Логотип
Сәхнә арты

Талантлы димчеләр алтын бәрабәренә тиң – Түбән Новгород татарлары Роза Сәбитова турында

2008 елдан чыгучы “Давай поженимся!” телетапшыруының популярлыгын ничек аңлатырга? Без, татарлар, ул тапшыруны алып баручылар арасында милләттәшебез Роза Раиф кызы Сәбитова булганы өчен дә кызыксынып карыйбыз, дип яза Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” татар газетасы.

Роза ханымның әтисе ягындагы әбисе Хәдичә апа тумышы белән Бөгелмәдән, ләкин алар гаилә белән бик иртә Мәскәүгә күченгәннәр. Әнисе Луиза Хәсәншина хәрбиләр гаиләсендә – Львов шәһәрендә туган, чыгышлары белән Нурлат ягыннан. Шуңа күрә Роза Раиф кызы үзенең кече Ватаны итеп Татарстанны саный.

Роза 1962 елның 10 февралендә Мәскәүдә гади татар гаиләсендә беренче бала булып (аңардан кала энесе бар) дөньяга килә. “Мин үземне беренче буын мәскәүле дип саныйм. 1960 елларда төрле төбәкләрдән яңа Мәскәү төзергә килгән төзүчеләр – “лимитчиклар” барагында тудым. Мин бу урынны кишлак дияр идем, чөнки анда кем генә юк идее”, – дип искә ала Роза бала чагын. Ул үскән гаилә бик үк уңышлы булмаган, әти-әнисе хәмер белән мавыккан. Кайчагында Розаны мәктәптән каршы алучы да булмаган. Фатирлары беренче катта булганга, аңа өйгә еш  кына форточкадан керергә дә туры килгән.

Әнисен Роза бигрәк холыксыз табигатьле, кырыс кеше дип исенә төшерә. Билгеле, шундый мохиттә тәрбияләнгәч, Розаның мәктәптәге уңышлары да чамалы була. Классташлары белән дә мөнәсәбәтләре мактанырлык булмый, баераклары ярлырак кызны һәрчак кимсетә, хәтта кул күтәрә. “Гаиләбездәге мондый шартлар минем холкымны чыныктырды һәм алдагы тормышымда бөтен нәрсәгә дә үз көчем белән генә җитәргә кирәк буласын аңладым”, – ди Роза.

Әти-әнисенең игътибары җитмәсә дә, кыз бар дөньяга үпкәләп үз эченә бикләнми, Розага укытучысы ярдәм кулын суза. Ул аңа үзен спортта сынап карарга киңәш итә һәм кызны тимераякта шуу секциясенә җитәкләп алып килә. Килү бушка узмый – Роза спортка гашыйк була. Тиктормас һәм тере кыз гомеренең 11 елын спортка багышлый, спорт мастеры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Шуңа да карамастан, Роза киләчәген фигуралы шуу белән бәйләргә теләми.

Программист булырга карар иткән кыз 1979 елда Мәскәү электрон машина төзелеше институтына укырга керә. Әмма Роза биредә үзен таба алмый. ВГИКка керергә омтылыш ясап карый. Тик ул елны үзенең курсын җыйган данлыклы режиссер Сергей Бондарчук кызны укырга алмый. Ләкин Розага театр мохите, телевидение белән бәйле ыгы-зыгылар ошый, шуңа да ул театраль студияне тәмамлый.

Беренче мәхәббәтен Роза 19 яшендә очрата. Медицина корылмалары инженеры булып эшләүче үзеннән шактый олы Михаил кызны күптән ошатып йөргән була, шунда ук тәкъдим ясый. Роза да язмышын озак сынарга теләми. Чынлыкта исә, ул үзен сөеп һәм өнәп бетермәгән гаиләсеннән тизрәк китү ягын кулай күрә. Яшь гаиләгә шатлык өстәп уллары Денис туа, ә инде тагын өч елдан соң – кызлары Ксения. Роза мәрхәмәтлелек белән шөгыльләнә башлый. Ярдәмгә мохтаҗ балаларга булыша, телевидениедә балалар тапшыруларын чыгара. Ун елдан соң аларның имин тормышына бәхетсезлек килә – Михаил инсульт кичерә һәм озакламый йөрәк өянәгеннән вафат була.

30 яшьлек Роза ике бала белән торып кала. Аңа авыр кичерешләрдән һәм озак вакытка сузылган күңел төшенкелегеннән чыгарга Казандагы дуслары ярдәм итә. Акчасызлыктан котылырга теләп, Роза болгавыр 90нчы еллар уртасында ювелир эшкуарлыгы белән шөгыльләнеп карый, әмма аңа рэкетирлар ябырыла. Бандитлар шаярмауларын аңлату өчен Розаның улын урлыйлар. Берничә сәгать эчендә кирәкле документларга кул куйгач кына, баланы сау-исән кайтаралар.

Ирсез, эшсез калган Розага каенанасы фатирдан чыгарга кушкач, ул ике баласы белән Чертаново районындагы бер бүлмәле фатирга күченә. Балаларын туендыру өчен бөтен эшкә тотына, җыештыручы булып та эшләргә туры килә. Тиздән ул үзе өчен болай яшәү мөмкин түгел, тормыш иптәше эзләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Нәкъ шул чакта ул безнең илдә танышулар базары буш булуын шәйләп ала һәм буш киштәне тутырырга карар кыла. Моның өчен 1995 елда “Роза-клуб” никах агентлыгын оештырып җибәрә. Эшне танышу кичәләре уздырудан башлый.

Розаны кеше мөнәсәбәтләре һәрвакыт кызыксындыра. Илдә ялгыз хатын-кызларның күп булуына борчыла. Тик психолог белеме җитешмәве үзен сиздерә. Шуңа да укып, психолог дипломы ала.

Роза ханым телевидениегә очраклы рәвештә эләкми. Үзенең эш аудиториясен зурайту һәм шәхси уңышка ирешү өчен ул телеканаллар һәм радиостанцияләргә шалтырата башлый. Гаилә һәм никах мәсьәләләре буенча белгеч-эксперт буларак, аларга үзенең хезмәтен тәкъдим итә. 2007 елда “Беренче канал”га эләгә. Башта ул иртәнге “Доброе утро!” телетапшыруында никах эксперты буларак катнаша. Озакламый “Давай поженимся!” телешоуында профессиональ яучы буларак чыгыш ясый башлый. Бу тапшыру Сәбитовага дан-шөһрәт китерә, аның агентлыгына үз бәхетен эзләгән йөзләрчә клиент агыла.
“Давай поженимся!” тапшыруында уңыш казану алып баручыны мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр серләре турында берничә китап язарга дәртләндерә. Бүгенге көндә аның дистәгә якын китабы дөнья күргән. Ул идеаль гаилә нинди булырга тиеш дигән сорауга укучылар белән үзенең карашын ихластан бүлешә.

“Россиянең беренче димчесе” ике тапкыр кияүгә чыга. 2008 елда телетапшыруга фитнес буенча инструктор Юрий Андреев килә. Танышырга килгән ханымның кулы өчен көрәшәсе урынга, Юраның күзе димчегә төшә.Тиздән алар өйләнешә. Әмма Юрий искиткеч көнче булып чыга. 2011 елда зур гауга куптарып алар аерылыша. Шәхси тормышындагы уңышсызлык Розаның абруен берникадәр какшата ул вакытта, ләкин шулай да ул тугры тамашачыларын югалтмый.

Бүген зәңгәр экраннар аша елмайган Роза ханымны 55 яшьне узган дип әйтеп булмый, ул барыбер шәхси тормышта бик бәхетледер сыман күренә. Авыр һәм катлаулы тормыш юлы үткән бу ханымның һөнәри осталыгы гаилә корырга теләүчеләр арасында шик тудырмый. Талантлы димчеләр һәр заманада алтын бәрабәренә тиң.

http://tatar-inform.tatar
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар