Логотип
Сәхнә арты

Безнекеләр марафонда!

Гөлназ Сәфәрова – Татарстанның атказанган артисты.



Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме? 
Мәктәп, университет күләмендә узучы марафоннарда катнашканым бар иде.

Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Юк, дөресен генә әйткәндә, йөгерергә яратмыйм, миңа көч куеп эшли торган физик күнегүләр ошый төшә (силовая нагрузка, урысча әйтсәк).

Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы?
Андый серем юк.

Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
Өч чакрымга йөгерергә уйлыйм.

Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме? 
Әйе. Дусларым, гаиләм киләчәк, хәтта Мәскәү, Санкт-Петербургтан кайткан гаилә дусларыбыз да булачак.

Йөгерү өчен сезгә нәрсә көч бирә: берәр дога, талисман, беренче урынны яулау теләге, кеше алдында хурлыкка калмау? 
Лә-Илләхү илләлләхү догасын укыйм да чабам, Аллаһ боерса. Соңгы булып киләсе килми инде, әлбәттә. Лидерлык минем канымда. Ләкин быел минем травма булган иде, шуңа табиплар бөтенләй  йөгермәскә киңәш итте. Ләкин мин мондый чарадан баш тарта алмыйм, җайлап кына йөгерергә тырышырмын.

Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 1990 елдан бирле.

Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме?
Бер тапкыр катнашып караганым булды.
Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Тормыш йөгертә: фитнесска да йөрим, эштә дә шактый йөгерергә туры килә
Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы?
Бер серем дә юк
Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
3 чакрымга чабам.
Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме?
Килерләрме-юкмы, әйтә алмыйм, шулай да чакырам.
Йөгерү өчен сезгә нәрсә көч бирә: талисман? Беренче урынны яулау теләге? Кеше алдында хурлыкка калмау? Әллә башка берәр нәрсәме?
Әлбәттә, беренче урын!!!!!! Сәламәтлекне талисман белән генә саклап булмый. Күнегүләр эшләргә кирәк.
Марафонда катнашуыгызның мотивациясе нәрсә?
Сәламәт булу.


Алмаз Сабирҗанов – Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 2006 елдан бирле уйный.



Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме?
Мәктәп елларында йөгерү буенча эстафеталарда катнашканым булды, җиңмәсәм дә, иң арттан килүче дә түгел идем.

Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Гадәти тормышта гел йөгермәсәм дә, күп очракта җәяү йөрергә тырышам.

Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы? 
Иң мөһиме – йөгерү вакытында тизлекне әкренләп кенә арттырырга кирәк.

Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
3 чакрымга.

Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме?
Киләчәк, билгеле. Минем өчен гаиләм җан ата, һәм, әлбәттә, Камал театры.

Марафонда катнашуыгызның мотивациясе нәрсә? 
Команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвеше.




Илнур Закиров – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 2008 елдан бирле уйный.



Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме?
Быел 1 нче тапкыр катнашуым! Бөтен дөнья йөгергәндә ник мин дә йөгермәскә тиеш соң дигән уй мизгел эчендә баш мием аша сызгырып үтте дә, катнашырга  теләк белдердем.

Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Йөгерү белән артык мавыккан юк иде, бәлки, ошап китәр. Без сәламәт яшәү рәвешен хуплыйбыз.

Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы? 
Нияткә ирешү өчен үзем генә белгән бер догам бар. Талисманым да янымда гына.

Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
Өч чакрымга ниятләп торам.

Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме?
Җанатарларны белмим, киләме-юкмы, һәркемнең үз эше!


Ләйсән Фәйзуллина – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә 2008 елдан бирле уйный. 



Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме? 
Мәктәптә укыганда чаба идем.

Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Әлмәттә яшәгәндә өем янында стадион бар иде. Классташ кыз белән шунда иртән бераз тренировкага чыга идек, үзебезчә. Хәзер инде спортзалда кардиотренажерда гына шөгыльләнәм.

Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы?
Бернинди дә сер юк, әмма берүзем генә йөгерергә яратмыйм мин.

Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
Әле анысын да белмим. Театрдан, чабарсың, диделәр, мин риза булдым. 

Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме? 
Юк, беркемне дә чакырмадым. Кирәкми, йөрмәсеннәр. Мин үзем өчен генә чабам.

Йөгерү өчен сезгә нәрсә көч бирә: берәр дога, талисман, беренче урынны яулау теләге, кеше алдында хурлыкка калмау? 
Миңа беренче урын кирәкми, мин бит спортчы түгел. 


Эмиль Талипов – Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә – 2008 елдан бирле уйный. Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты. 



Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме? 
Катнашканым бар иде. Менә монысында да теләкне үзем белдердем. Андый-мондый быел чапсалар, миңа да әйтегез дип, алдан ук кисәтеп куйдым.

Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Шөгыльләнәм. Мәктәптә укыганда да, студент вакытта да чаптым, хәзер дә иртә-кич чабам.

Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы?
Ул сер – чабу. Чапсаң – була, чапмасаң – юк. Арганчы чабабыз.

Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
3 чакрымга йөгерәбез, диделәр. 

Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме?
Җанатарлар да килә. Алар үзләре дә йөгерә.

Йөгерү өчен сезгә нәрсә көч бирә: берәр дога, талисман, беренче урынны яулау теләге, кеше алдында хурлыкка калмау? 
Нәрсә көч бирәме? Беркем бернәрсә бирми. Үзем чабам. Хур булмабыз, Аллаһ боерса, чөнки инде беренче мәртәбә генә йөгерешкә чыгу түгел бит.

Марафонда катнашуыгызның мотивациясе нәрсә? 
Мотивация – чабу теләге. Гомумән, спортны пропагандалау яхшы әйбер. Сәламәт булыйк.

Артистлар Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева


Моңа кадәр дә марафоннарда катнашканыгыз бар идеме?
Икебез дә беренче тапкыр катнашабыз. Куркып кына риза булдык.
Гадәти тормышта да йөгерү белән шөгыльләнәсезме?
Моңарчы шөгыльләнгән булмады. (Ләйсән: «Балачакта да, яшүсмер вакытта да йөгерүне гомумән «җенем сөймәде».) Спортзалга йөрибез инде йөрүен. Без урман янында гына торабыз. Менә әле яңарак кына йөгерергә дә чыккалый башалдык. Бик ошый.
Әйбәтрәк йөгерү өчен үзегез генә белгән берәр серегез юкмы?
Күп ашамаска кирәк. Аннары яхшы разминка, мускулларны кыздырырга. Чаба башлагач, баштарак акрын йөгерергә, башта ук каты чабып, көчне бетермәскә. Без бу серне тренердан да сораган идек, ул бернинди дә сере юк аның, диде.
Сез нинди дистанциягә йөгерәчәксез?
Әлегә 3 чакрымга гына.
Сезнең җанатарларыгыз да киләчәкме?
Кызларыбыз, билгеле.
Йөгерү өчен сезгә нәрсә көч бирә: талисман? Беренче урынны яулау теләге? Кеше алдында хурлыкка калмау? Әллә башка берәр нәрсәме?
Без үзебезне сынап карарага телибез, тикшереп карарга. Үзебезгә, йөгереп карыйк әле, дип максат куйдык.
Марафонда катнашуыгызның мотивациясе нәрсә?
Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Билгеле, үз гаиләбезне дә танытасыбыз килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар