Логотип
Белмәсәң бел

Карантин... хатын-кыз аркасында килеп чыккан 

Америка Кушма Штатлары тарихындагы иң билгеле карантинның хатын-кыз исеме белән бәйле булуын ишеткәнегез бар идеме? Ул каратинны аның исеме белән атаганнар да – «Тифлы Мэри» дигәннәр.  

Америка Кушма Штатлары тарихындагы иң билгеле карантинның хатын-кыз исеме белән бәйле булуын ишеткәнегез бар идеме? Ул каратинны аның исеме белән атаганнар да – «Тифлы Мэри» дигәннәр.  

Иң гаҗәбе – Мэри Маллон дигән бу ханым үзе беркайчан да тиф белән авырмаган, әмма аңа якынайган, аның тирәсендә булган кешеләр кырылганнар да кырылганнар. Шпион булмаса да, үз куллары белән берәүнең дә гомерен өзмәсә дә, XX гасыр башында аны иң зур, иң куркыныч җинаятьче дип санаганнар.  

XX гасыр башында медицинада корсак тифы хакында әле бернәрсә дә мәгълүм булмаган, шуңа күрә Мэри тирәсендәге кешеләрнең нигә үлү сәбәбен бик озак ачыклый алмаганнар. Күз алдына китерсәң дә куркыныч: гаилә үзенә эшкә яңа кухарка ала һәм озак та үтми өйгә үләт чире керә – бер-бер артлы өйдәгеләр бер сәбәпсез үлә башлый...  

Мэри АКШка Исландиядән 15 яшендә күчеп килә һәм бай гына бер гаиләгә пешекче булып эшкә урнаша. Ул ике атна эшләүгә Мэрига эш бирүчеләр кинәт авырый башлыйлар. Сәбәбен беркем белми, әмма аларның инде терелмәячәген барысы да аңлыйлар... Кыз Маманерок шәһәреннән тиз генә китеп Манхэттен утравына барып урнаша, эшли башлый. Әмма теге серле чир аның артыннан тагын ияреп килә: Мэрины эшкә алган гаиләдә барысы да авырып егыла. Олыларның да, бала-чаганың да эче китә, бизгәк башлана. Хезмәтчеләр дә шуннан интегәләр. Кер юучы хатыннарның берсе үлеп үк китә.  

Эпедимияне китереп чыгаручы сәбәпне эзләү башлана. Халык инфекцияне эчә торган суда тапмасыннар дип бик курка. Бу хәлне тикшерү өчен Джон Сопер дигән санитар инженерын махсус яллыйлар. Билгесез чир белән беренче булып авырып киткән гаиләләрнең барысында да берүк кухарка эшләгәнлеген иң элек ул ачыклый. Инде ул пешекчене табып, анализлар алырга кирәк була.  

Әмма барысы да алдан уйлаганча килеп чыкмый.  

Мэрины табалар, әмма ул анализлар бирүдән кискен рәвештә баш тарта. Эшләр болайга киткәч, кухарканы эш урынында ук кулга алалар һәм Северный Брат дигән утрауга больницага озаталар. Карантинда Мэри өч ел утырырга тиеш була.  

Больницада инде анализлар алу мөмкинлеге зуррак була: Мэрины бар яклап тикшерәләр. Анализлар аның чирле икәнен күрсәтә. Әмма кызның үзендә чирнең бер билгесе дә күренми. Бик сәер күренеш була бу: берүк вакытта ул чирле дә һәм сәламәт тә. «Нулевой пациент»ның ни икәне ул чакта әле берәүгә дә мәгълүм булмый.  

163 анализның өчтән икесе Мэриның чирле икәне турында сөйли. Аның үт куыгында коточкыч күп бактерияләр табалар. Табиблар: «Үт куыгын алып атырга кирәк», – диләр, әмма Мэри моның белән ризалашмый. Ул үзен сау-сәламәт дип саный, «Галимнәр минем белән тәҗрибә үткәрәләр», – ди. Чынлыкта, бу хатын корсак тифын таратучы иң беренче кеше дип теркәлә. «Нулевой пациент» дип үзе дә белмичә эпидемияне башлап җибәрүчегә әйтәләр. Кеше чирне тарата башлый, ә үзендә әлеге чирнең билгеләре берничек тә күренми. Моның ни белән тәмамлануын күз алдына китерү кыен түгел... Мэри очрагында да шулай була.  

Аның, әлбәттә, карантинда – ябылуда утырасы килми. (Моның ничек авыр икәнен без хәзер чамалыйбыз инде... Әйтергә генә җиңел – өч ел бит ул!) Мэри тизрәк бу утраудан китәргә хыяллана һәм хөкүмәткә бәйле булмаган бер тикшеренү лабораториясенә үзенең анализларын җибәрә. Җавап озак көттерми: «Сез – сау-сәламәт», – дигән нәтиҗә килә.  

Сәламәтлек саклау Департаментының яңа башлыгы Мэриның үтенечен кире борырга сәбәп тапмый. Кыз, бәйсез клиниканың нәтиҗәләрен сылтау итеп, үзен материкка җибәрүләрен таләп итә. «Аш-су тирәсендә башка эшләмәм, якын да килмәм», дигән язу алып, пациентны иреккә җибәрәләр. «Моннан соң берәүнең дә ризыгына кагылмам», – дип вәгъдә биреп чыгып китә ул.  

Кайткач, кер юучы булып урнаша, әмма бу эш өчен «нулевой пациент»ка әллә ни зур акча түләмиләр шул. Мэри барысын да алдарга уйлый: Браун фамилиясен ала һәм хатын-кызлар госпиталендә тагын кухарка булып эшли башлый. Берничә көннән госпитальдәге 25 кызның хәле кинәт авырая, берничәсе вафат була. Мэрины шунда ук полиция кулга ала...  

Тыңлаусыз пешекчене утрауга кире кайтаралар. Карар бик тиз кабул ителә: Мэри гомер буе карантинда утырачак. 69 яшенә кадәр яшәп, үпкә ялкынсынуыннан үлеп китә ул. Вафатына 6 ел кала инсульт кичерә: кул-аяклары тыңламый башлый.  

«Тиф белән авыручы Мэри» – утрауның иң билгеле кешесе була. Бик еш кына журналистларга интервьюлар бирә, аны эзләп, аның белән очрашу өчен махсус киләләр. Интервью алдыннан журналистларның һәркайсы инструктаж уза. Мэри кулыннан хәтта сулы стакан да алырга ярамый дип кисәтәләр аларны.  

Вафатыннан соң, мәетне, әлбәттә, яралар. Табиблар хаклы була: бактерияләр, чыннан да, аның үт куыгында яшәгән. Ул, мөгаен, туганда ук бу чир белән тугандыр, авырту аңа әнисеннән күчкәндер дигән нәтиҗәгә киләләр.  

 

фото: http://ru.wikipedia.org/wiki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар