Логотип
Сәхнә арты

Алмаз Шәрифуллин, “Айфара” төркеме солисты: “Бөтен җырчы бертөсле. Бернинди яңалык юк”

90нчы елларда легендар популярлык казанган “Айфара” төркеме узган атнада Казанда юбилей концертларын уздырды. Тамашачы аны заманча, рус эстрадасына якын шоу дип бәяләде. Ә төркемнең җырчысы Алмаз Шәрифуллин үзе тамаша турында нинди фикердә? Аның фикерен ишетәсе килү теләге белән үзенә мөрәҗәгать иткән идек, әңгәмә бөтенләй башка дулкынга кереп китте. (Сөйләшүне ничек бар, шулай язабыз: җырчының жаргоннары белән – автор).


- Алмаз, исәнмесез! “Интертат.ру” электрон газетасыннан иде бу. Безгә бераз вакытыгызны сарыф итмәссезме икән? Сорауларыбыз бар иде!
- Хммм... Ну давайте, нинди сораулар?


- Казанда үткән концертларыгыздан канәгать калдыгызмы?
- Әйе. Нормально узды, все по плану.

 


- Аудиториягә игътибар иттегезме – тамашачыларның күбесе яшьләр идеме, әллә урта буын вәкилләреме?
- Урта буын күбрәк иде.


- Концертыгызда легендар “Мираж” төркеме бер генә ел катнашмый инде. Сез дуслармы? Аларның татар җырчысы белән чыгыш ясаулары нәрсәдән башланды?
- Алар минем концертта өченче мәртәбә катнашалар инде. Беренче килүләре очраклы танышлык аркасында килеп чыкты. Без аларны Казанга килергә уговорили. Хәзер үзләре килергә теләк белдерәләр.


- Быел алар үзләренең “Музыка нас связала” дигән популяр җырларын татар телендә башкардылар. Бу җырны бергәләп эшләдегезме?
- Ну, конечно! Ничек итеп алар аны үзләре генә эшли алсын инде! Әлеге  җыр өстендә бер айлап эшләдек. Моңа кадәр берәр җырны татарча башкарсалар, әйбәт булыр иде дигән уй яшәп килә иде инде. Ул фикер гел башта әйләнде. Быел менә вакыты җиткәндер инде, эшләдек.


-  Сәхнәдә Сөмбел Билалованы бик кыен хәлдә калдырдыгыз. Ул сезгә үпкәләп кереп китте. Дуслаштыгызмы эле? (Алмаз сәхнәдә Сөмбелгә: “Дөньяда ничә континент бар?” – дигән сорау биргән иде. Җырчы кыз җавап бирә алмады. Бик озак уйлап торгач, Алмазның ярдәме белән генә җиде континент барлыгын әйтте. Мисырның кайсы материкта урнашканын да бик икеләнеп җавап бирде: “Африкададыр инде...” – авт.)
- Нәрсәгә дуслашырга? Бернинди дә үпкәләшү булмады. Ул сәхнәдә булган хәл, Сөмбел экзаменда түгел иде бит. Артист буларак хәлдән чыга белде. Бетте-китте.

 


- Сезне телевизор экраннарыннан сирәк күрәбез. Кайларда югалып йөрисез?
- Бу нинди глупый сорау? Әнә, телевизионщикларның үзләреннән сорагыз нигә мине күрсәтмәүләре турында! Мин аларның архивында бар бит! Куйсыннар! Рус эстрадасы җырчыларыннан никогда в жизни сорамыйлар “ник сезне телевизордан күрсәтмиләр” дип! Үзегез белеп торасыз бит инде телевидениегә акча түләгән кешенең генә эләккәнен. Ә миңа бу кирәк түгел!


- Сез татар журналистларын наданлыкта гаеплисезме? Җавабыгыз шулайрак яңгырады.
- Бездә вообще бөтен нәрсә мескен хәлдә! Низкий уровень. Дөрес эшли белмиләр.


- Нигә алай дип уйлыйсыз? Татарлар эшли белмиләрме?
- Татарлар да ике куллы, ике аяклы кешеләр. Теләсәләр эшләрләр иде. Бөтен җырчы бертөсле. Бернинди яңалык юк.


- Сезнеңчә, татар эстрадасында үсеш юк?
- Юк!!!


- Ә киләчәге бармы соң?
- Әгәр дә 10-20 “Айфара” кебек уйлаучы һәм эш итүче төркемнәр булса – бар. Мин үзебезне шулкадәр супер-пупер дип әйтмим. Кабатлап әйтәм – хотя бы уйлаучы гына!!! Или Элвин Грейлар кебекләр булса.  Андыйлары да юк бит әле.


- Бәлки сезгә үзегезгә заманча продукт чыгарыргадыр? Берәр җырчы белән продюсер буларак эшләргә алыныр идегезме?
- Рус җырчысы булса, алыныр идем. Татарда бит вообще продюсер дигән сүз юк. Эшли белмиләр бездә.


- Мәскәүгә китәргә теләгән татар җырчысы белән дә эшләргә алынмас идегезме?
- Мәскәүгә???? (Көлә). Китеп карасыннар! Кем көтә икән аларны анда?


- Менә Радик Юльякшин Мәскәүдә тәҗрибә туплап кайткан егет бит. Ул – продукт. Аның бик көчле продюсеры бар! Аның белән тулы бер команда эшли!
- Анысы другой вопрос. Татарларда продвижение турында понятие икенче. Безнең җырчылар беренче чиратта акча тыгу турында уйламыйлар, акча эшләү турында уйлыйлар.


- Тагын бер глупый сорау бирим әле. Сез җырлаудан тыш тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Футбол уйныйм.


- Эшлисезме соң? Кайда?
- Эшлим. ООО “Айфара”да директор булып!  


- Рәхмәт. Эшегездә һәм иҗатыгызда уңышлар телим.
- Аһа, рәхмәт.

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар