Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин... Инде өченчесе - Артур Шөгаепов нигә Рифат Фәттаховтан киткән?

- Артур, ни сәбәпле Ваһапов фонды белән араны өздең?
- Мин үземә үзем хуҗа булып өйрәнгәнмен. Миңа шулай җайлырак. Ваһапов конкурсында катнашканнан соң, продюсер Рифат Фәттахов минем белән кызыксынды һәм бик тиздән аның белән килешү төзедек. Фонд белән ике ел хезмәттәшлек иттем. Рифат Фәттаховка зур рәхмәтем, иҗатымны үстерүгә зур өлешен кертте, бик тату эшләдек. Аның эше халыкка күренмәсә дә, ярдәме көчле булды. Контрактны зур татулыкта өздек. Тыңлады, аңлады, җибәрде. Рәхмәт!
- Синеңчә, артист кешегә продюсер кирәкме?
- Продюсерсыз, әлбәттә, булмый. Концертлар оештыручы, алдан баручы көчле продюсер булырга тиеш! Ләкин, минемчә, ул бер җырчы белән генә эшләргә тиеш. Ни өчен дигәндә, әгәр ул 10 җырчыны алса, барысына да өлгерә алмаячак, аның вакыты җитмәячәк. Шуңа күрә, миңа калса, продюсер бер яки ике җырчы белән генә эшләргә тиеш. Шул вакытта гына әйбәт нәтиҗә булачак.
- Киләчәккә нинди планнарың?
- Киләчәккә планнарым матур. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам. Беренче ярдәмчем, остазым - әнием. Ул иҗат иткән җырларны башкарам. Хәзерге вакытта "Сандугач" җыры белән хит-парадта катнашам. Тамашачыма яңа программа әзерлим. Сентябрьдә узачак концертыма әзерлек эшләре бара, бик күңелле булачак.Артур Шөгаепов 1990 елның 25 июнендә Башкортстанның Нуриман районы Кызыл Яр авылында хәрби һәм биюче гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә алар ике бала, Артурның Рушан исемле энесе бар. Җырчы балачактан музыкага тартыла. "Хәтерлим, миңа 5 яшь иде. Өй янында яткан бер тактага клавишлар ясап, җыр көйләп, шунда уйнаганым исемдә. Ул вакытта көй, чынннан да, мин ясаган фортепианодан агыла кебек тоелды", - ди Артур.
чыганак: http://intertat.ru
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Яратып яшәмәдем ...Ул көнне мин үлдем... Җаным үлде. Миңа инде барыбер иде: кем белән яшим, кайда яшим... Күз алдымда гел Фаил генә торды.
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
15 гыйнвар 2021 - 19:32Без имениУл егет белэн бэхетле була алмас.Ярый егете уз башы белэн яшэсэ,э монда энисе сузеннэн чыкмавы куренеп тора«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:51Без имениай аллам.шулай ярымы сон.сенлем.нык бул.кэефенне тэшерме.«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 19:52Без имениАлия Ленар белэн бэхетле булмас дип уйлыйм.,Ярый Ленарнын уз акылы,фикере булса.Энисе сузеннэн чыкмаучыга ошаган бит«Кемнең торты тәмлерәк: минекеме, булачак киленнекеме?»
-
15 гыйнвар 2021 - 20:28Без имениИнде моңа кадәр түзгәч, өстеңә гонаһ алма, Аллаһ барын да күрә, белә, сабырлыгыңның савабын әхирәттә насыйп итсен, Ин шәә Ллаһ! Бу доньяга без сынаулар үтәргә килгәнбез, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен,... Ислам динен өйрәнеп, намазга басып, җаныңа тынычлык табырга язсын сезгә! Амин!Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
15 гыйнвар 2021 - 21:27Без имениБолай мыскыл ителеп яшэгэнче,бер генэ мэртэбэ хыянэт итсэ узенэ тынычрак була минемчэ.мин уземнэн чыгып язам.беркем дэ белмэслек булсын только.бигерэк тэ улын.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.