Салават Фәтхетдинов концертында ни өчен Хәния Фәрхине искә алмаган?

Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов Казанда Г. Камал исемендәге театрда традицион август концертларын башлап җибәрде. 29 нчы сезон чыгышлары 3 августта башланып китте.
Быелгы концерт программасы шактый үзенчәлекле. Бакыйлыкка күчкән легендар җырчыларны искә алу белән бәйле сагышлануга да, вакытның сиздермичә узып, үткәннәргә борылып карарга мәҗбүр иткән мизгелләргә дә, уен-көлкегә дә, көтелмәгән сюрпризларга да урын булды.
“Бу тамашада күңел ачып кына түгел, уйланып, бәлки, елап та алырбыз. Дөнья нык үзгәрә, иртәгесе кичкә, кичкесе иртәгегә ярамый. Гаилә законнарына да каршы килеп яшибез – алдыйбыз, хыянәт итәбез. Моның өчен һәркем үзе җавап бирә. Нишлисең, заманасы шундый, дип акланабыз, шулай да бер- беребезне үпкәләтмичә, гафу үтенеп яшәргә өйрәник әле”, - дип мөрәҗәгать итте Салават тамашачыларга. Сценарий асылында да ялгышып, башка юлга аяк басу ихтималлыгы, уйламаганда шамакай булып китү дә бик ерак тормавы мәгънәсе куелган.
Концертта язмыш белән бәйле фәлсәфи уйланулар хакимлек итте, язмыш шахмат уенына тиңләштерелде. “Адәм баласы киләчәген белми, белсә, ул яшәүдән, иҗаттан туктар иде”, - дип тормышның шул язмышны алдан белмәү белән дә матур булуына ишарәләде җырчы.
Салават концертны "Ашыкма, вакыт" җыры белән ачып җибәрде. Гомумән, гомернең үткәне турында җырлар байтак булды. “Вакыт шулчаклы тиз уза, мин шаккатам, кайвакыт аның тиз үткәненә ачуым да килә. 5 нче август Ләйсән белән безнең яшәгәнгә 30 ел тула. Ләйсән белән без чыбык очлары туганнар дип сөйлиләр. Без күршеләр генә, бергә үстек, бергә укыдык. Башта әнисе мине укытты, хәзер гомер буена үзе укыта”, - дип көлдерде ул.
Әткәйләргә җыр багышлау традициясенә Салават бу юлы да тугры калган. Гадәттә, һәр сезонда ул әтиләр хөрмәтенә җыр башкара. “Әткәй каешы” җыры шул хакта иде.
Салаватның аерым бер чыгышы легендар җырчыбыз Әлфия Авзаловага багышланган иде, ул тамашачыны 15 минутка Әлфия апа тормышына “алып кайтты”. Шулай да җырчы үзе моны авыр чыгыш итеп кабул итмәскә киңәш итте. “Без сүз куештык: бервакытта да Әлфия апаны елап, сагышланып, үкенеп искә алырга ярамый, чөнки ул мескен түгел. Ул ничек тели, шулай яшәде, озын, бәхетле гомерле булды. Һәрвакыт яраттырып яшәде. Бүген Әлфия Авзалованы бер минут тынлык белән түгел, ә өч минутлык җыры белән искә алыйк”, - диде Салават. Видеоэкраннарда Әлфия Авзалованың Салаватның 19 нчы сезон концертына килеп, “Ак чәчәкләр” җыры белән чыгыш ясаган күренеше тәкъдим ителде.
“Киң күңелле, чая күңелле, гел шаярып сөйләшә, бер тапкыр да ачуланмый торган кеше ул Әлфия апа. Ул ачулана белми, шулай да бер шалтыраткач, ачуы килгән чагына туры килдем. Мине үзенә чакырды. Барсам – борчулы, баксаң, балалары архивка барып, тикшеренеп, Әлфия апаның чын яшен ачыклаганнар икән. Ул елны Әлфия апага 78 яшь иде, кинәт кенә 82 булды. Кайгырып утыра. “Әлфия апа, рәхәтләнеп, куанып яшә, ник кайгырасың, 82 яшеңдә яраткан халкың бар, яраткан эшең бар. Син – бәхетле хатын бит” дигәч, “И-и, энекәш, 80 яшьне үткәрермен дип әйткән идем”, - ди. “Борчылма, эш шунда гына булса, эшлибез аны”, - дидем. Беренчедән, мин аны яратам. Мондый кеше башка тумаячак. Теләге булгач, Чиләбедә Әлфия апаның юбилеен үткәрдек”.
Концертның иң күңелле өлеше, мөгаен, бөек сергә бәйле булгандыр. Салават “Пар балдаклар” җырын башкарганда, соңгы куплетына сәхнәгә чыгып, композитор Фирзәр Мортазин кушылды. Фирзәр Мортазин белән бик дус булулары турында сөйләп, Салават яшьлек чорында аларны бәйләгән уртак серләр аз булмавын әйтте. Тамашачыны озак кына көттереп, шул серне ачарга булды. Әллә нинди тузга язмаган нәрсәләр турында уйлый башларга өлгергән тамашачыны сискәндереп: “Фирзәр Мортазинга быел – 60!” – диде. “Нинди ис килә дисәм, пенсионер исе икән”, - дип шаяртты җырчы композитор турында.
Татар сәхнәсендәге тагын бер зур югалту – Хәния Фәрхинең вафаты турында Фирзәр Мортазин әйтте һәм моның сәбәбен дә аңлатты.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.