Логотип
Белмәсәң бел

Иң файдалы боткалар

Боткалар – акрын углеводлар, алар организмны озак вакытка энергия белән тәэмин итә. Берничә көн дәвамында тоз салмыйча суда гына пешерелгән ботка ашасагыз, йөзегез ял иткән матур кыяфәткә керер...

 

Боткалар – акрын углеводлар, алар организмны озак вакытка энергия белән тәэмин итә. Берничә көн дәвамында тоз салмыйча суда гына пешерелгән ботка ашасагыз, йөзегез ял иткән матур кыяфәткә керер. Барлык төр ярмалар да ябыгырга булыша. Ашкайнату органнары өчен шулай ук бик файдалы. Эч катканда, артык килограммнардан котылырга теләгәндә рационда шулай ук боткалар булырга тиеш. Онкологик авырулардан да саклый боткалар. 

 

СОЛЫ БОТКАСЫ 

Клетчаткаларга искиткеч бай. Эчәкләрне чистарта, шлак һәм токсиннарны чыгара, канда холестеринны киметә, кан тамырлары стеналарын ныгыта, аларның сыгылмалылыгын арттыра.Канда шикәр күләмен тиешле дәрәҗәдә тота. Шикәр чиренә каршы профилактика урынына кулланалар. 

 

КАРАБОДАЙ БОТКАСЫ 

Калорияле азык түгел, әмма клетчаткалар бәрабәренә организм озак тук хәлдә йөри. Канда шикәр һәм холестеринны нормальләштерә. Составындагы минераллар һәм витаминнар нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта. Тимергә бай, ә ул исә организмда гемоглобинны нормада тота. Сосудларны чистарта. Моның өчен юылган карабодай ярмасына төнгә кефир салып калдырырга кирәк. 

 

ТАРЫ БОТКАСЫ 

Канда холестеринны һәм глюкозаны нормальләштерә. Составында калий күп, ә ул кан басымын җайга салырга, кан тамырларын чистартырга һәм ныгытырга булыша.    

 

ДӨГЕ БОТКАСЫ 

Уникаль үзлеге – кандагы протеин концентрациясен төшерә. Атеросклерозны һәм кан басымы күтәрелүне кисәтә. Йөрәк һәм кан тамыры мускулларын ныгыта. 

 

КУКУРУЗА БОТКАСЫ 

Кукуруз ярмасы май һәм углеводлар үзләштерүне акрынайта. Ә бу исә энергия тигез төшә, кандагы шикәр озак вакыт тиешле дәрәҗәдә тора дигән сүз. Составында антиоксидантлар күп, аеруча – селен. Ул картаюны киметә, йөрәк мускулларын яшь һәм сәламәт тотарга булыша. Кукурузны даими куллану гипертониядән саклый. 

 

АРПА БОТКАСЫ 

Составындагы күп витаминнар, магний һәм тимер йөрәк-кан тамырлары системасы өчен файдалы. Бу ботка тромбозлар барлыкка килүдән саклый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар