Логотип
Белмәсәң бел

«Love is...» сагызындагы комиксларда мәхәббәт тарихы

Туксанынчы еллардан башлап хәзерге көнгә кадәр популяр булган әлеге сагызларны барыбыз да беләбез. Әйе, әйе, күпләребез яшь чакта сагыздан чыккан рәсемнәр коллекциясен җыйды, аны шигырьләр язган дәфтәрләребезгә беркетте, кайберләребез яшерен генә аны бүләк итеп тә биргәннәрдер. Комикслар авторының үз мәхәббәт тарихы да бар икән.

Комикстагы пар бөтен дөньяга билгеле. Сары чәчле кыз белән кара чәчле егет мәхәббәтнең нәрсә аңлатканына җавап эзлиләр. Ә җаваплар төрле,  барысы да тормышчан...
Love is… комиксы персонажларын Яңа Зеландия рәссам-мультипликаторы Ким Гроув уйлап чыгара. 19 яшьлек кыз дөнья буйлап сәяхәт итәргә карар кыла. Калифорниядә итальян Роберто Касалины очратканнан соң ниятеннән кире кайта. Бәхетле мәхәббәт тарихы башлана, әмма ул бик кыска гомерле була. 
Рәссам гашыйк булган кыз тарихына багышланган беренче рәсемнәрне салфеткаларда ясап, Робертоның портфеленә сала. Персонажларны үзләренә охшатып ясый ул. Алар Кимның ватаны Яңа Зеландиягә күчәләр дә, шунда өйләнешәләр. Туй комиксларга да күчә.  Ким белән Роберто персонажлардагы кебек киенгән була. (Туй комиксларын хәтерлисездер әле. Анда туй күлмәге кигән кыз маргаритка чәчәкләреннән ясалган тәкыядән.) 

Тиздән комикслар бөтен дөньяга тарала. Роберто аларны Los Angeles Times газетында бастырырга сөйләшә. Шуннан соң Love is… тарихы футболкаларда, плакатларда, сагызларда  һәм башка сувенир продукцияләрендә чыга башлый. Яратышкан парның тормышы үз агымы белән бара. Алар эт ала, ике бала табалар. Болар барысы да комиксларда чагылып бара. Тик бәхетле тормышны кайгы болыты каплый. 1975 елда Ким рәсем ясавын ташлый. Робертода яман шеш авыруы ачыклана. Аны дәвалап булмаячагы билгеле була. Шул вакыттан Love is… сюжетын британия рәссамы Билл Эспри төсле итеп ясый башлый. Ким эшен аңа ышанып тапшыра, ә үзе яраткан кешесе янында була. Робертога операция дә ясап карыйлар, әмма уңышсыз була. Ким иреннән бердәнбер соңгы бүләк тели: аннан бала табарга. 

Табиблар Робертоның мәниен туңдыра.  Бер елдан соң  ул 31 яшендә үлә. 
Ким Love is…тарихында соңгы сюжетын ясый. Кыз гөлләмә тотып кабер янында басып тора. «Мәхәббәт ул... кайчан да булса бергә булачагыгызны белү», — дип яза рәсем астына. 

16 айдан соң аларның өченче уллары – Мило дөньяга килә. Ватикан катырылган мәнидән туган баланың дөньяга килүен тәнкыйть итә. «Мило – безнең мәхәббәт җимеше. Аның хакында Роберто үлгәнче хыялландык. Роберто исән булса да, ул туган булыр иде. Аны әтисеннән үлем генә аерды», — дип җавап бирә Ким.  Рәссам 55 яшендә ире кебек үк яман шеш авыруыннан үлә. Гаилә эшен аларның өлкән уллары Стефано алып бара. Килешү буенча Love is… комиксларында рәссамнар Кимның имзасын куя. 

Фотолар Id.pinterest.com  һәм yandex.ru  сайтларыннан алынды.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар