Җирдәге хатын-кызларның чиреге ир-ат булырга тели 

 

Без, хатын-кызлар, төрле, тик уртак якларыбыз да юк түгел. Ниндиме?  Укып карагыз, туры киләме? Әлеге фактлар фән тарафыннан да расланган.  

 

1. Хатын-кызлар ир-атлардан өч тапкыр күбрәк сөйләшә. Уртача алганда, гүзәл затлар тәүлегенә 20 мең сүз әйтә. Ә ир-атлар – 13 мең сүз.  

2. Күпчелек хатын-кызлар елмайган ир-атларга өстенлек бирә. 

3. Кайбер хатын-кызлар генетик мутация аркасында төсле итеп күрүнең дүртенче колбасы бар, бу аларга тагын миллион төсне күрергә мөмкинлек бирә. 

4. Хатын-кызлар фикеренчә, ир-атның иң сексуаль вакыты – кухняда ашарга әзерләгәндә. 

5. Хатын-кызларның 74 процентка якыны мускуллы ир-атларга түгел, ә корсагы булганнарга өстенлек бирә, чөнки алар белән үзләрен куркынычсыз хис итә. Мин бит зифарак дип уйлап тынычланалар. 

6. Гадәттә, хатын-кызлар аерылышуны җиңелрәк кичерә.  

7. Цитруслар һәм балалар присыпкасының исе хатын-кызлар өчен ярсытучы булып санала. Шулай ук шашлык пешергәндә чыккан күмер төтене дә, сабын исе дә дәртләндерә.  

8. Хатын-кызлар белән флиртның иң нәтиҗәле ысулы – аларны кулларыннан тоту, чөнки нерв тоеннәре кул чукларында бик күп урнашкан.  

9. Оргазм алганнан соң, хатын-кызларның баш миендәге курку һәм чаң кагу өчен җавап бирә торган өлеше сүнеп тора.  

10. Хатын-кызларның 12 проценты ир-ат мәниенә аллергиядән җәфа чигә. 

11. Хатын-кызларның күбесе чиста итеп кырынган ир-атларга өстенлек бирә. 

12. Хатын-кызларның 40 проценты физик күнегүләр вакытында оргазм ала.  

13. Яратышу хатын-кызларның баш миендәге гашыйк булучанлык өлешен активлаштыра. 

14. Кул бирешеп исәнләшкән вакытта хатын-кызлар бервакытта да учны кысмый.  

15. Күптән түгел инглиз галимнәре тикшеренүләр үткәргәннән соң шуны ачыклаган: кызларның атсыз бармагы, имән бармагына караганда, озынрак икән, аларның спортта югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеге зуррак.  

 

16. Хатын-кыз нәрсәнедер ташларга теләсә, ул кулын читкә түгел, ә артка җибәрә. 

17. Кайнар комда хатын-кызлар  – аяк очларына, ә ир-атлар үкчәләренә басып йөри. 

18. Җирдә якынча 20 миллион хатын-кызның күкрәге ясалма. Гүзәл затларның 85 проценты бер үлчәмгә зуррак бюстгальтер кия. 

19. Хатын-кызның йөрәге, ир-атларныкына караганда, 20 процентка кечерәк. 

20. Гүзәл затларның ышанычын яулыйсыгыз килә икән, аны нибары 20 секунд кочаклап торыгыз.  

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»