Логотип
Белмәсәң бел

Лимонны... туңдырып кулланыгыз

Без хәзер лимоннан башка табынны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул  көндәлек менюга кергән! Ә менә туңдырылган лимонның файдасы турында күпләр белмидер дә әле....

 

Без хәзер лимоннан башка табынны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул  көндәлек менюга кергән! Ә менә туңдырылган лимонның файдасы турында күпләр белмидер дә әле. Аңарда витаминнар биш-ун тапкыр күбрәк саклана! Туңдырылган лимон инфекцияне тизрәк җиңәргә булыша, иммунитетны көчәйтә.  Ул салкын тигәндә менә дигән дәва! Түбән температурада лимонның 90% файдалы матдәләре саклана. Диетологлар цитруслы җимешләрнең, аеруча туңдырып катырылган лимонның составын өйрәнеп, түбәндәге нәтиҗәгә килгәннәр: 

– ашкайнатуны нормальләштерә; 

– кан тамырларын, бавырны, эчәкләрне чистарта; 

– астманы дәвалый; 

– тамак авыртуын бетерә, ОРЗ, ОРВИ вакытында температураны төшерә, көчле антисептик һәм антиоксидант; 

– йокыны нормага сала, кан басымын җайлый; 

– сөяк тукымаларын ныгыта; 

– йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеген яхшырта, күзәнәкләргә кислород килүне җиңеләйтә; 

– шешләрне киметә; 

– авыруларны китереп чыгара торган патоген микроорганизмнарны юк итә; 

– гельминтларны үтерә; 

– холестеринны киметә; 

– депрессия, күңел төшенкелегеннән коткара; 

– азот кушылмалары булу аркасында энергия чыганагы булып тора; 

– яман шешкә каршы торучанлыкны арттыра; 

Катырганда, лимонда аскорбин кислотасы бераз кими, әлбәттә. Ә менә фосфор, кальций, калий, магний, күкерт, натрий бик яхшы саклана. Шулай ук витаминнар һәм биофлавоноидлар да сакланып кала. Бу әче җимеш эчәкләрне, бөер, бавырны чистарта, липидларны киметә. Тәҗрибәле диетологлар лимонны көн саен 75 грамм ашарга куша, сәламәтлеккә зыян китермичә генә ябыгып була, диләр. 

Лимонны туңдыру өчен башта аны яхшылап юалар, алма серкәсен 3:1 пропорциясендә су белән сыеклап, лимонны шунда тыгып торалар. Яхшылап киптерәләр. Аннары тәгәрмәчләп турап, морозилкага 10-12 сәгатькә туңдырырга куялар.  Алгач, кыргыч аша кырып йә иттарттыргыч аша чыгарып, шакмаклы бүлкәле савытларга тутыралар. Лимон кабыгында цитруска караганда 5 тапкыр күбрәк витамин һәм микроэлементлар бар. Туңдырылган лимонны җимеш салатларына кушалар. Кура җиләге, җир җиләге, киви, ананас, әфлисун, алма, чикләвек кушылган салатка ул үзенчәлекле тәм өсти. Лимон телемнәрен балык, кош ите янына куялар, солянкага салалар. Греклар элек-электән үк зәйтүн маена лимон куша. Алар аны «сыек алтын» дип йөртә. 

Катырылган лимонны ашказаны язвасы, гастрит булганда бик кулланмаска тырышыгыз. Гипертония белән интегүчеләр дә саграк булсыннар: кан басымын күтәрә. Ә гомумән алганда, туңдырылган лимон бик файдалы! 

 

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар