Урланган баланы тапканнар

Ростов өлкәсендә бала тудыру йортында яңа туган баланы урлау очрагы билгеле була. Сабыйның әнисе Наталья Русикова, җинаять кылынган төндә таныш булмаган хатынның төнгә кадәр тәрәз төбендә йөрүен сөйли.
Бервакыт ул тәрәзә шакып, күптән түгел генә бала тапкан сеңлесен чакыруны сорый ул. Наталья бала тудыру йорты хезмәткәрләреннән хатынның туганын сорагач, аңа монда андый хатынның булмавын әйтәләр. Яшь әни кире әйләнеп килгәндә ят хатын бала караваты янында басып тора торган була. Ничек керүен сорагач, ул дәшми генә әни кешенең күзләренә карап тора. Наталья үзе дә аңламыйча коридорга чыгып китә. Кире әйләнеп килгәндә баласы инде караватта булмый. Яшь әни үзенең гипноз астында булуын сөйли...
Бер тәүлектән соң, 25 июль көнне баланың Калмыкия республикасында табылуын хәбәр итә ТАСС агентлыгы. Урлаучы ханым, үз баласын югалткан, шуңа күрә бу куркыныч адымга барган, дигән версия бар. Әмма бала урлауның төп сәбәбе әлегә тикшерүчеләр тарафыннан расланмаган.
Ир бала исән-сау килеш әнисенә кайтарылган. Аның сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
-
Ялгыз торна Коллективта биш кеше, шуларның икесе генә шәһәрдә туып үскән. Шунсы кызык – коллективта эшләүчеләрнең берсенең дә шәхси тормышы барып чыкмаган: икесе аерылган, ялгыз бала үстерәләр, өчесе бер тапкыр да кияүгә чыгып карамаган кызлар. Җәмилә арада иң олысы...
-
Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
20 май 2022 - 17:55Без имениОч Кон гомерен калса да, сонгы коненне никахта уткэр,сойлэмэ серлэренне, балалар тарафыннан хормэт юк, они эгоисты, жил янгыр тидерми устергэнсез бит инде, Каждая женщина рожает детей для себя, пусть сами и воспитывают . Бэхеттэ шатлыкта муллыкта яшэргэ язсын🤲🤲🤲🤲🤲Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
20 май 2022 - 19:41Без имениМинемчэ, тэрбядэн дэ тора мондый хэллэр. Кайбер кеше, эллэ нинди атказанган булса да, гаилэсенэ, баласына тиешле ихтибар бирми, бу купчелек шунын нэтижэсе дип тэ уйлыйм...«Әнине картлар йортына урнаштырырга телим!»
-
20 май 2022 - 19:55Без имениЭгоистка устергэнсез, чынлап та. Ике дэ уйламагыз. Яхшы кешелэр сирэк хэзер, Аллага тапшырыгыз. Беркемне тынламагыз, тулке уз йорэгегезне тынлагыз. Бэхетле булырга беркайчан да сон тугел. Бэхетле булыгыз!Кызларым каршы булса да, кияүгә чыгаргамы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.