Грек диетасына күчәбезме?

Статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр бик күп. Холестерин төерләре һәм тромблар тыгылып, инфаркт һәм инсульт китереп чыгара. Ә нинди продуктлар инфаркт һәм инсультны кисәтә ала? Рационга нинди ризыклар кертергә? Белеп торыгыз, менә бу 10 продукт кан тамырларын чистарта, инфаркт куркынычыннан саклый.
1. Анар (гранат)
Кан тамырларын ныгыта һәм холестеринны киметә. Консервланган сокка караганда җимешен ашасаң яхшырак. Канны сыеклый, тромблар барлыкка килүдән коткара.
2. Хөрмә
Составындагы полифеноллар холестеринны киметергә сәләтле. Бу җимештә йөрәк өчен файдалы магний һәм бета-каротинда бар.
3. Карбыз
Карбыздагы цитруллин дигән аминокислотакан тамырларын киңәйтә. Карбыз төшендә аеруча күп тупланган ул. Кайбер илләрдә төшен дә ашыйлар. Цитруллин карбызның сусыл эчендә дә җитәрлек. Карбыз яратучылар гипертоник кризислардан, йөрәк авыруларыннан азат.
4. Балык
Балыкның кайсы төре дә, аеруча лосось – омега-кислоталар һәм диетик аксым чыганагы. Балык маен капсулаларда да эчәргә була. Ә балыкка бай диета кан тамырлары проблемасын бетерә.
5. Әфлисун согы
Көнгә 2 стакан сок эчү дә холестеринны, кан басымын төшерә, витаминнар, микроэлементлар белән баета.
6. Алма
Андагы клетчатка һәм пектин кан тамырын төерләрдән чистарта, йөрәк-кан тамырлары проблемасын киметә.
7. Помидор
Томат –магний чыганагы. Ә ул йөрәк сәламәтлеге өчен бик шәп минерал! Томатта ликопин дигән бик файдалы антиоксидант та бар. Чи килеш тә, термик эшкәртеп тә кулланырга ярый: фадасы искиткеч.
8. Сарымсак
Ул азот оксидына бай. Кан тамырларын чистарта, кан басымын көйли.
9. Грек диетасы
Галимнәр грекларда йөрәк-кан тамырлары авыруларының бөтен Европа илләрендәгегә караганда шактый аз булуын ачыклады. Сәбәбе – сыйфатлы зәйтүн мае һәм әстрехан чикләвегендә икән. Алар йөрәкне, кан тамырларын саклый. Бу продуктлар бергә кулланылганда –әйтик, салатларда – аеруча файдалы.
10. Солы боткасы
Боткадагы клетчатка тамырларны чистарта. Ул артык авырлыкны да киметә. Ә бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары өчен бик мөһим.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Балдаклар, туй күлмәге калды, ә мин... Сүземне ерактанрак башлыйм әле. Әти үлгәндә мин әле тумаган да булганмын – әни 7 айлык корсаклы килеш калган. Аңа бу вакытта нибары 21 яшь булган...
-
Ялгыз канат Ире чит хатынга чыгып китсә дә, йөрәк болай әрнемәс иде. Хыянәтен кичерә алмый, мендәр кочаклап елар да, мәхәббәтне нәфрәткә әйләндереп яшәр иде. Ә ул хатынына гына түгел, балаларына, әти-әниләренә, диненә, үзенә хыянәт итте. Миләүшә яшь көе ирсез калды.
-
Рәхмәт, әнием! Аның ирен үтереп ташладылар. Дөресрәге, үләр дәрәҗәгә җиткәнче кыйнап ыргыттылар... Аңсыз гәүдәсен өйләреннән ике йөз метрлар чамасы җирдә, барак кебек шыксыз йортларның пычрак ишегалдыннан таптылар...
-
Бар җылымны сиңа бирәм, әни... Әнигә бар җылыңны да, назыңны да, яратуыңны да бирәсең, чөнки ул әни, һәм башкача уйлау, яшәү мөмкин түгелдер... Ә үз әниең булмаса?! Кемгә бүләк итәргә? Сине ничек бар шулай кабул итә торган кем бар тагын?! Әни бар! Иремнең әнисе!
-
Синнән башка беркем кирәкми Нурзидә белән Рәдиснең балалары юк. Күп еллар юк инде. Нурзидә моның белән күптән килеште. Рәдис тә килешкән кебек булган иде...
-
30 июнь 2022 - 11:34Без имениМонда язып утырганчы, узе белян сойляшергя киряк. Оч ел эчендя хаманда оялып торасыз мени. Сузне башлап китсягез ул узе суляп бирер барсында. Болай итеп билгесезлектя йореп булмай инде.Егетемне үземә ничек өйләндерергә икән?
-
30 июнь 2022 - 15:51Без имениКэжэмогезгэ ышанабыз - Иделгэ таяну белэн бер, э менэ Сукояр белэн Игезэклэр бик тэ ышанычлы кешелэрИң ышанычлысы кем? (йолдызнамә)
-
28 июнь 2022 - 10:56Без имениСез язманы игътибар белән укымаган, ахры, иптәшләр. Монда бит колхозчы баласының кеше була алмавы турында бармый сүз! Ә ата-ананың баланы аралавы, башкаларга караганда, начаррак мөнәсәбәттә булуы турында сүз бара. Әгәр шартлар булса, бу өлкән кыз да, кече сеңлесе кебек, врач була алыр иде!Врач буласы урынга авылда әбиләр карыйм
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.