Логотип
Сәхнә арты

500, 1 мең, 10 мең: авторлар җыр сүзләрен ничә сумга сата? (сораштыру)

Танылган авторлар, ягъни шагыйрьләрдән җыр текстының бәясе турында сораша башлагач, бары санаулылары гына яшермичә үз бәясен яки шигырь сатмавын әйтә алды. Акча турында сүз чыккач, куркып калдылар. "Башкалардан сора", "мин җырчылардан куркам", "салым салсалар?", "артистларга бу ошамаячак" дигән җаваплар ишетелде. Югыйсә чын шагыйрь курыкмыйча, үз сүзен дә, бәясен дә турыдан бәреп әйтә белергә тиештер ул...  


"Батыр йөрәкле" авторларның кызыклы җавапларын сезгә дә тәкъдим итәбез:


Айдар Минһаҗев: Минем бәя - 1 мең сумнан 2 мең сумга кадәр.


Гөлүсә Әхмәтҗанова: Шигырьләремне бушка бирәм. Шигырь язу - Аллаһы Тәгалә биргән сәләт бит ул. Кайвакыт җырчылар аптырый миңа. Әмма шигырь язу - төп кәсебем түгел, аның белән акча эшләмим.



Ильмира Гыймаева: Хикмәт бәядәмени? Иң мөһиме - һәр җыр йөрәктән чыккан булсын. Күпме җыр арасыннан берсен булса да халык яратып кабул итә икән, минем өчен иң зур бәя шул!



Ләйлә Дәүләтова: Минем бәя элеккечә, үзгәрмәде - 10 мең сум.



Флера Шәрипова: Җыр сүзләрен күбесенчә бушка яки бартерга бирәм. Ягъни студиядә җыр яздыруга алыштырам.



Айгөл Вәлиуллина: Үземнән җыр, текст алучы җырчыларым бар. Алар минем хакны яхшы белә. Һәркемнең үз хакыдыр. Кешенекен сораганым юк, үземнекен дә дөньяга селкисем килми. Көй белән сүз бәясен чагыштырганда, сүзләрнең хакы бик аз йөри дияр идем. Ә бит ул тиз генә утырып языла торган әйбер түгел. Илһам килсә генә килеп чыга. Җыр тексты булсын өчен, башта композиторга ярашырга кирәк. Аннан соң җырчыга эләккәч, аныңча эшләргә кирәк.



Ландыш Габдрахманова: Җыр сатканым юк, шуңа күрә бәяләрен белмим.



 

Гөлнур Айзат: Мин бушлай бирәм, башкаларны белмим. Өч композитор гына үз теләге белән 500 сум бирде. "Барс Медиа" берничә җырны 500 сумнан алган иде. Башка беркемнән алганым да, сораганым да юк. Сүзе дә, көе дә минеке булган үз җырларымны бүләк иттем.





Венер Фәттахов: Гадәттә, шигырьләремне бүләк итәм. Кайвакыт телефоныма 1 мең сум салалар.



Юныс Миннемөхәммәтов: Темасына һәм җырчысына карап, төрлечә була. Минем бәя - 500 сумнан 2500 сумга кадәр.



 

Эльмира Җәлилова: Минем җырлар сатканым юк. Сорау буенча яза алмыйм инде күптән. Үзем яраткан җырчылар өчен генә язам.



 


Динар Хәйруллин: Иҗатымны сатмыйм. Шигырьләремне бушка бирәм.


Венера Мәхмүтова: Мин 500 сумга яки бөтенләй бушка бирәм.


Җыр текстын язучы буларак танылган берничә автор үзләрен бу сораштыруга кертмәүләрен, исемнәрен әйтмәүләрен мең кат үтенде...

сылтама: http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/66116-500-1-me%D2%A3-10-me%D2%A3-avtorlar-%D2%97yir-s%D2%AFzl%D3%99ren-nich%D3%99-sumga-sata?-sorashtyiru.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар