Песиләр ни өчен кеше өстенә менеп йоклый? 5 сәбәбе бар

Интернет төрле фаразлар белән чуарланган. Магик-эзотерик характердагылары аеруча популяр. Җан, аура дип гоманлаулар кызык, әлбәттә. Ләкин песи сезне мендәр итеп файдалануның 5 сәбәбе бар. 

1) Песи җылы ярата, ә кеше батарейдан да шәбрәк ул. Мәчеләрнең авырткан урынга ятуы да хак. Ләкин һич тә безнең авырту аурасын тойганнан түгел. Авырткан җир гәүдәнең башка урыннарына караганда җылырак. Менә шуңа песиләр тәннең иң кайнар өлешенә ята. 

2) Хуҗа үзе дә мәчеләр иерархиясенә баш песи кебек кереп китә. Вожагы янында булу теләсә кайсы мәче өчен дә дәрәҗә, шуңа ул үз өенең башлыгы белән бергә йокларга омтыла. 

3) Песигә игътибар җитми. Әйе-әйе, ул әрсез җаннар да үзләрен ялгыз хис итә! Хуҗасы көне буе эштә булгач, төнне булса да аның янында буласы килә. 

4) Хуҗа мияубикәнең үз милке диярсең. Шуңа ул үз тәпиләрендәге тир бизләре сере белән бүлешә: хуҗасының тәнен тапалап бетерә. Ул бик көнчел, үзе юкта башка песиләр хуҗасына сырпаланмасын өчен шулай эшли. Аңардан сеңеп калган ис башка песиләргә икенче хуҗаны эзләгез дип «кисәтә». 

5) Хуҗасы янында ятканда песигә бернинди куркыныч янамый. Чыннан да, кешедән башка кем сакласын аны? Бәлки, киресенчәдер дә әле: койрыклы дустыгыз үзе сезне саклыйдыр. «Йоклаучы кеше-йоклаучы песи» симбиозында бар да үзен хәвефсез хис итә. 

Песиегез белән бергә ятасыгыз килмәсә, аңа җайлы урын хәстәрләгез. Йокы бүлмәсенә грелка әзерләп куегыз, сезнең исне тойсын өчен үзегезнең футболканы янына куегыз. Һаман сезнең ястык янында бөтерелә икән, димәк, үзегез гаепле: песи баласы чагында аны гел үз караватыгызга ала торган булгансыз. Ә ул үзен куркынычсыз һәм җылы урында тоеп үскән.    

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • 8167
    4
    110
  • Яңа йорт Әлфия йокысыннан уянуга, янында яткан иренең чигә чәчләренә саклык белән генә кагылды да, аны уятудан куркып, иреннәре
    9787
    5
    72
  • Син мине гафу ит Экраннарга «Зөләйха күзләрен ача» фильмы чыккач, күпләр андагы кайнана образын кабул итә алмады. Татар карчыклары андый усал булмаган, дигән фикерләр дә ишетелде. Бүген язарга теләгән вакыйгам – геройларымның исемнәре үзгәртелсә дә, тормыштан алынган чын хәл. Арабызда Галимҗан Ибраһимовның Сабирасыдай («Татар хатыны ниләр күрми») усал кайнаналар әле дә бармы дигән сорауга җавап табарсыз сез анда.
    9503
    2
    62
  • Дәва Авылына кайтты. Авыл үзгәрмәгән, ул – үзгәргән. Хәтта исәнләшеп үткән авылдашлары да, танымыйча, артыннан карап калды. Нәфис гәүдәле, сара чәчле хатын ят иде аларга. Ә ул бер ел элек кенә дегет кебек кара чәчле, интегеп яшәгәне йөзенә чыккан Мәрсилә иде бит. Тик аның тормышындагы авырлыклар узды. Ак полосадан бара ул. Чәчен дә шуңа буятты...
    4990
    4
    51
  • 4301
    0
    38
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 6 август 2020 - 11:58
    Без имени
    Бик матур язгансыз Венера !Э чынлыкта бу булган хэл !Фэридэ ул чыннан да бик лаеклы ,хормэтле ,бик чибэр дэ унган да хатын -кыз !Исеме генэ узгэртелгэн .
    Күз яшьләрең булып мин тамам...
  • 6 август 2020 - 15:36
    Без имени
    Сабак алмаган бу хатын
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 19:21
    Без имени
    Йозлэтэ чыгар ул аферисттан-узе генж тугел-7 буынына кадэр тошэр лэгьнэте!
    «Тасма теленә ышанып, аферистка 400 мең акча бирдем»
  • 6 август 2020 - 00:58
    Без имени
    Исән - сау Илдар! Тырыша- тырмаша Рузалиясе белән яшәп ята. Сәламәтлеге алга таба түгел, алай да бирешми. Һәр көнгә сөенеп, Аллага шөкер дип яшиләр. Юмористик хикәяләре һәрдаим "Татарстан яшьләре" битендә дөнья күрә. Биш китабы чыкты, алтынчысының табадан төшкәнен көтәләр.
    Мәхәббәт сурәте
  • 5 август 2020 - 20:19
    Без имени
    Ачыктан ачык ирегезгэ эйтегез, без кем сон сина дип. Нармальный хатын яшь баласы булган килененэ булышыр иде, сездэ узем эзерлэп идем дип. Юбилей бит диеп. Э малае аркылы эш йортмэс иде. Или узегез кайнана бн ачыктан ачык сойлэшегез. Акылы булса анлар. Э болай тавыш тын булмагач, сезгэ ошый дип уйлый. Ир кеше ойдэ нэрсэ бар нэрсэ югын белми ул. Тавыш чыга дип тэ курыкмагыз, бер чыгада бетэ ул. Э бала бн берни эйтмичэ, ачуыгвзны эчкэ йотып кайтып китеп, доресен эйтергэ кирэк. Алар ял итэсе килгэндер дип кенэ уйларга может.
    Көйсез кайнана хикмәтләре
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...