Логотип
Белмәсәң бел

Яңа үзгәрешләр белән Үгез елы килә!

Сизәсезме, якты өметләр белән Яңа ел якынлаша! Яңа елны быел безгә 2021 елның символы – Ак метал үгез алып килә. Күп мәшәкатьләре белән тарихта эзен калдырган кәбисә елыннан соң, 2021 ел тыныч булыр дип фаразлыйлар. Акыл белән уйланган, төпле фикерләр өстенлек иткән, җаваплы эшләр башкарганда зур тәвәккәллек сораган төпле ел булыр диләр аны.

Сизәсезме, якты өметләр белән Яңа ел якынлаша! Яңа елны быел безгә 2021 елның символы
– Ак метал үгез алып килә. Күп мәшәкатьләре белән тарихта эзен калдырган кәбисә елыннан
соң, 2021 ел тыныч булыр дип фаразлыйлар. Акыл белән уйланган, төпле фикерләр өстенлек
иткән, җаваплы эшләр башкарганда зур тәвәккәллек сораган төпле ел булыр диләр аны.
Чөнки бу сыйфатларның барысы да Үгезгә хас.


Үгез елы үзен көтеп алганнарын ярата. Аны шатландырыр өчен Яңа ел киченә күк, көрән,
яшел, ак, металл төсендәге киемнәрне әзерләп куябыз. Кичке күлмәкләр кию дә мөһим түгел
икән быел, джинсы чалбар, күлмәк, җиңел свитерлар сайларга да була. Аксессуарлар, шарф,
яулыклар турында да истән чыгармагыз. Иң мөһиме – алар кызыл төстә булмасын!
Өстәлгә, киштәләргә үгез уенчыклар куябыз, ел символы төшерелгән кәгазь бизәкләр эләбез.
Чыршыны аксыл, көмеш төсендәге шарлар, «мишура» белән бизәргә була. Аклык-сафлык
төсе өй түреннән үк балкып торсын.


Бүләкләрне көнкүрештә кулланып булырлыкларны сайларга киңәш итәбез: телефон чехолы,
термочынаяк, исемле футболка, өстәл уеннары, наушник, китаплар, «акыллы» будильник,
йомшак плед, бияләйләр – менә дигән булачак!


Туып килүче елда мөһим эшләр күп булыр! Аларның барысын да «мөгез белән җир сөзеп» –
бик тырышып башкарып чыкканда гына зур уңышларга ирешергә мөмкин. Үгез – үз
артыннан авыр йөк сөйрәп барырга да, чирәм җирне иген чәчәрлек итеп сөреп чыгарга да
сәләтле хайван. Шуңа күрә бу елда башланган яңа эшләрнең, проектларның асылына уңышы
байлык салынган булыр. Эшләрегезнең нәтиҗәсенә ышаныгыз, нигезсез хыялларга ымсынып
вакытыгызны әрәм итмәгез! Бигрәк тә җиргә нык басып торган хезмәт ияләренә – техник
һөнәр белән бәйле кешеләргә, хәрбиләргә, исәп-хисап белән эшләүчеләргә финанс ягыннан
уңышлы ел киләчәк.

Яңа елны каршы алганда бәйрәм өстәленә яшел тәмләткеч үләннәр, салатлар, яшелчәләр кую дөрес булыр. Әмма ит һәм сөт ризыклары мөмкин кадәр аз булсын. 


Тыштан бик тәкәббер булып күренсә дә, Үгезнең уңай яклары да күп. Ул юмарт, киң
күңелле. 2021 елда туган гаиләләр нык була дигән ышану да бар. Шулай ук бала табу, йорт
җиткерү өчен дә Үгез елы уңышлы булачак. Яраткан кешеләр белән уртак планнар төзи
торган рәхәт, җылы, ихлас аралашулар елы бу! Үзегезне яхшы якка үзгәртергә,
хезмәттәшләр, күршеләр, туганнар белән араларны җайларга тырышырга кирәк.
Тормыштагы һәр адымга мәгънә салынган булсын, көннәребез якты хыял-максатлардан гына
торсын!
Йә, рәхим ит, Үгез елы! Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик айбат язылган кунеллар кутарелеп китте

    Хәзер укыйлар