Логотип
Сәхнә арты

Әбри Хәбриев бункерына нигез ташын салу бәхетен кем татыр?

Бу хакта юморист егет телевизион тапшыруларның берсендә уен-көлке белән әйтеп ташлаган иде. Ул чагында күпләр аны 1 апрель шаяртуы дип кабул итте булса кирәк. Баксаң, һәр шаяртуның күпмедер өлешендә дөреслек ята диюләре хак икән! Әбри чыннан да бункер төзү хыялы белән яши, ләбаса!


– Дуслар күп минем! Күп аралашабыз, еш очрашабыз, шуңа күрә берәүгә дә комачау итмичә җыелып, күңел ача торган урын кирәк. “Рәвешләр” көлке театрының репетицияләрен дә шунда гына үткәрер идек, – ди танылган шоу-мен, юморист Әбри Хәбриев. – Авылдагы (Татарстанның Биектау районы, Мүлмә авылы) өем янында шундый бер бункер салырга исәпләп торам менә. Җир астына, тирәнрәк итеп!


Булачак тимер өннең проекты һәм исеме дә бар икән инде – “Әбри бункеры”. Төзелеш эшенә егет карлар эреп, җирләр кипкәч керешмәкче була. Беренче нигез ташын салуга “Интертат.ру” хәбәрчесен дә чакырырга вәгъдә итте!

чыганак: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар