Логотип
Сәхнә арты

“Айфара”ның элеккеге солисты: “Алдакчылар кармагына эләгеп, бер кат кием белән, йортсыз калдык”

Рамил Кадыйров исеме җыр-моң яратучыларга шактый таныш. Аны күпләр легендар “Айфара” төркемендә җырлап йөргән чагыннан ук белә. Шулай ук ул хатыны Алсу белән дә иҗади тандем тудырган. Алар халыкка Рамай һәм Назлыгөл исеме белән дә билгеле. Байтак еллар Җәвит Шакиров төркемендә эшлиләр, Илшат Вәлиев белән йөриләр, үзләре генә аерым да чыгышлар ясыйлар хәзер.


2009 елда гаиләнең көйле генә барган тормышы комга терәлә. Рамил Кадыйров эшсез кала, хатыны Алсу исә декрет ялына чыга. Шуннан башлана инде... Кредитларны түли алмаган өчен машиналарын алып китәләр, бер ел буе коллекторлар эзәрлекли. Гаилә башлыгы исә бер селтәнүдә бар проблеманы чишеп, банкларга булган бурычларны берьюлы каплап бетерү өчен йортын залогка куярга була. Биектау районы Дөбъяз авылындагы төп нигезен, 220 кв.метрлы өен. Әмма алдакчылар тозагына кабуын соңыннан гына, терсәкне тешләргә соң булгач кына аңлый.


“Өйне залогка салып, бурычлардан котылырга!”
– Бер ел буе шулай тартып-сузып яшәгәннән соң, үз җаена килә башлады тормыш, – дип сөйләп китте Рамил әфәнде. – Әмма банкка әҗәтләр калды. Авылдагы йортны зурайту, бүлмәләр ясау, түбәсен алыштыру, җылыткыч системалар үткәрү өчен алынган кредитлар иде ул.  Шул бурычларны ничек капларга дип көне-төне уйландым.  2014 елның мартында газета аша бер игълан күреп алдым. “Казан-инвест” компанияләр төркеме йортны залогка салып, акча алырга булыша дигән. Күрсәтелгән номерны җыйдым. Үзен Марат дип таныштырган кеше белән сөйләштек. Әмма ул бу мәсьәләне телефон аша хәл итүдән баш тартып, үзенә килергә кушты. Әбсәләмов урамы, 13 йорт адресы буенча урнашкан офиска киттем. Бардым. Тимер ишекләр аркылы, “глазок”тан карап кына керттеләр.
Сөйләшү барышында Рамил Кадыйровка: “Без залог белән эшләмибез. Документлар рәсмиләштерәбез, “предварительная купля-продажа” ясала, әмма болар барысы да формальлек кенә, ул сезгә бернинди куркыныч китерми”, дип искәртәләр. Формальлек дигән сүз Рамил әфәндене сагайтырга тиеш булса да, ярдәм кулы сузарга табылган татар кешесенә ул чын күңеленнән ышана. Җитмәсә әле, “Сезнең милек үзегездә кала, болар барысы да кәгазь өчен генә кирәк” дип “сайрыйлар”. 
– Мин шунда ук ризалык бирмәдем, – Рамил Кадыйров. – Вакыт узгач, апрель урталарында шалтыратып, “Әйдәгез”  дидем. Акча кирәк бит. Тизрәк тормышны көйләп җибәрәсе килә.


“Син курыкма, бу – “формальность”
Рамиль Кадыров - новая жертва черных риэлторов


“Икс” көнен тиз арада билгеләп тә куялар. Кадыйровларның 212 кв. метрлы йортын “залог”ка алучы оешма вәкилләре һәм Рамил әфәнде үзе 22 апрельдә Биектауның  Теркәү палатасында очраша. Рамил әфәндене исә һаман: “Курыкма бернидән дә, бу “предварительная купля-продажа дигән кәгазь”, шул залог сыман инде”, – дип канатландырып торалар. Эшнең ни дәрәҗәдә “чиста” булуын исбатлау йөзеннән, телефонга видеога да төшерәләр хәтта.
– Сату-алу килешүе чит хатын-кыз исеменә ясалды. Мин аны беренче тапкыр күрдем шунда. Ул үзе дә каударлана, каушый. Әмма мин начар уйламыйм бит инде. Кулларны куйдык, 1 млн сумны санап алдым. Камера ролен үтәгән телефонны миңа якынрак китереп, “расчет” дип әйттерделәр. Мин бу акчаны бер елга алдым. Киләсе елның апрелендә әлеге сумманы кире кайтарырга тиеш булдым. Шуның белән куллар биреп саубуллаштык, – ди Рамил Кадыйров.
Юк әле, таралышканчы,  компания җитәкчесе, йортын уңышлы сатарга булышканы, ягъни риэлторлык хезмәте өчен Рамил әфәндедән 100 мең сумны “басып кала”. Моннан соң Кадыйровлар бу йортта яшәргә хокуклы кала, әмма ай саен әлеге оешмага 50 мең сум түләп барырга тиеш була.
Кадыйровларның эшчәнлекләре Казан белән бәйле. Уллары Камил башкалада югары уку йортында укый, кызлары Камилә бакчага йөри. Шуңа күрә гаилә күп еллардан бирле шәһәрдә дә фатир арендалый. Дөбъязга исә һәр атна саен кайтып йөриләр.
Банкларга булган бурычлар каплана, Кадыйровлар җиңел сулап куя. Ай саен 50 мең сум әҗәтне дә биреп баралар. Бер ел хәзер үтеп китә, тормышлар болай җайлы барса, өйне “залог”тан алабыз дип яши алар. Әмма октябрьдә гаиләнең финанс мөмкинлеге тагын кысыла. Ярты ел буе түләнгән 50 мең сумны, киләсе айларда биреп булмый башлый.


“Бер кат кием белән урамда калдык”


Рамиль Кадыров - новая жертва черных риэлторов


– Соңгы тапкыр 12 ноябрьдә кайтып килдек, – ди Рамил. – Берзаман безгә күршеләр шалтырата: “Сезнең йортның ишекләрен каерып ачалар” ди. Кемнәр икән, нәрсә икән дип уйладык инде. Шундук кайтып булмады, кичрәк чыгып чаптык. Чыннан да ишекләр каерылган эзләр бар. Ачып кермәкче булабыз, ачкыч ярамый йозакка Полиция чакырттык. Эксперт, участок полициясе килде. Озак та үтми, минем белән килешү төзегән Марат, тагын берничә дәү-дәү егетләр  кайтып төште.
Якын терсәгенең никадәр еракта булуын шул көнне генә аңлый Рамил Кадыйров. “Формальность өчен генә булган кәгазь” чып-чын, юридик көчкә ия “купля-продажа” документы була. Рамил әфәнде чакырткан полициясенең борын төбендә шул кәгазьне селки алар. Ә анда Кадыйров фамилиясе ярылып ята. Шулай итеп, Кадыйровлар соры көздә, өсләрендәге кием белән урамда кала. Чөнки аларга өйгә керергә рөхсәт итмиләр. Дөреслекнең үзләре ягында булуын исбатларга дип, адвокат та яллый алар. Әмма аның белән дә эш әллә ни пешми. “Киемнәрегезне, җиһазларның берсен дә алмагыз, юкса, сезнең бу йортта яшәвегезне исбатлый алмыйбыз” дип юата ул. Кышка кергәндә исә дүрт кешелек гаилә баштан-аяк өр-яңадан киенә.


Үз йортыңны 1 млн 600 сумга сатып ал
Дөрес, Рамил әфәнде үзе дә кул кушырып утырмый. Ул “йортта яшәргә хокук бирүче” документларын күрсәтә, өйне басып керү турында полициягә гариза яза – әмма бушка. Аның ягына игътибар юнәлтүче табылмый.
– Теркәү палатасында кулга биргән кәгазьләрне уку өчен юрист булырга кирәк бит. Кая инде аны безгә аңларга, – ди Рамил Кадыйров. –Инде мин адвокат аркылы “тегеләр”гә: “Акчаларын кире кайтарам, йортны миңа бирсеннәр”, – дим. Ә компания исә үз шартын куя. Үз өемне миңа 1 млн 600 сумга гына сатып бирәчәк!
Биектауда суд булды. Әгәр ул минем якта булса, 550 мең сумны гын өстәп, өйне кайтарырга мөмкин иде. Чөнки мин 350 меңне биргән идем инде. Юк, үз районымда мин судны отмадым.
Судлашуны дәвам иттек. Инде Татарстанның Югары судына барып җиттек. Утырыш буласы көнне адвокат миңа авырыйм дип телеграмма сугарга кушты. Шулай эшләдем дә. Әмма анда килми калырга ярамый икән. Шулай итеп,  2015 елның 28 маенда Югары суд “отказать в иске” дигән карар чыкты.


“Өй эчендә җилләр уйный”
Суд каршы чыкса да, туган нигезен мондый тизлек белән югалтырмын дип уйламый әле Рамил  Кадыйров. Әмма 27 июнь көнне ул үзенең ярык тагарак алдында калуын тулысынча аңлый.
– Бу көнне мине авылдагы кафеда чыгарылыш кичәсе алып барырга дип чакырдылар. Гаилә белән хатынымның әти-әнисенә –әби-бабайга кайттык. Үземчә бәйрәмгә әзерләнеп йөрим, аппаратураны көйлим, сценарияне карыйм. Шулвакытта тагын күршеләр шалтырата: “Өегезгә тагын кемнәрдер керә”, – диләр. Йөгереп менсәк, “Газель” дән җиһазлар бушаталар. Безнең йортны Артем исемле егет сатып алган. Үзе балалар йортында үскән икән. “Мин бу йортны 2 млн тирәсенә ломбардтан алдым” ди. Тик мин аны алай кыйммәткә киткәндер дип уйламыйм, шул миннән сораган 1 млн 600 меңгә  куйганнардыр. Тизрәк котылу, үз җилкәләреннән төшерү өчен. Инде нишләргә, туган нигездән шулай коры калдык. Хет, өйгә кереп, өй җиһазлары, кием-салымны алып чыгыйк дисәк... өй эчендә җил уйный. Ит тулы лар, ризык тулы суыткыч, җиһазлар, хәтта идән асты тулы бәрәңге дә – берсе дә юк. Сарайны да кырып себергәннәр, бер корал юк, ишек алдындагы төзелеш материалларыннан да җил искән. Ач бүре кебек ыржаеп, раковина, унитаз һәм әтиләрдән калган иске шкаф кына утырып тора. Соңыннан санап караган идек, кара исәп белән миллион ярымлык әйберебез урланган. 
Бу көне эше-эш булмый артистның. Участковый килеп, “опись” алалар. Иртәгесен тагын Биектауга гариза яазалар.
– Юкса, кем эше икәнен белеп тә торабыз инде. Күршеләр әйтеп тора: “Уфа номеры белән “Газель” ике тапкыр төяп китте” диләр.
Полиция хезмәткәрләре исә югалган әйберләрне табу өчен Кадыйровлардан аларның чекларын сорый. Салам эскертеннән энәне, кыскасы. Ә өйгә “купля-продажа” ясалган ханым исә: “Анда бер юньле әйбер юк иде, сынык табуретка, иске шкаф. Без аларны Бөреле полигонына илтеп бушаттык” дип, күрсәтмә бирә. Шулай итеп, туып-үскән йорт-нигезенә генә түгел, берәмтекләп җыйган мал-мөлкәтләренә дә ясин чыга Кадыйровлар. Гаилә башлыгы, ничарадан бичара, чүплеккә барып, каранып та йөри әле. Әмма үзенең бер генә югалган байлыгын да тапмый. Әлеге йортка кагылышы булган бердәнбер дәлил – ул паспортларына сугылган “прописка” мөһере. Шуннан кала аларны сагынудан башка берни бәйләми.


“Ярый әле үзегез исән”

 

Рамиль Кадыров - новая жертва черных риэлторов


– Без үзебезнең  тормыш өчен, гомер өчен бик курыктык, – ди Алсу ханым. – Чөнки алар бик усал сөйләштеләр. Безнең кайда торганны да белделәр, Рамилне гел күзәтеп йөрделәр. Бернәрсәсез урамда торып калгач, берәр багучыга барырга ниятләдем. Багучы миңа: “И балакайларым, ярый үзегез исән калгансыз, әйберләрегез өчен борчылмагыз, алар аны үзләренә, кемгә нәрсә кирәк, йортка, дачага бүлешеп бетергәннәр инде”, – диде. Алар бит сезне үтерергә дә теләгән”, – дип тә әйтеп салды.  Без үзебез исән, Аллага шөкер дип, бүгенге көнгә кадәр шулай тыныч кына яшәдек. Бу вакыйгаларны онытырга тырыштык.


“Өмет уянды”
Инде язмышларына буйсынып яши башласалар да, күңелдәге өермә беркая китмәгән, билгеле. Өч ел буе йөрәкне телгәләп торган инде бу вакыйга. Ә күптән түгел Кадыйровларның болыт баскан күгендә кояш чыга.


– Апрель аенда Пермь өлкәсенең Барда районында гастрольдә булдык. Шулвакытта туганнан-туган энем шалтырата: “Абый, телевизордан сезнең бандитларны күрсәттеләр, тотканнар бит” диде. 30ы кайттык, шул көнне ук Эчке Эшләр министрлыгына гариза яздым. Әзрәк кенә өмет уянды. Нигез бит, кайтарып булмасмы дим. Мин бит аны сатарга теләмәдем, залогка биреп торырга гына уйлаган идем. Белдерүдәге шул сүзгә алдандым бит инде. Акчаны процент белән кайтарырмын дип кенә уйладым, – ди гаилә башлыгы.


Чип-чиста эшнең кара нәтиҗәсе
Дөрестән дә, “Казан-Инвест” компанияләр төркеме хезмәткәрләре кулга алынды. Бу хакта “Татар-информ” 24 апрель көнне үк хәбәр иткән иде. Алар чыннан да алдау һәм куркыту юлы белән корбаннарына сату-алу килешүенә кул куйдыруда гаепләнә. Ешрак алар үз тозакларына ялгыз яшәүче, психик яктан сәламәт булмаган, аракы коллары белән эш иткән. Еш кына клиентларының юридик грамотасызлыгынанн оста файдаланган. Монысы исә Рамил Кадыйров очрагы.
Төркем лидеры булып Биектау районының Күлле бистәсендә яшәүче 44 яшьлек ир санала. Ул элегрәк Казанда яшәгән.  Аннан тыш “эшлекле” төркемгә тагын өч казанлы – 43 яшьлек юрист һәм ике бертуган ага-эне кергән. Болар корбан, төркем куйган шартларга каршы килеп, сүз тыңламаган очракта “эшләгән”. Аларның өчеседә “Квартал” җинаять төркеме әгъзасы.
Заемчыларны үз кармакларына каптыру өчен төркем  вакытлы матбугатка, интернетка рекламалар биргән. Займның фактик суммасы милекнең базар бәясенең  10-50 %ын тәшкил итә. Шуңа өстәп, алар йорт яки фатирның тулысы белән “корбан”ның үз исемендә калуы өчен “җавап бирә”.


Тикшерү мәгълүматлары буенча, төркем әгъзалары кулыннан 52 күчемсез милек үткән.


“Бу гаиләнең йортын кире кайтарып булыр дип уйлыйбыз”

Рамиль Кадыров - новая жертва черных риэлторов


– Казанда шундый берничә төркем бар, – ди Кадыйровларның мәнфәгатен яклаучы Ленар Гайфетдинов. – Алар кешене алдап, милекләрен залогка салдырган булып кыланалар. Бу “сделка”лар бер яктан караганда чиста да кебек. Нәтиҗәдә, залог урынына купля-продажа документына кул куйдыралар. Шулай итеп кешеләр урамда кала. Шундый бер төркем эшчәнлеге инде судка җибәрелде. Алар тарафыннан 100ләп кеше зыян күргән. Икенче төркем эзеннән  тикшерү бара.
Без инде бу мәсьәлә буенча башта гаризалар язып карадык, җинаять эше ачтырырга талпындык. Әмма каршы килделәр.   Тик соңрак Эчке эшләр министрлыгы  мондый “сатып-алу”ның эпидемия масштабында икәнен аңлап алгач, җинаять эшләре ачылды. Без  йорт һәм фатирларны кире кайтарып булыр дип өметләнәбез.  Шул исәптән бу гаиләнекен дә. Әлегә хөкем карары көтәбез, аннан соң эшне судка тапшырачакбыз, – диде ул.
Бүгенге көндә  шушы схема буенча, 2012-2014 елларда торакларыннан колак каккан өч казанлы билгеле. Әмма хокук саклау хезмәткәрләре уйлавынча, андыйларның саны шактый күп.
Кадыйровларны йортсыз калдырган төркемгә карата “Төркем тарафыннан оештырылган кырыгалдарлар” маддәсе буенча җинять эше ачылган.


Кем гаепле?
Дөбъяз авылындагы Кадыйровлар нигезенә бүген үзенең дүрт аяклы дусты белән Артем исемле егет хуҗа. Рамил әфәнде сүзләренчә, ул анда бер кыш чыккан, соңыннан җылылыгын өзгәч, җәйләрен генә яшәргә мәҗбүр. Бүген йорт тулысыныча аның карамагында. Гаеплеләрне ачыклаганда, таякның юан башы аңа төшмәсме – монысын вакыт күрсәтер.



источник: http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар