Икенче ел рәттән узачак ТМTV премиясендә артистлар 40 номинациядә бүләкләнәчәк

Икенче ел рәттән узачак ТМTV премиясендә артистлар 40 номинациядә бүләкләнәчәк. Бүген "Корстон" мәдәни-күңел ачу үзәгендә TMTV телеканалы уздырган матбугат конференциясендә шул хакта белдерделәр.
Чарада "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева, TMTV телеканалының баш режиссеры Лилия Кадыйрова, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, популяр җырчылар Иркә, Элвин Грей, Айрат Ильясов катнашты.Искәртеп үтик, "Пирамида" концертлар залында TMTV телеканалы премияләрен тапшыру тантанасы 15 апрельдә узачак.
"TMTV премиясе белән "Татар җыры" - иң мөһим һәм масштаблы чаралар. Ләкин аларны чагыштырырга кирәкми, чөнки һәркайсының үз йөзе, үз форматы. Без халыкка төрлесен тәкъдим итәргэ тырышабыз. TMTV премиясендә дә төрле жанрдагы җырларны ишетеп булачак. Тамашада Флера Сөләйманова, Салават Фәтхетдинов һәм башка жырчылар ретро җырлар башкарачак", - диде Динә Гәрәева.
Ул чараның бюджеты сер булып калсын, дип белдерде. "Татар җыры" белән чагыштырганда кимрәк", - диде Динә Гәрәева.
"ТМTV премиясендә телеканалның гимны белән клибы тәкъдим ителәчәк. Чыгышлар бер-берсеннән тематикасы белән аерылып торачак. Көчле эффектлы 3D бизәлешне күреп булачак, XIX гасырга да "кайтып" булачак", - диде Лилия Кадыйрова.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
-----------------------------------------------------------------
Ел саен уздырыла торган Татар музыкаль телевизион премияләр тапшыру тантанасы быел 15 апрельдә Казанда “Пирамида” сәхнәсендә узачак.
Бүген “Корстон”да узган матбугат конференциясендә тамашачыларны ни көтүе хакында "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева, TMTV телеканалының баш режиссеры Лилия Кадыйрова, Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, популяр җырчылар Иркә, Элвин Грей, Айрат Ильясов сөйләде.
Иң беренчесе – чара серләрдән генә торачак. "Татар радиосы" радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева тантананың бюджеты сер булып калсын диде. Әмма төгәллек яратучыларга ачыклык кертте: “Татар җыры” фестивале белән чагыштырганда кимрәк”.
Зәйнәб Фәрхетдинова күлмәгенең бәясен әйтергә теләмәде. “Сәхнә – ул подиум түгел. Анда кием күрсәтергә чыкмыйбыз бит”, – диде ул. Ул “Зәңгәр кыңгыраулар” җыры белән халык мәхәббәте номинациясендә катнашачак.
Иркә исә быелгы премиядә катнашып кына калмый. Ул аның алып баручысы да. Шуңа күрә ул ике күлмәк әзерләп куйган. Ул да киемнәренең бәясен әйтергә теләмеде – күлмәк бәясе сер икән...
"Узган ел Фирдүс Тямаев белән алып барсак, быел Рифат Зарипов белән эшләячәкбез. Премиядә “Сыналган мәхәббәт” җыры белән катнашам”, – диде Иркә.
Алып баручылар дигәннән, быелгы премияне Булат Бәйрәм һәм Айрат Ильясов, Иркә һәм Рифат Зарипов, Айваз Садыйров һәм Назлыгөл алып барачак.
“Тамашада Флера Сөләйманова, Салават Фәтхетдинов һәм башка жырчылар ретро җырлар башкарачак", – диде Динә Гәрәева.
"ТМTV премиясендә телеканалның гимны белән клибы тәкъдим ителәчәк. Чыгышлар бер-берсеннән тематикасы белән аерылып торачак. Көчле эффектлы 3D-бизәлешне күреп булачак, XIX гасырга да "кайтып" булачак", – диде Лилия Кадыйрова.
Узган елны тамаша башланыр алдыннан йолдызлар, мөхтәрәм кунаклар кызыл келәмнән атлап узган иде. Быел да әлеге традиция сакланып калачак. Кызыл келәмгә килгән тамашачыларның кумирлары белән “сэлфи” ясау мөмкинлеге дә каралган.
чыганак: http://intertat.ru/tt
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.