Логотип
Белмәсәң бел

Күңелне нәрсәләр күтәрә? Көзге депрессиядән сигез киңәш

Ноябрьгә кердек. Кара көзгә. Кояш булмагач, күңел дә үсми. Димәк, депрессиягә дә ерак түгел. Ә без сезгә күңелегезне үстерү өчен берничә киңәш биреп карарга булдык. Кулланып карыйбызмы?!

Ноябрьгә кердек. Кара көзгә. Кояш булмагач, күңел дә үсми. Димәк, депрессиягә дә ерак түгел. Ә без сезгә күңелегезне үстерү өчен берничә киңәш биреп карарга булдык. Кулланып карыйбызмы?!

Маэстро, музыка! 
Күңел күтәрелгән чакта кеше нишли? Җырлый! Ә без киресенчә, башта җырлыйбыз, ә күңел аннары үзеннән-үзе күтәрелә. Үзегез җырламасагыз, башкалар җырлаганны тыңларга мөмкин. Ләкин көе күңелле булырга тиеш.
Раз-два!
«Раз-два, раз-два!» Ни әйтергә теләгәнне аңладыгыз бит – гимнастика белән шөгыльләнергә чакыруыбыз. Хәрәкәтләнгәндә организмыбыз эндорфин гормоны эшләп чыгара. Ә ул – бәхет гормоны!
Чисталык фәлсәфәсе
Кара көз өйдәге бөтен артык-портыктан арыну өчен яхшы вакыт. Иске-москы белән бергә кара энергиядән дә арынырсыз. Ике ел буе кулыгызга да алмаган әйберләр юкмы өегездә. Белгечләр әйтүенчә, мондый әйберләр гомердә дә кулланылмаячак икән, ә кирәкле әйберләрне без ким дигәндә ярты елга бер тапкыр урыныннан кузгатабыз. 
Урамга!
Бик тә эчегез пошса, күңелегезгә урын таба алмасагыз, киенегез дә, тизрәк урамга чыгыгыз. Әйткәнебезчә, хәрәкәт вакытында бәхет гормоны барлыкка килә. Аннары урамда игътибарны юнәлтердәй әйберләр күп. Якында гына парк та булса, без сезне котлыйбыз – сезгә депрессия янамаячак, табигать үзе шифа бит ул!
Яңалык кертәбез
Күңелне күтәреп җибәрү өчен үзегезгә нинди дә булса яңа әйбер сатып алыгыз. Ул кием дә булырга мөмкин, сап-сары йомшак сөлге дә, бик тә матур кружка да... Ә бәлки, яңа төрле тәмләткеч, моңарчы татып карамаган тәм-том...
Хуш исләр
Ароматерапиягә ничек карыйсыз? Уңай? Дөрес эшлисез. Мандарин, әфлисун, лимон һәм бергамот исләре көч кертеп, күңелне күтәреп җибәрә, уйларны сафландыра. 
Су коенырга!
Көзге чор бассейнга абонемент сатып алу өчен үтә дә кулай вакыт. Йөзү тынычландыра, мускуллардагы киеренкелекне бетерә, аркалар, муеннар ял итә... Судан чыккач үзеңдә искиткеч җиңеллек сизәсең, берочтан күңелдәге кара уйлар да югала. 
Бәйлибез, тегәбез...
Ә сез үзегез яраткан, ә бәлки, өйрәнергә хыялланган шөгыльне сайлагыз. Эш белән мәшгуль булганда, күңелсезләнеп утырырга һич тә вакыт юк. Санлы картина ясау белән шөгыльләнеп караганыгыз юкмы сезнең? Искиткеч мавыктыра торган шөгыль, бер тотынсаң, аерыласы килми! 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар