Логотип
Сәхнә арты

Элвин Грей белән Гөлназ Асаева кызыл келәмнән бергә узды - Башкортстандагы татар җырчылары очрашуыннан эксклюзив репортаж



Уфа шәһәрендә "Туган тел" музыкаль каналы тарафыннан оештырылган татар-башкорт артистларының грандиоз чарасы узды. TTstarparty исемле ябык кичә - Уфада беренче тапкыр үткәрелде. Intertat.ru - бәйрәмгә чакырылган бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы иде.

 

Уфада Intertat.ru хәбәрчесен Башкортстанның танылган җырчысы Марат Шәйбәков каршы алды. Җирле сәгать белән төн уртасы булуына карамастан, Марат һәм аның мөлаем тормыш иптәше Ләйсән безне җылы каршы алды, кунак итте. Хәер, бу хакта һәм Маратның әле тамашачы белмәгән сыйфатлары турында аерым язмабыз булачак.


 

"Туган тел" каналының ябык кичәсендә артистлар беренче тапкыр кызыл келәмнән узды. Шуңамы, бирегә килгәч, күбесе нык дулкынланды, борчылды. Бәйрәмгә барлыгы 80 артист чакырылган булган, әмма аларның барысы да килмәгән. Без - Татарстан тамашачыларына таныш йөзләр дә бар иде: Айдар Галимов, Гүзәл Әхмәтова, Зифа Нагаева, Ризван Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Илмир Газизуллин, Илшат Вәлиев, Илшат Яппаров, Идрис Кәлимуллин, Идрис Газиев, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Мирхәт Гайсин, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Рөстәм Шакиров, Флорида Исмәгыйлева, Марат Шәйбәков, Резеда Байтирәкова, Инсаф Галимов, Искәндәр Газизов, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Флера Шәрипова, Наил Шәймәрданов һәм башкалар.





 

Җырчылар кызыл келәмгә чит ил машиналарында килеп туктады. Шунысы гаҗәп: артистларны машиналарга бик кызыклы составта утыртканнар. Әйтик, Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән Гөлназ Асаева кызыл келәмнән бергә узды. "Кызыл келәмнән икәү узачагыбызны ахырга кадәр белмәдек. Радик - якын дустым булгач, моңа сөендем, әлбәттә", - диде бу хакта Гөлназ. Яшьләр өстәл артында бергә утырды. Ә менә Гүзәл Әхмәтова Әнвәр Нургалиев һәм Марат Шәйбәков белән бер машинада килде. Имеш-мимешләр буенча, Гүзәл белән Марат яшь чакта очрашып йөргән булган. Сүз уңаеннан, Гүзәл Әхмәтова октябрь аенда әни булырга җыена. "Йөклелек чоры яхшы уза, гел хәрәкәттә мин, чабып йөрим. Малаймы, кызмы икәне әлегә сер", - диде Гүзәл.





 

Артист халкы кызыл келәмнән бер төрле күлмәктән узса, банкетка барысы да киемен алыштырып керде. Мөгаен, үзара сөйләшеп шулай эшләнгәндер дигән фикер туды. Табын артына утырганчы, җырчылар кызыл келәмгә килгән фанатлары белән фотога төште, "Туган тел" телеканалына интервью бирде, ял итте, хәтта массаж ясатты. Әйе, биредә җырчыларга массаж хезмәте дә күрсәтелде. Фанатлар дигәннән, әллә чара узган урын шәһәрдән ерак булу, әллә эш көненә туры килү сәбәпле, тамашачылар саны аз иде. Аннан соң бу бит ябык кичә, шуңа да аның турында алдан реклама булмаган. Шулай булгач уфалылар бу грандиоз чара турында белми дә калгандыр.





Банкетны "Туган тел" каналының алып баручылары Айгөл Габдуллина, Лилиана Ирназарова, Роза Хәйруллина һәм Диләрә Хәбибуллина алып барды. Бу кызлар - уникаль: алып та баралар, менә дигән итеп җырлый да беләләр! Гомумән, Башкортстанда җырлый белмәүче җырчы бар микән ул? Алар талантлы булулары өстенә бердәм, дус булуларын да күрсәтте. Гел җырчылар гына булгач, һәркайсы җырлап калырга ашыкты, микрофонга чиратка бастылар. Алып баручы Айгөл "Айдар Галимов беренче тапкыр банкет ахырына кадәр утырды", диде. Айдар бу кичәдә актив кунаклар рәтендә булды, кич буе тирләп-пешеп биеде!.. Гомумән, артистлар ашау-эчүне онытып, рәхәтләнеп биеп күңел ачты. Ашау дигәннән, табын мулдан корылган иде, оештыручылар ул яктан да сынатмаган.



 

"Мондый форматта, шушындый атмосферада коллегаларымны күрергә шат. Без кайда гына очрашмыйбыз! Әмма сәхнә ул сәхнә, корпоратив ул корпоратив. Кунаклар ролендә - без, игътибар безгә юнәлтелгән булуына без өйрәнмәгән дә шикелле. Шуңа күрә башта үзебезгә сәерсенеп тә карап тордык", - диде Айдар Галимов.

 

Зифа Нагаева исә бу чараның күркәм традициягә әверелүен теләде. "Яшел яки зәңгәр келәмнән узсак та, бик күңелле, рәхәт безгә! Күптән шулай җыеласы иде!" - диде Зифа ханым. "Киенеп килергә дигәч, өйдән үк бизәнеп, ясанып, киенеп килдек. Подъезддан чыкканны күргән кеше сәер итеп карагандыр инде. Тулаем алганда, кәеф күтәренке! Бу кичә соңгысы булмасын иде!" - диде Фәдис Ганиев.



"Туган тел" ачылган көннән бирле аның белән хезмәттәшлек итәм. Ул - минем беренче сукмагым. Җитәкчеләргә, артистларга - һәркайсына рәхмәтемне белдерәм. Бу чараның дәвамлы булуын телим. Банкет оештыру димәгән, җыелышып табигатькә чыгарга, ауга яки балыкка барырга да мөмкин. "Туган тел"гә якты киләчәк телим!" - диде Элвин Грей. Монда да Радик популяр икән: ул җырлый башлагач, барысы да диярлек телефонына ябышты. Читтән караганда, Элвин Грей фанатлары белән фотога төшә сыман тоелды.



Шушы искиткеч бәйрәмне оештырган "Туган тел" телеканалының генераль директоры Азат Вахитов белән дә аралашып алдык. Ул бирегә тормыш иптәше Эльвира ханым белән килгән. "Каналга тиздән 9 яшь тула, мин исә аны 5 елдан артык җитәклим. Биредә 15ләп кеше хезмәт куя. Рус телендә дә тапшырулар эшләп килә ,чөнки бездә рус телендә җырлаучылар да бар. Хәзерге вакытта артистлар катнашында сериал төшерәбез. Аны октябрь аенда күрә алачаксыз.



 

Кичәгә килгәндә, аның идеясен телеканалның баш редакторы, җырчы Лилиана Ирназарова тәкъдим итте. Артистларның канәгать булуы йөзләренә чыккан. Бу көн тарихка кереп калачак, диделәр. Гадәттә, артистлар кеше күңелен күрә, бүген исә без аларның күңелен ачтык. Икенчедән, артистларга безнең белән бергә булганнары өчен бу рәвешле рәхмәт белдердек. Бу чарага бер артисттан да акча алынмады. Ә инде чыгымнарга килгәндә, без аны санап тормадык, якынча 200-300 мең сум. Дөресен генә әйткәндә, анысы мөһим дә түгел. "Туган тел" - дәүләтнеке түгел, үз көнен үзе күрә. Сер түгел, мәдәният белән акча эшләп булмый, безнең максат - милләтне, сәнгатьне күтәрү", - диде Азат Вахитов.





Аның сүзләренчә, тиздән Казанда "Туган тел" телеканалының офисы ачылачак. Ул август ахырында тәкъдим ителер дип көтелә. "Уфа артистлары катнашында концерт куячакбыз. Бездә алар танылган, популяр булса да, Татарстан тамашачысы аларны белми әле. Шуңа күрә мин Татарстан артистларын кертмәскә тырышам, чөнки аларның барысын да күрсәтә башласак, үзебезнекеләргә игътибар кимиячәк. Нәкъ шул сәбәпле, бүгенге кичәгә, Илшат Вәлиевтан кала, бары тик Уфада яшәүче артистларны гына чакырдык", - диде "Туган тел" җитәкчесе.



Азат Вахитов Казанда ачылачак филиалда Татарстан артистлары белән дә эшләргә теләвен белдерде. "Мин Казанда эшләүче ТМТВ һәм "Мәйдан" каналларын күзәтеп барам. Алар да, "Туган тел" дә бер-берсеннән бик нык аерыла, хәтта җырлары да башка төрле. Һәркайсының үз тамашачысы. Әйтик, безне күбрәк өлкән буын карый. Башкортстанда безне 80 процент халык карый дип әйтә алам. Аллага шөкер, рейтингыбыз яхшы, әлегә безнең көндәшләребез юк. Әлбәттә, без Татарстан каналлары белән көч сынаша алмыйбыз, чөнки анда безне карый башладылар гына әле. Безнең "Туган тел. Концерт каналы" исемле каналыбыз да бар. Планнарыбыз зурдан. Күптән түгел продюсерлык үзәгенә нигез салынды. Киләчәктә яшь талантлы башкаручыларны халыкка танытырга телибез", - диде ул.



 

Азат Галянурович "гадәттә, артистлар кеше күңелен күрә, бүген исә без аларның күңелен ачтык" дисә дә, кайбер җырчылар чыдый алмады: күрше залда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче ЮХИДИ хезмәткәрләренең күңелен күреп, җыр аша котлап чыкты.

 

 

Матур кичәнең күңелле мизгеле ул, әлбәттә, бәйрәм торты! "Туган тел" дип язылган зур тортның беренче кисәге Азат Галянуровичка насыйп булды. TTstarparty "И, туган тел" җыры белән тәмамланды. Урамда бәйрәм салюты аттырылды.

 

 

Эльвира ШАКИРОВА, автор фотолары

 

 

 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар