Логотип
Белмәсәң бел

Нинди киемнәргә акча жәлләмәскә?

Күп хатын-кызлар гаилә бюджетына кырын сукмасын дип, арзан киемнәр алуны кулай күрә. Болар инде үзеңне брендлы матур әйберләр, сумочкалар, акча янчыклары алудан мәхрүм итү бәрабәренә башкарыла. Саран икеләтә түли дигәнне ишеткәнегез бардыр. Гардеробны бер киярлек юк-бар белән тутырганчы, берне ал, берәгәйле итеп ал, дип тә әйтәләр әле. 

 

Күп хатын-кызлар гаилә бюджетына кырын сукмасын дип, арзан киемнәр алуны кулай күрә. Болар инде үзеңне брендлы матур әйберләр, сумочкалар, акча янчыклары алудан мәхрүм итү бәрабәренә башкарыла. Саран икеләтә түли дигәнне ишеткәнегез бардыр. Гардеробны бер киярлек юк-бар белән тутырганчы, берне ал, берәгәйле итеп ал, дип тә әйтәләр әле. 

Хатын-кыз гардеробында нәрсәләргә акча жәлләмәскә икәнен беләсезме? 

Аяк киеме 

«Аяк киеме – сезнең гардеробның нигезе! Үзегезгә арзанлы туфлиләр ала күрмәгез!» Атаклы модельер Джорджио Армани шулай дигән. Һәм ул хаклы. Хатын-кызга туфлиенә карап бәя бирәләр! Свиданиегә йә концертка барыр өчен затлы күлмәк сатып алып, шәп прическа ясатып та, арзанлы туфли кисәң – бөтен тырышканнарың юкка чыгачак. Кыйммәтле туфли кигән хатын-кызның гына үз-үзенә бәясе арта! Ул үзен иркен тота! Ә сыйфатлы, уңайлы аяк киеме беркайчан да арзан була алмый! 

 

Колготки 

«Ямьсез оекларны түгел, ямьсез аякларны гына гафу итеп буладыр», – дигән Карл Краус. 

Австриянең сатирик язучысы ХIX гасыр ахырында ук кыйммәтле нәзек оеклар  эчендәге аякларга соклануын яшермәгән. Колготки, оеклар, ботинка-туфлиләр кебек үк, хатын-кыз образының аерылгысыз өлеше. Арзанлы капрон оеклар шундук үзен «сата»: түбән сыйфатлы полиамид тупас күренә, җөйләре тигезсез була, тукымасының катылыгы бармак белән капшап карауга ук сизелә, үкчәләре юк... Арзан колготкие җыерылып төшеп, тезләре чыгып тору хатын-кызны бер дә бизәми инде! Сыйфатлы колготки аякта матур утыра, югач та формасын 

югалтмый. 

  

Сумка 

«Кыймммәтле матур сумкасын хатын-кыз беркайчан да ир-аттан күтәртми!» Шундый гыйбарә бар. 

Сумка хатын-кыз образы белән шулкадәр аерылгысыз, буш куллы хатын-кыз никтер табигый күренми хәтта. Сумка эчендәге әйберләр хуҗасының холкын, зәвыгын, тормыш стилен ача. Алар ир-ат өчен генә түгел, хатын-кызның үзе өчен дә табышмак кебек. Хатын-кыз сумкасы әйберләр салып йөри торган аксессуар гына да түгел ул. Ул образыңны ассызыклап күрсәтә, шәп зәвыгыңа, социаль статусыңа бер ишарә булып тора. Һәр гүзәл зат, кеременә карап тормыйча, затлы, элегант күренергә омтыла. Ике дә уйлап тормыйча Chanel, Gucci исеме астында чыгарылган ялган сумкаларны сатып алалар һәм образларын арзанайталар. Яхшы сумкалар әллә каян аерылып тора! Алар үз-үзеңә ышаныч уята, формасын саклый, эчлеге, молнияләре, фурнитурасы була, чыдамлыгы, теккән җөйләренең җыйнаклыгы белән аерылып тора. 

 

Эчке кием 

«Хатын-кызның эчке киеме – көн дә киелә торган бик затлы кием ул!» Шулай әйтәләр. 

Арзан эчке кием сатып алып, аны тузып, тишелеп беткәнче кию үз-үзеңне яратмау билгесе ул.Эчке киемгә шундый караш үзеңә ышанмау, комплекслар, тормышта уңышсызлыклар китереп чыгара. Медиклар түбән сыйфатлы эчке киемнәрнең сәламәтлек өчен зарарлы булуын да кисәтә. Тәнне ялкынсындыралар, тимгелләр килеп чыга. Тукымасы еш кына санитар нормаларга туры килми, тиз уңа, җәелеп төшә. Шулай итеп, хуҗасына физик һәм психологик дискомфорт ясый. 

Арзанлы бюстгальтер 1-2 айдан сузылып бетә, яңасын алырга туры килә. 1-2 кыйммәтле бюстгальтер алсаң, ел буена җитә, ай саен арзанлыны алып  йөрисең дә булмый. Шунысы да бар: натураль тукымалардан булган эчке киемнәр гәүдәнең матур урыннарын ассызыклап, кимчелекләрне яшереп күрсәтә. 

 

Джинсы 

«Кызганыч, бу тормышта джинсыны мин уйлап тапмаганмын. Аңа тыйнаклык та, гадилек тә, үзенә тартып тору да – кыскасы, киемнән мин көткән бар нәрсә дә сыеп беткән», – ди Ив Сен-Лоран. 

Нәрсә кияргә дип аптырап калган хатын-кыз өчен джинсы чын мәгънәсендә коткаручы ул. Узган гасырдан бирле хатын-кыз гардеробындагы алыштыргысыз кием. 

Фирма джинсылары сыйфатлы тукымадан тегелә. Җөйләре тигез, буявы тигез төшкән, бөгәрләнми, сынмый, 5-6 ел буе формасын югалтмый. Арзан джинсыларның тезләре чыга, арты асылынып төшә, буявы йога, сәдәфләре төшә, каптыргычы ватыла. Андый джинсы хатын-кызны җыйнаксыз күрсәтә. 

 

Пальто 

«Котылгысызлык белән бәхәсләшү файдасыз. Салкын җилгә каршы бердәнбер чара – җылы пальто». Британия язучысы Джордж Оруэлл фикере белән килешми булмый.  Пальто хатын-кыз тарафыннан бер генә сезонга сатып алынмый. Ул сыйфатлы, кыйммәтле, стильгә яраклы булсын. Натураль тукымадан тегелгән пальто арзан була да алмый. Тышлык тукымасы да, эчлеге дә сыйфатлы материалдан тегелә. Җылы һәм уңайлы. Арзанлы пальтоның сыйфатсыз фурнитурасы һәм эләктергечләре озакламый яраксызга әйләнә, тукымасы таушалган кыяфәткә керә – ремонтка бирергә туры килә. 

  

Беркайчан да истән чыгармагыз: хатын-кыз киемендә иң мөһиме – шул киемне киеп йөрүче хатын-кыз үзе! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барда акчага бейле, кемнен матур киенеп, яхшы итек-туфлилар киясе килмесен инде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Акчага интегеп, берничә бала үстерсәң, дарулар да алырга туры килсә, алары аның бик кыйбат, матур күлмзәк-трусик турында уйлый да алмыйсың ул. Өйрәтүе җиңел. Кайсы хатын-кызның матур, затлы киенәсе килмәсен!?????

      • аватар Без имени

        0

        0

        Әйе, кызлар, бу киңәшләр бай хатыннар өчен. Ачу чыга!@!

        Хәзер укыйлар