Логотип
Сәхнә арты

Фирдүс Тямаев “Поршесында” кәҗә утыртып йөри (видео)

Кукмара районы Балыклы авылы Сабан туенда Фирдүс Тямаевка кәҗә бүләк иткәннәр.

 

- Бик матур, зур дәрәҗәдә оештырганнар, бүләкләре дә бик яхшы иде: диваннар, кер юу машиналарына кадәр бар иде, дип сөйләде Фирдүс “Интертат” хәбәрчесенә. Бер гаилә, берәр җиңүчегә бирерсез дип, кәҗә бүләк иткән. Ул шундый кечкенә генә, матур гына кәҗә. Минем үземне кечкенә вакытта әбиләрдә кәҗә сөзгәч, бик куркып калган идем, ул минем өчен ничектер бик усал хайван иде. Ә бу кечкенә генә кәҗә килде дә, сырпаланды, маэмай кебек. Шулай дуслашып киттек без аның белән. Башка кешегә бирәсе килми башлады, күңелемнән генә бу кәҗә минеке булса ярар иде, дип теләп, шаярып алдым. Аннары уен барышында мин аңа җырлар җырладым. Миңа гашыйк булды ул кәҗә.

 

 

“Кемгә бирәбез кәҗәне, батырга бирәбезме, башка уенчыгамы?”, дигәч, бөтен халык: “Фирдүс Тямаевка бирәбез”, - диделәр. Баш батыр миңа үзе аны бүләк итте, “Бу кәҗә синеке”, диде. Балыклы авылыннан Кукмарага 16 километр. Кәҗәне автобуска энекәш утыртмады: “Кит әле, хайван белән йөрмим, үзеңнең машинаңа утырт”, диде. Мин аны үземнең машинага утыртып, дусларым Әлфияләргә,  Кукмарага алып кайттым.


Соңыннан әнигә әйттем, “Әни, миңа кәҗә бүләк иттеләр”, дим, ышанмый, видеоларын җибәрергә туры килде. Әниләр кәҗәне Нурлаттан Кукмарага барып алдылар кәҗәне.

 

Кәҗәнең исеме Сара, буаз, шулай итеп, безнең өебездә гомергә беренче тапкыр кәҗә керде. Кәҗә асрыйбыз хәзер. Бөтен авыл кереп карады инде. Энекәшнең бер яшьлек улы Искәндәр атланып та карады. Минем малай да хәзер кәҗә генә дип тора. Шундый хәл бездә.


Кызык булды, инде ул, әллә еларга, әллә көләргә. Моңа кадәр Сабан туенда андый кызыклы бүләк биргәннәре юк иде әле, гел бер үк нәрсә иде инде, телевизор, кер машинасы, мендәр, кайбер җирләрдә акчалата бирәләр бит инде. Сыер, бозау бүләк иткәннәрен күргән бар, анысы да бер кызык, ләкин кәҗәгә җитми.

сылтама: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар