БУ 6 ГАДӘТТӘН АРЫНЫРГА КИРӘК

Сүз – совет кешеләренә хас гадәтләр турында. Буыннан буынга күчеп килә инде алар. Никадәр көлке тоелмасын, кайберәүләр әле һаман шул гадәтләргә ябышып ята.

1. Иске әйберләрдән аерыласы килмәү.

Сове кешеләре бигрәк сакчыл булган инде! «Еллар буе хезмәт иткән әйберне чыгарып ташлыйлар димени?!» – дип үҗәтләнеп, ватык үтүкне йә тузан суырткычын һаман антресольләргә тыгып кую ягын карыйлар. Ремонтлатып алсаң, тагын бер-ике ел эшли әле, янәсе. Модасы чыккан күлмәкләр, иске савыт-саба, банка капкачлары...

2. Башкалар фикеренә бәйлелек.

Башкаларга ошау һәр кешегә сеңдерелгәндер инде ул. Советлар Союзында тәрбияләнгәннәрдә бу сыйфат аеруча көчле бугай. Социаль челтәрләргә керсәң, үз фотоларына куелган лайкларны санап, үзләренә пиар ясавын күрәсең. Чит кешеләр фикереннән арына да белергә кирәк! Гел башкалардан хуплау көтеп тормагыз! Үз башыгыз белән уйлап эш итегез.

3. Мактауларны кабул итә белмәү.

Үзең турында әйбәт сүзләр ишетү кемгә дә күңелле! Ләкин күпләр андый мактаулардан уңайсызлана, аклана башлый. Комплиментның кыйммәте югала. Мондый чакта кыенсынып, авыз эченнән ботка пешереп тормагыз. Комплимент өчен рәхмәт әйтә белергә кирәк!

4. Запас җыярга һәвәслек.

Товарлар, азык-төлек дефицит чакта халык шуларны җыйды. Кешеләр метрлап сөлге-тукымалар, урын-җир әйберләре, кер юу порошоклары, сабындыр, ярмадыр ише әйберләрне озын чиратларда торып алып кайтып, өйләрен складка әйләндерде. Күпләп алып кую, бер яктан, әйбәттер, бәлки: кат-кат кибеткә чыгып йөрмисең. Ләкин чаманы да белергә кирәк! Азык-төлек искерә, ярма-оннарга көя төшә...

5. Мул табыннар!

Совет чорында туйларга, туган көннәргә бөтен туган-тумачаны, күршеләрне, бергә эшләгән кешеләрне җыеп, мул табыннар әзерләп кунак иткәннәр. Бу үзенә күрә ерак туганнар белән күрешеп алу, күршеләр, эштәгеләр белән башка шартларда аралашу өчен бер җай булган. Чит илләрдә кунакларны нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәлләр әзерләп каршыламыйлар. Аны әзерләү өчен шактый хезмәт куела, вакыт китә. Бик якыннар белән генә ресторан-кафеларда утыралар. Европа илләрендә һәркем үзе өчен үзе түли хәтта!

6. Өй киемнәре турында... 

Һәркемнең бик озак яратып кигән киемнәре була. Тузып бетсә дә, кайберәүләр шуны ташларга жәлли: өй тирәсендә кия башлый. Тузган икәнен өйдәгеләр генә белә бит! Ләкин өйдә дә матур йөрергә кирәген истән чыгармаска кирәк. Бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла! Хатыны урамда гына түгел, өйдә дә җыйнак, матур киемнән йөрсә, ир-ат башкаларга карамый. 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10240
    5
    129
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6035
    1
    82
  • 7208
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8230
    1
    46
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 19 сентябрь 2020 - 07:50
    Без имени
    Минем курше авылга к лен булып тошкэн апам нэк шушындый тормыш а гомер кичерде, кайнэсе эгэр балалар га берэр кием алса апам барында мичкэ ата иде дип сойли, бер вакыт малае на бурек алып кайткан идём кулымнан тартып алдыда янып торган мичкэ а ты ди, ике каен сенелсе бар иде эти _энисе урынга калгач пинсэлэрен алдылар, э кайтып та алып китеп тэ карамадылар алар вафат инде хэзер, э апамны хэзер бик авыр чир бэреп екты шулай бер рэхэт курмэде язсан язып бетерэ торган тугел роман язырлык анын тормыш, аллам андый тормыш ны бер кемгэ дэ курсэтмэсен
    Инде минем чират...
  • 18 сентябрь 2020 - 10:15
    Без имени
    Бик матур хикэя !!! Укыйсы да бик кунелле булды !!! Эйдэ бергэлэшеп устерсеннэр инде сабыйларын .... Лэйлэ узе дэ югалтуны кичергэн бит !!!Бэхет елмайган димэк .... Бэхетлэре булсын барча балаларнын да .... Кеше бэхет очен туа,бэхетле булсын hэркем ....
    Син минем балам!
  • 18 сентябрь 2020 - 14:00
    Без имени
    Бик яхшы эсэр,бик азлар гына анлый шул язмышнын кисэтуен.Яшь чагымда ирем бн ачуланышкач,сойлэшмим дип уземэ-узем суз биреп,ярты кон сойлэшмэсэм,ике улымнын берсе нык итеп авырый башлый иделэр,температуралар бн.Шуннан сойлэшэ башлыйсын инде,уртак борчу килгэч.Купме сынадым,гел шулай була иде,аннары тэкэбберлегемне читкэ куеп,элэгешсэк тэ,сойлэшмичэ йормэдем,мин хаклы булсам,ярар,Аннан минем Бер жирем жэ кимеми дип,уземне тынычландыра идем.Бер тирэ,аерылыйм микэн эллэ дигэн уйлар да кергэлэде,аннары уйладым,этилэре балаларга минем шикелле ук якын,бигрэк тэ ир балага,этилэреннэн аерып алсам,барыбер мине гаеплэрлэр,алар да бит ир кешелэр,алга таба узем генэ доес тэрбия бирэ алырмынмы дип,барысын уйлап торып калдым.Аллага шокер,хэзер шуна соенеп бетэ алмыйм,инде 45-ел яшибез.Балалар да гаилэле,аларга гел тигезлектэ уз балаларын узлэренэ устерулэрен телим.Балалар бэхете эти-энидэн тора.
    Бала хакы
  • 18 сентябрь 2020 - 14:47
    Без имени
    Шуннан ни булды?
    Яңгыр 
  • 18 сентябрь 2020 - 15:05
    Без имени
    Фото, фото, купме хатирэ саклый. Ойгэ кайткач, экрен генэ фотоальбом алып, карап утырырга яратам. Менэ балачак, менэ усмер чак, менэ мин инде усеп житкэнмен. Бу ваеыт аралыгында ни генэ булмады, ни генэ тормышта алышынмады. Сагынып искэ аласын. Тагын бер кайтыр идем дип эченнэн генэ хыялланасын.
    Фотолар дәвалый? 
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...