Логотип
Сәхнә арты

Ютубта 4 миллионнан артык карау җыйган җырчы Фларид Минкаһиров: "Мин Элвин Грейның фанаты түгел"

Үз тыңлаучыңны булдыру өчен көн-төн сәхнәдә булмасаң да, радио-телевидение аша тамашачыга барлыгыңны белдереп тормасаң да була. Чаллыда яшәүче җырчы Фларид Минкаһиров моның шулай булуына ачык мисал. Интертат электрон газетасы cезне сәнгать дөньясыннан үзешчәннәр белән таныштыруын дәвам итә.

 

"Мин алардан башка яши алмыйм"

 

Үзе җырлап, үзе гармунда уйнаучы Фларид Минкаһиров Оренбург өлкәсе Абдулла районы Иске Шалты авылында туган. Хәзерге көндә ул Чаллы шәһәрендә яши. Нефть өлкәсендә хезмәт куя.

 

Җырчы буларак ул биш ел элек "YouTube"та Фларид Минкагиров дип аталган каналны ачкач таныла. Анда Фларид өй шартларында гармунга кушылып җырлавының видеоларын кертә һәм берничә ай эчендә популярлашып та китә. "Каналны танылу өчен ачмадым. Максатым   ̶   кешеләрнең күңелен күтәрү, татар моңын һәм гармун тавышын саклау. Иҗатым белән болай күп кеше кызыксыныр дип уйламадым",   ̶  ди Фларид.   

 

 

 

Башка җырчылар кебек үк Фларид кечкенәдән җырлый. Гармунда уйнарга 10 нчы сыйныфта укыганда үзе өйрәнгән. Ноталар белми, көйләрне ишетеп кенә уйный. "Минем әтием дә гармунда бик оста уйный. Авылда бер генә концерт та безнең гаиләдән башка узмый иде",   ̶ дип сөйли җырчы. Мәктәп һәм студент елларында да егет җырлау һәм гармунны ташламаган. Ничек ташласын инде! "Мин алардан башка яши дә алмыйм",   ̶  ди Фларид җыр һәм гармун турында. 

 

"Һәрбер сораган җырны җырлап булмый"

 

Фларид Минкагировның "YouTube"тагы каналын ачып карасаң, җырчының репертуары шактый зур икәне күренә. Фларид татар һәм рус телләрендә җырлый. Башта үзенә ошаган җырларны башкарса, соңгы арада репертуарны тыңлаучыларның сорауларына карап сайлый икән. "YouTube"та, ВКонтактеда бик күп язалар. Һәрбер сораган җырны җырлап та бетереп булмый",  ̶  ди Минкаһиров. Фларидның иң популяр видеосы астында 132 комментарий бар. Миңа калса, бу   ̶ аның сүзләренә дәлил. 

 

 

 

"YouTube"тагы каналга хәзерге көндә 4200дән артык кеше язылган. Ә каналда гомуми 4 210 000 (!) карау теркәлгән. "Реклама кертеп җибәреп, акча эшләү теләгең юкмы?" дигәч, җырчы бу хакта уйланганы булмавын әйтте.

 

Фларидның шулай ук ВКонтакте сайтында үз төркеме эшләп килә. Анда 2300 кеше язылган. Иҗаттан соңгы яңалыкларны шунда табып була. Төркемне алып баруда һәм видеолар төшерүдә Фларидка хатыны Юлия һәм хатынының энесе Салават булыша икән.

 

"Мин Элвин Грейның фанаты түгел"

 

Шулкадәр җыр белгән кеше үзе дә җырлар язмаса, сәер булыр иде. Фларид җырлар да иҗат итә әле! Көен дә, сүзләрен дә яза. Ул иҗат иткән ике җырны Альбина Бәширова җырлый икән. Яңа концерт сезонында Илдар Әхмәтов, Руслан Кираметдинов, Эльмира Сөләйманова кебек җырчылар Фларидның җырларын җырлаячак. Шуңа күрә киләсе сезонда әлеге җырчыларның җыр авторларына да игътибар итми калмагыз. Киләчәктә Рифат Зарипов һәм Фирдүс Тямаев та Фларидның җырларын җырларга сүз биргәннәр. 

 

 

Минкаһировның үзешчәнлекне туктатып, зур сәхнәгә чыгу, ягъни эстрадага килү теләге дә юк түгел икән. "Мин бик рәхәтләнеп җырлар идем. Әмма финанс мөмкинлегең булмаса, үзеңне җырчы дип игълан итү кирәкми", – ди ул.

 

Бүгенге татар эстрадасы турында исә Фларид яхшы фикердә булып чыкты. "Җырлаган кеше җырлый инде. Молодцы!"   ̶  диде җырчы бу хакта. Аеруча да Салават, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илдар Әхмәтов, Рифат Зарипов, Фирдүс Тямаев, Эльмира Сөләйманова, Ризван Хәкимовның иҗатын ярата Фларид.

 

 

Ә менә Элвин Грейның берничә җырын гына ошата икән. "Мин аның фанаты түгел, бирелеп тыңламыйм. Клиплары гына ошый, алар бик матур",   ̶  ди ул эстраданың иң популяр җырчысы турында.


Җырлы династия дәвам итәрме?

 

 

Фларидның улы үсеп килә. Җырчы инде аңа да гармун алып биргән инде. Хәзер гармунны икесе бергә тарталар. "Теләге булса, мин улымны уйнарга өйрәтәчәкмен. Барысы да үзеннән тора",   ̶  ди әңгәмәдәшем. Ә без, әлбәттә, җырлы династиянең дәвамлы булуын телибез.

 

 

 

Фларид үзен киләчәктә җырлар авторы буларак күрә. Болай булгач, Татарстанда тагын бер популяр җырлар авторына артачак икән әле.

 


Илгиз ШӘКҮРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец,Фларид унышлар сина

    Хәзер укыйлар