Логотип
Сәхнә арты

Хыялымда син генә... Башкортстан җырчысы Рәдиф Зариповның хыялында ит сатучы кызмы?

Башкортстанда зур популярлык казанган татар җырчысы Рәдиф Зариповның яңа клибы дөнья күрде. Рәдиф ит сатучы кызга гашыйк егет ролен башкара. Егет ит сатып ала һәм шул итне авыз итәргә кызны чакыра.

Рәдифкә бер күрүдә гашыйк булган егет образын режиссеры тәкъдим иткән булып чыкты. Җырчы үзе артык пешеренергә дә яратмый икән: “Ит пешерергә яратмыйм, ашарга гына яратам”, - ди ул. Клипны төшергәндә режиссер ит рекламалардагы кебек матур итеп кызарга тиеш дип планлаштырган булган. “Әмма итне кыздыра башлагач, безнең итнең формасы югалып, никтер кабарып чыкты. Нормаль стейк килеп чыкмады. Тигезләдек, төзәттек тә шулай төшердек”, - диде ул.

 

Рәдиф Зарипов Уфа сәнгать училищесының вокал бүлеген һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа Дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли. 2005 елдан эстрадада, ике концерт программасын әзерләгән.

 

Рәдиф концерт программа әзерләп, Татарстан тамашачысына да үзен тәкъдим итәргә нияте барлыгын әйтте.





чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар