Җырчы Идрис Кәлимуллинның никахтан тыш туган "улы" пәйда булган

Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Идрис Кәлимуллин тормыш иптәше, скрипкачы Гүзәл Кәлимуллина белән аерыла, бергә тормыйлар, дигән сүзләр килеп иреште.
Сәбәбе - Идрис әфәнденең никахтан тыш туган баласы пәйда булган. Моның чынмы, юкмы икәнен белү өчен Идрис Кәлимуллин 25 яшьлек "улы" Илдус белән ДНК анализы тапшырган.

- Ул егетнең минем бала түгеленә иманым камил, өйләнгәннән соң хатын-кызлар белән чуалмадым. Әгәр аңа 29-30 яшьләр булса, бераз икеләнүем булыр иде. Гүзәл белән 28 ел яшибез, өлкән кызыбыз Дианага 27 яшь, Кәмиләгә - 17, ә кечкенәбез Мәдинәгә 5 яшь. Гаиләбездә бар да яхшы иде, тик бу хәлләр Гүзәлнең нерв системасын какшатты. Гадәттә, шәхси проблемалар турында сирәк очракта гына сөйләргә тырышам, ләкин бу яңалыкны пәрдә артында калдыра алмадык. Ул безне барыбызны да шок хәлендә калдырды, - диде "Интертат" газетасы хәбәрчесенә Идрис Кәлимуллин. 



- "Улыгыз" барлыгын каян белдегез?

- Гүзәлгә таныш булмаган номердан СМС килде. "Добрый день. Меня зовут Ильдус, я сын Вашего мужа. Хочу встретиться с вами и поговорить", - дигән. Башта моны берәр төрле розыгрыш дип, дуслар, якыннар шаяртадыр дип уйладык. Соңыннан ул Гүзәлгә шалтырата башлады. Гүзәл аптырады, миңа мең төрле сорау яудырды. Ни өчен миңа шалтыратмавын аңламадым. Күрәсең, минем телефон номерымны табу авыр булгандыр. Илдус сүзләренчә, мин аның әнисе Миләүшә белән гастрольләр вакытында танышканмын.

- ДНК анализының нәтиҗәсе нинди булды?

- Анализларны үз хисабыма ясаттым. Нәтиҗәләрен ике атна көтәсе булгач, гаиләмне Төркиягә алып киттем, шунда бераз хәл алдык. Кайтуыбызга шатлыклы хәбәр - бу егет белән бернинди туганлык җепләре дә юк, әтилек проценты "0"не тәшкил итте. Нәтиҗәләрен хәбәр итәр өчен Илдуска шалтыраткан идем, җавап бирмәде, югалды. 


чыганак: http://intertat.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    8930
    10
    104
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9021
    8
    73
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    4731
    4
    55
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    5980
    2
    26
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан