Логотип
Белмәсәң бел

Туган ай буенча холык билгеләү

Укып карагыз әле, туры киләме икән?

Гыйнвар
Бу айда туган хатын-кызлар бик тырыш, амбицияле, бар җирдә тәртип урнаштырырга омтыла. Алар мөнәсәбәтләргә һәм тормышка бик җитди карый, консерватив. Кайвакыт бу хатын-кызлар тәнкыйтьчел, хәтта бераз бәйләнчек, ләкин бу  яхшы булсын өчен тырышудан гына. Шул ук вакытта үз хисләрен чәчеп салмыйлар. Гыйнвар хатын-кызлары интеллектуаль дәрәҗәдә үзләренә тиң күргән кешеләрне генә яраталар һәм үзләренә якын китерәләр. Аларга якынаерга телисез икән, тормышка булган мөнәсәбәтегез дә туры килсен.


Февраль
Февральдә туган хатын-кызлар бик романтиклар. Иң мөһиме: аларга карата сабыр булыгыз. Һәр ир-ат аларның серле күңелләрен аңлый алмый. Кәефләренең бик еш алмашынып торуларын да һәркем аңлап бетерә алмый. Мондый хатын-кызларга «һәркем» кирәкми дә. Аларга үзе кебек кеше якын. Бу айда туганнар башкалардан хыяллана белүләре белән аерылып тора. Абстракт уйлау сәләтләре дә көчле. Тагын. Сез моны белергә тиеш! Әгәр дә берәр кайчан аз гына булса да алдарга телисез икән – аларны башка күрмәячәксез.

 

Март
Мартта туганнар бик мөлаем һәм гаҗәеп харизмлы. Бик тугры, шуңа күрә күпләр аларга серләрен ышанып тапшыра. Авырдан гына гашыйк булалар, әмма бер ялгыш сүз белән мөнәсәбәтләрне бозып куярга мөмкинсез. Шулай да алар ир-атны бер тапкыр һәм гомерлеккә сайлый. Чөнки мартта туганнар бер генә кешене ярата. Алар өчен иң яхшы киңәш – гомерлек яр итеп мартта туган ир-атны табарга. Бер-берсенә туры киләчәкләр.


Апрель
Апрельдә туганнар – дипломатлар. Аралашучан, теләсә кем белән бик тиз уртак тел таба алалар. Бердәнбер кимчелекләре – вакыт-вакыт үз-үзләрен жәлләүләдер, мөгаен. Онытмагыз: апрельдә туган хатын-кызлар бик көнче. Бу җәһәттән килеп туган теләсә нинди аңлашылмаучанлык – эмоция шартлавына торырга мөмкин. Шуңа күрә сәбәп бирмәгез. Низаг чыга икән, аңа тизрәк нокта куярга тырышыгыз. Йә башка бүлмәгә кереп китегез. Апрельдә туганнар, башкалар белән чагыштырганда, ләззәтнең нәрсә икәнен белә.  Сөйгән ярын ул җирдәге иң бәхетле ир-ат итәчәк. Әмма йөрәген ышанычлы кешегә генә тапшырачак. Югалтмас өчен, кулыннан килгәннең барын да эшләячәк.


Май
Майда үҗәт һәм карашларына тугры булган хатын-кызлар туа. Аларда көчле эчке әхлакый компас бар. Ул аның күрсәткечләрен бервакытта да бозмый. Бик сөйкемлеләр, шуңа да авыр холыкларын тирә-яктагылар тыныч  кабул итә. Әгәр җаваплы мәхәббәт хисе тоймыйлар икән, бу мәхәббәт фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Майда туган хатын-кыз белән гыйшыйк-мыйшык уены була икән: сез аны гомерегез буе оныта алмаячаксыз.


Июнь
Бик кызыксынучан кызлар. Төп сыйфатлары: коммуникабельлелек һәм иҗатка мәхәббәт. Ә төп кимчелекләре: нәрсә уйласалар, тел очларында – шул. Уйлап сөйләшә белмиләр. Алар дөреслекне йөзгә бәреп әйтү яклы. Әмма башкаларның хисләрен таптармын дип уйламыйлар да. Бу айда туган хатын-кызлар кулында ир-атлар бик еш уенчыкка әйләнә. Шуңа күрә, танышканда, бу хакта онытмагыз. Капканга төшкәнегезне сизми дә калырсыз.


Июль
Алар серле, чибәр һәм акыллы, буй җитмәслек кешеләр. Көнкүреш тормышта соңга кадәр конфликтлар булдырудан качалар һәм соңгы моментка кадәр әдәпле булырга тырышлар. Аларны бер тапкыр алдыйсыз икән, гомерлеккә югалтачаксыз. Принцессалар бервакытта да алдауны кичерми.

Август
Аларга эгоцентризм белән олы йөрәк яраша. Ир-атларга мондый хатын-кызлар белән бәйләнмәве хәерле, чөнки мөнәсәбәтләрдә алар һәрвакыт җиңүче булачак. Бик сирәкләр генә гомер буе ирнең үкчәсе булуын сизмәскә мөмкиннәр. Августа туган туташ һәм ханымнарның юмор хисе көчле, әмма алар үзләреннән көлгәнне кичерми. Һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тели һәм ир-ат игътибары җитмәүдән бервакытта да интекми. Чөнки алар янында көчле затлар башларын югалта.


Сентябрь
Яхшы күңелле, тәртипле һәм бик чибәрләр. Тугрылар. Хыянәт итүчеләрне бервакытта да кичермиләр. Шуңа күрә дә тормышта сак, ябык һәм кызганыч, үч алучан. Мөнәсәбәтләрнең серле һәм гомер буена  сузылуын телиләр. Бер төнгә хатын-кыз эзләүче ит-атлар алар ягына күз дә сирпергә тиеш түгел. Сентябрь хатын-кызлары тәнкыйть күзлегеннән чыгып фикер йөртә һәм бәяли, чөнки партнерларына таләпләре югары.Үзенең бердәнбер булуларын исбатлаганнар гына аның янында кала ала.


Октябрь
Көчле һәм баш бирмәс холыклы. Бик эмоциональләр, читләр янында бервакытта да күз яшьләрен күрсәтмиләр. Алар бик акыллы. Шуңа да теләсә кем каршында күңелләрен ачып салмыйлар. Чөнки беләләр: йомшак ягыңны белгән кешеләр синең белән хакимлек итә башларга күп сорамый. Башка хатын-кызлар аларны күралмый, чөнки көнләшәләр. Октябрь хатын-кызлары иң яхшы ирләрне сайлый һәм лаеклы тормыш алып бара. Аларның табигатьләре шундый.


Ноябрь
Башкалардан бер адым алдарак торалар. Бик активлар, ялган белән дөреслекне тиз аералар. Бу хатын-кызларның хисләрендә уйнау тыела! Ахыры начар тәмамланачак. Икенче яктан алар – ут! Алар белән бервакытта да күңелсез түгел. Исегездә тотыгыз: әгәр дә дөреслекне тыңларга әзер булмасагыз, аларның фикерләрен сорамагыз.


Декабрь
Сабырсызлар. Табигатьләре буенча: уңышка ирешүчән. Нинди хәлгә тарысалар да, җиңүче булып чыгачаклар. Бу хатын-кызлар ир-атларның кәефләрен күтәрү җаен башкаларга караганда яхшырак белә. Тормыш аларны куркытмый һәм яра сала алмый. Аллаһ алар ягында, шуңа күрә иртәме-соңмы  үз теләгәннәренә ирешәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Июнь аенда туучыларныкы тамчы да туры килми.

    Хәзер укыйлар