлек Рәсүл Салихов белән никах укытырга ризалык биргән. Тик хокук саклау органнары моны җинаятькә санап, кияүне кулга алганнар. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Райондагы үз чыганакларыбыз сүзләренә караганда, никах укыту әнисе инициативасы белән булган. Бу адымга ул «кызы Коръән өйрәнүен дәвам итәр өчен» барган. Моннан кала яшьләр арасында мәхәббәт чаткылары да узган. Татарстан Диния нәзарәтенең бу уңайдан биргән рәсми мәгълүматларына караганда, Рәсүл Салихов имам түгел, дөрес, ул мәчеткә йөргән, ләкин аның халыкны укытыр өчен кирәкле документлары булмаган. «Шаһәдәтнамә алыр өчен даими рәвештә квалификацияне күтәреп торырга, аттестация узарга кирәк», – дип белдерде нәзарәтнең матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Закирова.
Диния нәзарәте әлеге никахны якламый, чөнки Голәмәләр шурасы тарафыннан расланган, Россия кануннарын исәпкә алып, хәнәфи мәсхәбенә туры китереп имам-хатыйблар өчен язылган Нигезләмәдә никахка керү яше күрсәтелгән. Имамнар бары тик балигъ булган яшьтәгеләргә генә никах укый ала.
Бу факт буенча әлегә тикшерү эшләре алып барыла. Үз чыганагыбыз сүзләренә караганда, кызның әнисе киявен яклый. Ана сүзләренә караганда, никах яшьләр ялгызлары калып аралаша алсын өчен (шәригать кануннары буенча, кыз бала чит ир-ат белән ялгыз калырга тиеш түгел) укылган. Аларның зөфаф төне булмаган. Моның өчен кызның балигъ булуын көткәннәр. Диния нәзарәте дә суд карары чыкканчы шикләнүчегә вакытыннан алда гаеп такмаска өйди. Барысын да әнә шул экспертиза документы хәл итәргә мөмкин.
Бала язмышы да бар бит әле. Яңа гына дөньяга аяк басып, чәчәк атарга бөреләнә башлаган баланың киләчәге ничек булыр? Күрәсең, дини кануннар белән яшәгән ана бу хакта уйлап җиткермәгәндер. Без дөньяви җәмгыять дәүләтендә яшибез. Җәмгыятьтә яшәп, аннан ирекле булу мөмкин түгел шул...
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
21 апрель 2021 - 11:49Без имениИ аллакаем, Тәрбия газетасын чыгарган Газинур дип аңладым инде. мин укытучы кеше бик күп ачык дәресләремне 10-15 еллап шул гэзетада бастырдым бит. ирле-хатынлы газета чыгардылар алар. Раббым сабырлык бирсен сезгә, балаларыгызга.Кияүгә сүз әйтмәгез!
-
21 апрель 2021 - 11:44Без имениӘллә ничә кат укыдым да укыдым. Шулай искә төшергәләп тору киорәк икән дип уйладым тормыш һәм яшәү турында. бу турыда язып яхшы иткәнсез.Үреләм дә карыйм күңел түрләремә...
-
21 апрель 2021 - 23:40Без имениБик авыр хэллэр,ачы хэсрэт.Бу турыда укыганым булган икэн,исемэ тошердем.Куз яшьлэре ирексездэн ага гына.Бала хэсрэтлэрен курсэтмэсен,ходаем.Күбәләк булып очты...
-
22 апрель 2021 - 06:13Без имениБик авыр хэл,Аллам сакласын ,куз яшьлэрсез укып булмый!!!Күбәләк булып очты...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.