Яңа елга 50 бүләк

Яңа ел бүләкләр бирешү чоры да бит әле ул. Бер-береңә игътибар күрсәтергә тагын бер сәбәп. Күпләрегез, бәлки, бүләкләрне алдан ук әзерләп куйгандыр. Бу эшне иң соңгы көнгә калдыручылар да бардыр. Аның бит кызыгы да шунда. Яңа ел ыгы-зыгысында кибетләр буйлап якыннарыңа, дусларыңа бүләк җыю. Кайбер чакта ни бүләк итим икән дип аптырап та каласың. Вакытыгызны уйлап әрәм итмәс өчен, 50 идеядән торган исемлек әзерләдек. Күңелегезгә ошаганын тапмый калмассыз.
1. «Сөембикә» журналына яздыру. Бүләгегез ай саен килеп, сезне искә төшереп, сөендереп торачак. Иң шәп бүләк!
2. Җылы, кызыклы принтлы плед. Ул бөтен кешегә дә кирәк булган универсаль кышкы бүләк. Төсләрен һәм бизәкләрен генә бүләк итәсе кешенең зәвыгына туры китерергә онытмагыз.
3. Конфетлардан ясалган бәйрәм чыршысы.
4. Бияләй. Бәйләнгән бияләйләр һәркем күңеленә хуш килер. Балачак ядкаре бит ул.
5. Яңа ел ашъяулыгы. Өендә матурлык яратучы хатын-кызларга бик ошаячак.
6. Күп функцияле шөреп боргыч. Ремонт яраткан әтиләргә, ирләргә бик яхшы бүләк.
7. Акча янчыклы күсе. Әлеге сувенирны акча җәлеп итү өчен портмонеда йөртәләр. 2020 ел – Ак күсе елы. Бу бүләк тагын да актуаль булачак.
8. Мунчага яки саунага бару өчен сертификат. Дусларга менә дигән бүләк. Яңа ел төненнән соң кайнар мунча комачауламас.
9. Электрон китапка «китап җене» кагылганнар бик шатланыр.
10. Өйдә кия торган йомшак башмаклар
11. Паспорт яки башка документлар өчен тышлыклар.
12. Китап – классик бүләк.
13. Макияж өчен кечкенә пумалалар җыелмасы. Дус кызлар өчен бик кирәкле бүләк.
14. Телефон өчен чехол. Ул яңа ел стилендә булырга мөмкин. Шулай ук фотолы чехоллар ясатырга мөмкин. Оригинал бүләк булачак.
15. Модалы җылы шарф.
16. Яңа ел тамашасына яки концертка билет.
17. СПА-салонга сертификат. Кайсы ханымга ошамас бу бүләк?!
18. Бүлмә гөлләре.
19. Өстәл уеннары. Бүләк итүгә бергәләп уйнарга да утыра аласыз.
20. Стильле дизайнлы колакчыннар.
21. Чаңгы һәм тимераяк.
22. Кызыклы өй костюмы. Ул балаларга гына түгел, юмор хисе булган өлкәннәргә дә ошаячак.
23. Якыннарга җылы оекбашлар.
24. Йолдызлы яктырткыч. Романтик бүләк.
25. Исем язылган мунча халаты.
26. Йөрәк формасындагы кулон. Яраткан кеше өчен әйбәт бүләк булачак.
27. Сәгать.
28. Флорариум.
29. Төрле аш тәмлеткечләре җыемы.
30. Күсе формасындагы копилка. 2020 елның символы.
31. Стразалалар белән бизәлгән, яки гадәти булмаган формадагы компьютер санагы.
32. Күсе формасындагы мендәр.
33. Йомшак уенчык.
34. Язмалар өчен магнит такта.
35. Гравировкалы фляга.
36. Оригинал принтлы футболка.
37. Узып баручы елдагы күңелле мизгелләрдән торган фотоколлаж.
38. Смартфонга кушыла торган портатив принтер.
39. Диванга тагып куела торган пульт өчен органайзер.
40. Гадәти булмаган формалы флешка.
41. Аякларны ял иттерү өчен гамак.
42. Чемодан-самокат.
43. Әйләнеп торган куб рәвешендәге фоторамкалалар
44. Чәчәкләр өчен ваза.
45. Фотомендәр.
46. Кечкенә генә өй сейфы
47. Сыр өчен тарелка.
48. Төрле утлар белән яна торган будильник. Киләсе елда йоклап калмаска.
49. Акча салынган портмоне.
50. Шәмнәр. Яңа ел өстәлен бизәргә шәп бүләк.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
17 апрель 2021 - 21:42Без имениЖалко, типсэ тимер озэрлек ир- атлар кырыла гына«Акчарлак» газетасы журналисты Габдерәхим вафат
-
17 апрель 2021 - 15:13Без имениТалантлы, тыйнак, чын татар ханымы! Туган конегез белэн Сезоне!Җырчы Гөлшат Имамиева... урамда туган
-
17 апрель 2021 - 16:25Без имениҡыҙыҡ булманы,8 тигән кҽшҽһҽ килҽп әйткәнҽн ишҽтәһҽм килгән инҽ,булманы«Яратып туялмаган...»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.