Логотип
Без бергә

Уфаларга кайткач та Казан булсын исеңдә...

Фәридә Кудашева... Гөлшат Зәйнашева... Алар икесе дә – халкыбызның затлы шәхесләре, сөекле кызлары, талантлы балалары. Берсе – татар-башкортның моңлы сандугачы, бөек җырчысы. Икенчесе – халык күңелендәгене җыр сүзләренә салган күренекле шагыйрә. Ике дус, ике ахирәт. Казан–Уфа юлларында, ике арада күпме хатлар йөргән! Идел, Агыйдел буйлары никадәр җылы очрашуларның шаһитына әверелгән!.. 

Венера ГЫЙМАЗОВА 
 
Фәридә Кудашева... Гөлшат Зәйнашева... Алар икесе дә – халкыбызның затлы шәхесләре, сөекле кызлары, талантлы балалары. Берсе – татар-башкортның моңлы сандугачы, бөек җырчысы. Икенчесе – халык күңелендәгене җыр сүзләренә салган күренекле шагыйрә. Ике дус, ике ахирәт. Казан–Уфа юлларында, ике арада күпме хатлар йөргән! Идел, Агыйдел буйлары никадәр җылы очрашуларның шаһитына әверелгән!.. 

 

 


 

Язмыш мине «Сөембикә» беләзеге иясе мәшһүр җырчы Фәридә апа Кудашева белән очраштырды, дуслаштырды. Аның белән бик күп кичләрне бергә уздырдык: тормышы турындагы төсле фотоальбом (2004 елгы басма) өчен язмаларны, фотосурәтләрне бергәләп әзерләдек, бәһаләп бетергесез архивын барладык. 

Фәридә Кудашева татар һәм башкорт эстрадасын бердәй кадерләп, сөеп, үз җилкәсендә күтәргән Җырчы. Ул Уфада, туган Башкортстанында ничек илһамланып эшләгән булса, шулай ук Казанга, Татарстанга һәрчак ашкынып барып һәм илһам канатларында очып кайтып яшәгән кеше. Гомере буе сәнгатькә, сөйгән халкына хезмәт иткән тиңдәшсез шәхес. 

Казанны бик ярата иде Фәридә апа. Казандагы дусларын сагына иде. Якын дусларының берсе Гөлшат апа Зәйнашева турында сөйләгәндә аның битләре алсуланды, үзе дулкынланды. 

«Гөлшат белән без хат аша таныштык. Ул Уфага шагыйрь Сәгыйть Агишка хат язган. Ә Агиш хатны Башкортстан радиокомитетына тапшырган. Мин ул чакта радиода диктор булып эшли һәм җырлый идем. 

Гөлшат бик дулкынланып, тирән хис белән язган: «Бик зур бер үтенеч: Фәридә Кудашеваны белмим, күргәнем юк, ләкин аның җырлавын ишетсәм, сулам, кибәм, әллә нинди йомшак, ягымлы хис диңгезенә чумам, эрим. Зинһар, аның турында мәгълүматлар языгыз: кем ул? Ничә яшьтә? Ничек яши? Кайда эшли (радиода диктор бугай)? Мин аның башкаруындагы пластинкаларны алып, хыялланып бетәм. Казанда хәзер аның пластинкасы өчен кибетләрдә ыгы-зыгы киләләр. Аның турында монда романтик имеш-мимешләр йөри. Минем аларга ышанасы килми, сез аның турында дөресен языгыз. Мөмкин булса, үзе белән якыннан таныш булсагыз, аның җырлавын өзелеп яратуымны тапшырыгыз». 

Менә шулай бик тәэсирләнеп язган Гөлшат. 

Ә инде аның белән күзгә-күз очрашу 1956 елда Мин Казанга беренче сольный концерт белән баргач булды. Янып торган бер кыз яныма килеп керде. Кулында – җир җиләге тулы кәрзин. Җыйнак гәүдәле, зифа буйлы, нечкә билле. Биек үкчәдә, клеш күлмәктән. Үзе бик шат, тәэссоратлары түгелеп тора. Гөлшат белән якыннан менә шулай таныштык. 

Казанга икенче килүемдә Гөлшат Илһамны (Илһам Шакиров – авт.) һәм Мәхмүт Хөсәенне дә үзенә кунакка чакырды. Мәхмүт Хөсәен ишектән тәкмәч атып килеп керде. Ул хатыны белән иде. Хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп утырдык, кунак булдык. Ул көнне без Илһам белән ядәч тә аерыштык. Илһам мине отты, соңрак ядәч шартын үтәп, мин аңа күлмәк алып бирдем. 

Гастрольләр вакытында мин кунакка йөрми идем. Чөнки тулысынча җырга багышлану – бар көчеңне, игътибарыңны, әзерлегеңне концертка бирү кирәк. Ә менә Гөлшатка бара идем. Казанга барган саен очраштык. Ул хатлар язды, газета, радио хәбәрләре җибәреп торды. Менә аның 1959 елның 19 маенда язган хаты: 

«...кешеләргә игътибарлылык сезне зур Кеше итә. Барлык артистлар да, барлык талантлар да андый булмый. Ходай сезгә талантны белеп биргән, тиешле кешесенә биргән. Йә, ярый, Фәридә апа, көлмәгез, чынлап та, нәрсә генә язсам да, сезне яратуымны аңлата алмам. Теге көнне әйткән җырны язып җибәрәм. 

 Җиһан (Сәйфуллина – авт.) апага һәм башка иптәшләргә сәлам әйтегез, мөмкин булса, газета тапшырыгыз. Бик күп сәлам. Гөлшат Зәйнашева.» 

Гөлшат белән һәрвакыт шулай хәбәрләшеп яшәдек, иҗади элемтәдә булдык. Юбилеена баргач та, Гөлшат янында кундым. Ул көнне аның «Гайфи бабай, өйлән давай» пьесасын куйдылар. Гөлшатның «Пьесалар язам, ләкин үтмәс товар әле алар», – дип борчылганы хәтердә. Бәхти белән икесе милиционерлар турында оперетта да язмакчы иделәр, партитурасы әле дә бардыр аның, ләкин өлгерә алмадылар. 

Бервакыт Бәхти белән икәүләп Гөлшатка баласын җуеп сагышланган кәккүк турында җыр язарга заявка бирдек. Ә ул «Китмә, сандугач»ны язган да көйгә салырга Рөстәм Яхинга илтеп биргән. Без аңа үпкәләмәдек. Ни өчен? Чөнки Бәхти дә, мин дә эмоциональ көчле җыр булуын теләгән идек. Ул шулай булган да: 

Сандугач, сандугач, 

Китмә, китмә, сандугач!.. 

Канатларың талдырып, 

Туган җирне калдырып. 

Бездә туып-үстең син, 

Чык суларын эчтең син. 

Сандугач, сандугач!.. 

Син китәсең, мин калам; 

Дусларыма җырлар өчен 

Җырыңны отып алам... 

...Бәхти үлгәч, Казаннан беренче булып Гөлшат хат җибәрде. Ул болай язган иде: 

Ай баеса, күктә йолдыз кала, 

Җир өстенә нурын чәчәргә. 

Без калабыз икән сөйгән ярны 

Мәңге шулай сагынып яшәргә. 

 

Гөлшат шулай хатлары белән сөендереп, хәл белешеп, кайгы уртаклашып торды: 

«Кадерле Фәридә апа! 

Сезгә күп сәламнәр җибәреп, бу хатны Казаннан Гөлшат Зәйнашева яза. Без Рафаэль (Ильясов – авт.) белән исән-имин Казанга кайтып җиттек. Казанда тынычлык, иминлек, Аллага шөкер, Фәридә апа. Сезнең сәламнәрегезне һәркайсына тапшырдым.Үзегезгә каршы сәлам язарга куштылар. Флора ханым (Әхмәтова-Урманче – авт.) – барысы да исән-саулар. 

Фәридә апа, Фәридә апакаем, күз алдымда торасыз. Бәхти бүлмәсе... Рәсеме... Фотосы... Барсы-барсы йөрәгемне телеп-телеп исемә төшә. Тәзкирә бик сораштырды инде, сагынган: килсен ди. Җәй көне шул конгресс көннәрендә килсәгез иде. Әзрәк обстановка алыштыру бик файдалы бит ул. Балконга чыгып, оясыннан башын тыгып карап торган кош баласы шикелле безнең арттан карап калуларыгыз күз алдымнан китми. 

Фәридә апа, теге уколларыгыз әйбәт кенә бетсә, файдасы булса, әзрәк каләм тибрәтегез, истәлекләр языгыз, «Сөембикә»гә, «Казан утлары»на җибәрерсез. Теләсәгез, мин әдәби эшкәртеп ярдәм дә итәр идем. Уйлагыз әле. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, иминлек теләп, ихтирам белән, Гөлшат Зәйнашева, 5 апрель, 1992 ел.» 

«Хөрмәтле Фәридә апа! 

Фәридә апабыз! Исән-сау гына кайтып җитүегез турында ишеттек, шалтыратып яхшы эшләгәнсез. Әйбәт булган инде. Аэропортта утырмагансыз. Казанда, сез киткәч, ямансу булып калды. 

Фәридә апа! Редакциядән Асия Юнысова шалтыратып, миннән сезнең адресыгызны алды. Газета җибәрәм, диде. Бик матур мәкалә чыккан. Сезгә җибәрәчәк. Мин ул газетаны алам. Укып бик куандым. Безнең турыда да бик җылы сүзләр әйткәнсез. Рәхмәт! 

Мин сезнең портретны, газетаның беренче битен җибәрәм. 13 биттәге зур мәкаләне үземә калдырам. Әгәр дә Асия Юнысова җибәргән газетаны алсагыз, бусы инде миндә калыр дип уйлыйм. Бик кирәк, җибәр дип әйтсәгез генә җибәрермен, Фәридә апа! Башыма бер фикер килде: теге елларда сезнең турыда бер китап язылсын иде. Үзегез языгыз...» 

Гөлшатның миңа җибәргән шигырьләре 2004 елда «Башкортстан» китап нәшрияты чыгарган тормышым һәм иҗатым турындагы альбомда урын алды. 

 

* * * 

Җәйләрен теплоходта Болгарга, Казанга барган чакларымда да кунакка чакыра иде Гөлшат. Бара алмасам, үзе килә. Кыстыбый булса да пешереп алып килә, күчтәнәчсез йөрми. 

Гөлшат авырган елны мин Морквашида ял итә идем. Яныма Рафаэль (Ильясов – авт.) килде. Гөлшат янына бардык. Инсульттан соң иде ул. «Башка күрешә алмабыз, Фәридә апа, мин моны сизәм», – диде. Үзе китап итеп төзегән минем турыдагы газета-журнал мәкаләләре җыентыгын бирде. Кочаклашып бәхилләштек. Альбомым чыккач, беренче Гөлшатка җибәрдем. 

Гөлшатны җирләргә бара алмадым, хәбәр итмәделәр. Җәй көне, теплоход белән баргач, Гөлшатның каберен эзләп таптык. Чәчәкләр салдым. Тау кебек чәчәкләр иде каберендә. 

Гөлшат һаман күз алдымда: теплоходта соңгы тапкыр очрашкандагыча – ак эшләпә, ап-ак күлмәктән...» 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар