Логотип
Сәхнә арты

Ринат Рахматуллинны кибеттән ни өчен куганнар?

Җырчы Ринат Рахматуллин, Омск шәһәренә баргач, кием-салым кибетенә кереп чыгарга уйлый. Тик җырчыны биредән куып чыгарырга маташканнар. Хәтта сакчы чакыртканнар! Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Ринатның үзеннән сорадык.


"Омск шәһәренә артистлар белән концерт куярга бардык. Ул көнне Омскига иртән килеп төштек. 12 катлы зур кунакханәгә урнаштык. Шундагы сәүдә үзәгенә кереп, костюмнарны, аларның стилен, бәяләрен карарга һәм шул очтан Татарстанга хәерле иртә теләп видео төшерергә уйладым. Сатучы хатын-кыз "монда төшерергә ярамый" дигәч, камераны сүндереп куйдым.


"Нәрсә, бу берәр хәрби объектмы әллә? Мин бит туган ягыма сәлам җибәрәм! Бөтен Россия һәм Татарстанга кибетегезгә реклама ясыйм", -  дидем. Шул ук минутта каяндыр сакчы килеп чыкты. Каян, кем булуымны аңлаткач, гафу үтенделәр. Омскида артта калган халык яши, дигән фикергә килдем. Бу шәһәр яшәү сыйфаты буенча Россиядә 99нчы урында тора икән. Халык та усал, канәгать түгел кебек тоелды. Кайчан Татарстаныма кайтып җитәрмен икән дип теләдем", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рахматуллин.

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Омск бик артта калган шэхэр.Анда эшсезлек,хэерчелек.

    Хәзер укыйлар