Логотип
Белмәсәң бел

 Хатын-кызларның нинди 6 гадәте ирләргә ошамый?

Күп хатын-кызлар партнерлары күзенә ничек күренүләре турында уйлап та карамый. Гадәт – икенче холык ул, диләр...

 

Күп хатын-кызлар партнерлары күзенә ничек күренүләре турында уйлап та карамый. Гадәт – икенче холык ул, диләр. Шулаен шулай, ләкин менә кайчак сөйкемле ханымнардагы кайбер үзенчәлекләр ирләрнең күңелен кайтара. Ә хатын-кыз өчен ул гадәти хәл икән: читтән караганда бер дә матур күренмәве турында уйлап та карамый. 

Ирләрне чыгырдан чыгара торган гадәтләрегезгә игътибарлырак булыгыз әле, кызлар. 

 

Ахирәтләренең шәхси тормышы турында сөйләп, ирен дә шул  гайбәтләргә тартып кертә. 

Ни өчендер хатын-кызларга бу тема бик мавыктыргыч, кызык тоела. Кичә генә ире белән сүзгә килеп, бүген шуңа йөрәге янып йөргән дусты турында җете төсләр белән куертып, бөтен ваклыкларына кадәр тәфсилләп, тәмләп иренә сөйли. Бу, дөресен генә әйткәндә, кешенең пычрак киемен актаруга тиң. Кем кем белән аерылышкан, кем кемгә кычкырган – ирләргә башкалар тормышы бөтенләй кызык түгел ул. 

 

Гел кирәкмәгән чакта ирен нәрсә турында уйлыйсың дип тинтерәтә. 

Хатын-кызның бик яраткан соравы инде. Әгәр шундук җавап ишетмәсә, үпкәли, ачулана башлый. «Берни турында да уйламыйм» дигән җавап кабул ителми, әлбәттә. Нидер яшерә, дип уйлый хатын. Ә чынлыкта ир кешенең төрле уйлардан арынган чагы икән. Башка вариант та булырга мөмкин – ир-ат күңелендә ни булмас? Һәм аның моңа тулы хакы бар. 

  

Ике арадагы ызгышка читләрне дә җәлеп итә. 

Тагын бер киң таралган хатын-кыз гадәте: ике арадагы конфликтка өченче кешеләрне – дус хатынын, әнисен, танышларын катнаштыру. Еш кына кыз үпкәдән һәм ачудан ярсып, өйдәгене урамга чыгара: килеп чыккан хәлне бөтен вак-төягенә кадәр сөйләп бирә. Мөгаен, шуннан соң җиңел булып китәдер аңа, ә ир кеше аның нигә шулай эшләгәнен һич аңлый алмый. 

Ызгыш вакытында хатын читтән ярдәм эзли, туганнарының аны яклавын сорый. 

Партнерлар арасындагы мөнәсәбәт ике арада гына калырга тиеш. Аны бөтен халыкка чыгарырга ярамый. 

 

Кирәксә-кирәкмәсә иренең әйберләрен җыштыра. 

Әлбәттә, изге нияттән эшләнә бу – компьютер өстәлендәге тәртипсезлекне чистарту, бөтенесен тәртипләп кую хатын-кызга хас. Ләкин туктагыз әле, сезгә чүп-чар өеме булса, ирләр аннан җиңел генә үзенә кирәк әйберне эзләп таба. Нәкъ менә шуның өчен дә ир-ат халкы үзенең билгеле бер тәртипкә салынган дөньясына хатын-кыз кулының тыгылуын һич яратмый. 

 

Үзенең тышкы кыяфәте турында урынсыз сораулар бирә. 

«Мин юанмы?»,  «Мин чынлап та чибәрме?» ише сорауларны ир-атның җене сөйми. Чөнки ул бу очракта ничек җавап бирергә дә белми: йә сиңа үпкәләячәкләр, йә дөресен әйтмисең дип гаепләячәкләр. 

Гомумән, мондый сораулар хатын-кызның үз-үзенә ышанмавын, үзбәясен башкалар фикере аша билгеләвен сөйли. 

 

Аны һәр баганадан көнли 

Кайчак хатын-кыз көнчеллеге ирләргә ошый да: димәк, ул аңа битараф түгел, аны башкаларга бирәсе килми. Ләкин чама хисен югалтмаган очракта гына килешә ул. Узып баручы матур кызга караганы өчен генә дә ирен игәүли торган хатын кемгә ошар?! Андый хатын-кыз чыгырдан чыгара.Ир кеше үзенә ышануларын һәм шәхси пространствосына тыкшынмауларын тели. Һәр адымын тикшереп тору аның гайрәтен чикерә.   

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар