Логотип
Белмәсәң бел

Нигә чәч озак кибә һәм аны тизрәк киптерүнең 6 ысулы

Чәчнең озак кибүе – аның бик үк сәламәт булмау билгесе булырга да мөмкин.


Чәчнең озак кибүенең 5 сәбәбе


Чәч структурасы
Чәчнең структурасы кибү тизлегенә йогынты ясый. Табигатьтән бөдрә яки дулкынлы чәчләрнең һәр бөртегенә фен һавасы агымы барып җитәр өчен  озаграк вакыт кирәк.


Чәчнең көпшәлеге (пористость)
Чәчнең көпшәлеге югары булса, ул суны тизрәк сеңдерә һәм чыгара, шуңа күрә тизрәк кибә. Аз көпшәлекле чәчләр үзендә күбрәк дымны саклый, бу аларның кибү процессын озайта.


Ныгытып юып бетермәү
Шампунь яки башка тәрбия чараларының тулысынча юылмавы чәчнең озак кибүенә китерергә мөмкин.


Дымлы һава торышы
Югары дымлылык парга әйләндерү процессын әкренәйтә. Шулай ук салкын һава да чәчнең табигый киптерү тизлеген киметә.


Чәчтә күп су калу
Юеш чәчне сөлге белән әйбәтләп  сөртмәү дә кибү вакытына тәэсир итә.

Чәчне тизрәк киптерүнең 6 ысулы

1. Микрофибра сөлгесе кулланыгыз
Гадәти мамык сөлгеләр белән чагыштырганда, микрофибра сөлгеләр күбрәк су сеңдерә. Чәчләрне юганнан соң, артык суны кул белән сыккалап чыгарып, микрофибра сөлгесе белән тагын да кысыгыз. Ләкин чәчне ышкымагыз, бу дымлы чәчкә зыян китерергә мөмкин.
2. Чәчләрне үрмәгез
 Чәчне җыю – дымның кибүен тоткарлый. Чәчегезне таратып  тотыгыз, һава һәр чәч бөртегенә барып җитсен.
3. Чамадан тыш тәрбияләү чараларын кулланмагыз
Шампунь яки бальзамны артык күп куллану чәчне авырайта һәм кибү процессын акрынайта. Аларны бик аз күләмдә кулланырга тырышыгыз.
4. Чәчләрне яхшылап юыгыз
Шампунь яки бальзам тулысынча юылып бетсен. Әгәр калсалар, чәч озак кибәчәк, тизрәк майланачак та.
5. Чәч киптерү өчен махсус спрейлар кулланыгыз
Фен кулланган вакытта вакытны экономияләү өчен киптерү процессын тизләтүче спрей сибегез. Ул фен белән киптерү вакытын 20–30 процентка тизләтә.
6. Чәчләрне  тотам-тотам киптерегез
Болай эшләү киптерү вакытын экономияли. Бу аеруча куе һәм бөдрә чәчләр өчен файдалы киңәш.


Шушы гади ысулларны кулланып, чәчләрегезнең сәламәтлеген саклап, аларны тизрәк киптерә аласыз!
 

Теги: чәчләрне карау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар