Логотип
Белмәсәң бел

Кояш радиациясеннән һәм картаюдан саклаучы ризыклар

Кояш радиациясе тән тиресен картайта. Әмма табигать бик акыллы, без кояштан башка яши алмыйбыз икән, ул безгә аның зарарын киметүче ризыклар бирә. Яшьлекне озайтырга ярдәм итүче нинди файдалы матдәләр һәм аларга бай нинди ризыклар икән соң ул?

Кояш радиациясе тән тиресен картайта. Кечкенә вакытта безне: «Кояш, һава һәм су – кешенең дуслары», дип өйрәтсәләр дә, кояшның ультрашәмәхә нурлары бит тиресен картайта, көрән төстәге тимгелләр чыгара. Әмма табигать бик акыллы, без кояштан башка яши алмыйбыз икән, ул безгә аның зарарын киметүче ризыклар бирә. Яшьлекне озайтырга ярдәм итүче нинди файдалы матдәләр һәм аларга бай нинди ризыклар икән соң ул?

Ликопин. Ликопинга иң бай ризыклардан – помидор, карбыз, кызыл әфлисун, грейпфрут, гөлҗимеш, кишер, баллы борыч, папайя. Ликопинның бер үзлеге бар, ул пешкәч җиңелрәк үзләштерелә. Шуның өчен, мәсәлән помидорны чи килеш ашаганга караганда, томат соусы куллансагыз, организмга ликопин күбрәк керәчәк. 

Астаксантин – креветка, кызыл балык, диңгез кыслаларының кызыл төсен тәэмин итүче пигмент ул. 

Бета-каротин. Әлеге матдә кишердә, кабакта, ашарга яраклы яфраклы үләннәрдә (салат, шпинат, руккола ише) күп. 

Лютеин һәм зеаксантинга кавын, кукуруза, кишер, йомырка, шпинат, брокколи, яшел борчак бик бай. 

Полифенол матдәсе яшел чәйдә һәм какаода бар. 

фото: Food фото создан(а) KamranAydinov - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар