Логотип
Белмәсәң бел

Төсләр дәвалый

Ни өчен салкын көннәрдә кызыл төстәге шарф урарга кушалар да, эссе көннәрдә су коенмыйча да зәңгәр төстәге диңгезгә карап торсаң, рәхәт булып китә, кызу һава алай ук борчымый?


Ни өчен салкын көннәрдә кызыл төстәге шарф урарга кушалар да, эссе көннәрдә су коенмыйча да зәңгәр төстәге диңгезгә карап торсаң, рәхәт булып китә, кызу һава алай ук борчымый?
Ни өчен аерым бер төстәге күлмәкне кигәч, тынычлап калабыз, ә башка төстәгесендә агрессивка әйләнәбез, тиз кызып китәбез? Белгечләр әйтүенчә, төсләр, тавыш, электромагнит дулкыннары кебек үк, кешегә нык тәэсир итә икән. 
Төс ярдәмендә дәвалап та була ди хәтта! Борынгы греклар кырлы кристаллар ярдәмендә теге яисә бу төстәге нурлар чыгарып, авыруларның хәлен җиңеләйткән. Хәзерге медицинада да төс пунктурасын һәм төсле музыка терапиясен кулланалар.
Ачык, якты буяулар белән ясалган картиналарның авыруларның кәефен күтәрүе билгеле. Төс кайбер чирләрне, киресенчә, көчәйтә дә! Гипертоникларга, мәсәлән, киемнәрендә, бүлмә интерьерында кызыл һәм әфлисун төсләрен чамалап кулланырга киңәш итәләр. Юкса кан басымы күтәрелергә, йөрәк тибеше ешаерга мөмкин икән.Яман шешле пациентларга зәңгәр төс гаммасына сак карарга кирәк. Бу төсләр болай да талчыккан организмның авыруга каршы торучанлыгын киметә.
Ябыгырга теләүчеләргә кухня интерьерыннан кызыл һәм әфлисун төсләрен бетерергә кирәк (аппетитны ача!), зәңгәр, шәмәхә төсләргә өстенлек бирергә кирәк. Артык килолардан котылырга теләүчеләргә дә киңәшләр бар. Менюга зәңгәрле-яшелле гаммалардагы яшелчә, җиләк-җимеш кертергә тәкъдим итәләр. Кыяр, баклажан, петрушка, киндза, брокколи кәбестәсе... Яфраклы салат химик составы белән генә түгел, төсе белән дә эчәкләр эшчәнлеге өчен менә дигән!
Үпкә борчыса, зәңгәрсу, сары төсләргә игътибар итегез, хәрәкәт белән бәйле органнар авыртканда кызыл һәм зәңгәр төсләргә өстенлек бирегез.
(Материал галим-физиолог Юрий Пушкарев киңәшләренә нигезләнеп әзерләнде.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар