Логотип
Белмәсәң бел

Син «ябалак»мы, «тургай»мы? 

Кешеләр өч хронотипка бүленә: йокыдан иртә торучылар – «тургайлар»...

Кешеләр өч хронотипка бүленә: йокыдан иртә торучылар – «тургайлар». Алар иртә ятып йоклый, иртә уяна. Аларга кортизол гормоны активлык, шат күңел бирә. Гадәттә бу төркемгә балалар, олы яшьтәге кешеләр керә. Төнге 12 ләрсез ятмаучылар – «ябалаклар». Алар көндезге ашка да чак торалар. Яшьләр, ир-атлар шушы төркемдә күбрәк. Урталыкта «күгәрченнәр» дә бар әле. Алар иртә торырга, соң ятарга җайлаша торган кешеләр. Иртәнге 10 нан кичке 6 га кадәр актив эшчәнлек алып бара алалар. 

Иртә йокыдан торуның файдасы турында табиблар да, гади кешеләр дә күп сөйли. «Тургайлар»ның өстен яклары да күп шул! Әйтик, алар «ябалаклар»га караганда 2-3 сәгать алдан торып, көннең беренче яртысында ук акыл һәм физик активлыкның югары ноктасына ирешәләр. Алар: 

 оптимистлар; 

 яхшы укыйлар һәм эштә дә алдынгылар; 

игътибарлары югары; 

 йокылары тирәнрәк, озаграк; 

шәхси гигиенага, гимнастикага, сыйфатлы иртәнге ашка вакытлары иркен кала; 

эштәге графикка җайлашу кыен түгел; 

сирәк арыйлар, депрессиягә бирелмиләр; 

артык килограммнар юк. 

Әнә никадәр өстенлеккә ия икән «тургайлар»! 

Бик тырышсалар, «ябалаклар» «тургай»га әйләнә ала! 

Аның өчен 

1. Будильник шылтырау белән торырга кирәк! Ялларда да! 

2. Кичке 7 дән соң ашамаска! 

3. Төнлә уянсагыз да ут яндырмагыз! Бер секунд та йокы гормоны мелатонин эшләп чыгуга тоткарлык булачак. Ул исә йокысыз төн, йокыдан авыр тору дигән сүз. 

4. Һәр иртәгез мәхшәргә әйләнүен теләмәсәгез, кирәк әйберләрне (киемне, кирәкле кәгазьләрне...) кичтән үк җыеп куегыз! 

5. Һәр иртә берәр күңелле әйбердән башлансын! (Матур җыр тыңлау, тәрәзәдән урамга, табигатькә күз салу...) Көнегезне шулай көйли торган булыгыз. 

6. Йокы урыныгыз җайлы булсын, йокы режимы саклансын! Көн саен бер үк вакытта ятып, бер вакытта торыгыз. Урын-җир уңайлы булу шулай ук мөһим. Мендәрләрдән җиңелчә лаванда исе килеп торса, тизрәк йоклап китәсең. 

7. Йокы урыны телевизор карау, китап уку урыны түгел! 

8. Тизрәк йоклап китәр өчен җылы душта коеныгыз, талгын музыка куегыз! 

9. Мультивитаминнар эчегез!     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар