Зәйнәп сәхнәгә бушлаттан чыгарга мөмкин?

Безнең халык җыр-моң сөйгән, ачык күңелле халык. Елга бер-ике тапкыр ыгы-зыгы килеп, зур-зур тантаналар, фестивальләр уздырып алабыз. Менә 15 апрельдә дә татар дөньясында тагын бер вакыйга көтелә – «Пирамида» концертлар залында ТМTV телеканалы премияләрен тапшырачаклар. Инде икенче тапкыр уздырылучы әлеге чара – ТМTV каналының яңа һәм шактый ук популяр проекты.

Очы алтыннан коелган тау рәвешендә ясалып, үзе дә «Биеклек» дип аталучы бу премиягә шоу-бизнеста инде танылып, бүгенге көндә халык мәхәббәтен казанган җырчылар ия булачак. Халык мәхәббәтен казанганны ничек ачыклыйсыз, дигән сорауга, без һәрбер номинантның репертуар багажын, дискографияләрен, концертлар санын, концертларга җыелган тамашачылар, матбугат өлкәсендә чыгышларын һәтта инстаграмдагы активлыгын һәм тамашачысы белән ни рәвешле аралашуына кадәр карыйбыз дип җавап кайтардылар оештыручылар. 

Быел артистлар 40 номинациядә «көч сынашачак». «Биеклек»кә ирешергә йөзләп артист дәгъва белдергән. Бөтен серләрен ачып бетермәсәләр дә, Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова «Халык мәхәббәте» дигәннендә яшьлек җыры – «Зәңгәр кыңгыраулар» белән катнашачак, ә Радик Юльякшин – «Гастрольләр рекордсмены» дигән номинациядә җиңү яуларга ниятли.

Тантананы оештыручылардан концертта Салават Фәтхетдинов, Флера Сөләйманова, Хәния Фәрхиләрнең дә булачагын белеп калдык. Билгеле, быел да концертның югары дәрәҗәдә узачагын, бик-бик кызык булачагын вәгъдә иттеләр. Декорацияләр дә заманча, 3D форматлы булачак, имеш. Артистларны стилист Рөстәм Исхаков киендерәчәк. Хәер, барысын да дигән сүз түгел икән бу. Мәсәлән, Зәйнәп Фәрхетдинова, бәлки, минем бушлаттан чыгасым килер, кәефемә карармын дип белдерде. Кайсыдыр бер журналистның, күлмәгегез нинди булачак, ничә сум торачак, дигән соравы аның бераз кәефен кырды, ахрысы: «Мин подиумга түгел, сәхнәгә чыгам. Сәхнәдә тере тавыш, матур, моңлы җыр, һәм шул көйгә кушылып, матур итеп бию мөһим. Безнең халык утлар, матур кәчтүмнәргә ияләшмәгән (алай гына алдалап булмый дип әйтәсе килде, шулай дип әйтеп бетерә генә алмады, дип аңладым)», – дип җавап бирде ул. Шулай да образына туры килгән күлмәктән чыгачагын белдек.

Ә менә Радик Юльякшин, гомумән дә үз стилистына генә ышана. «Без үз стилебезгә беркемне дә якын китермибез. Үз командабыз бар, без аларга ышанабыз, миңа киемне үз стилистым тегә», – диде.

Филүс Каһиров фикеренчә дә, беренче урында – җыр, калганнары арткы пландагы нәрсәләр. Ярый, аларын концертка килгәч күрербез.

Алып баручыларга килгәндә, узган ел бу тамашаны 12 кеше алып барган иде, быел алтыга гына калганнар. Төп алып баручылар Айрат Ильясов белән Булат Бәйрәмов, икенче пар җырчы Иркә белән Рифат Зарипов, өченче пар – Назлыгөл Сөнгатова һәм Айваз Садыйров.

Бәяләргә килгәндә, биш сәгать барачак бу концертка билетлар 1 мең сумнан башланып, иң кыйммәтлесе 5 мең булачак икән.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
    6697
    2
    46
  • Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
    7579
    0
    35
  • Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
    4005
    0
    33
  • Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
    2057
    0
    32
  • Менә шулай... Чәй кайнар суга эләгү белән куе булып чыга башлый. Буяу бит инде. Шайтан алгыры!..
    2199
    0
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 28 июнь 2022 - 10:56
    Без имени
    Сез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!
    Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
  • 28 июнь 2022 - 11:47
    Без имени
    Узегез йомшак булгансыз. Чыгып китяргя иде. Нык телясягез врач булыр идегез. Урында утырып , хыяллар белян яшяргя унайлырак булган курясен сезгя. Атиегез гаепле тугел ,а узегез . А хазер барсы да гаепле сезнен очен. Алай булмай шул. Узегез ялгышкансыз. Шуны анлагыз хям яшягез алга карап. Артка карап, барсында гаепляп тугел.
    Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
  • 24 июнь 2022 - 19:54
    Без имени
    Бик позитив, укып чыккач, кунелгэ рэхэт булып калды
    Галим
  • 24 июнь 2022 - 20:10
    Без имени
    Азаматны ышандырып йорисе тугел иде! Йомшак ирлэр дэ ничектер бэхетле яши бит эле. Кайбер гаилэдэ хатын-кыз эйдэп бара, торле гаилэ бар. Ин мохиме, ир куп эчмэсен, акча тапсын.
    Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин...
  • 24 июнь 2022 - 23:53
    Без имени
    Гаеп синдэ бит
    Аздан гына кылынмаган хата
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда