Логотип
Белмәсәң бел

Гәрәбә муенсаны дөрес киегез

Калкансыман бизгә файдасы булсын өчен гәрәбә муенсаларны дөрес тагып йөрергә кирәк.

 

Калкансыман бизгә файдасы булсын өчен гәрәбә муенсаларны дөрес тагып йөрергә кирәк.

 

Ташлары төрле зурлыкта булган муенсаны сайларга тырышыгыз. Эре гәрәбәләр тамакка якын булсын: микроэлементлар канга яхшырак барып җитә. Ә ваклары башның артына туры килсен. Авыру профилактикасы өчен борчак зурлыгындагы ташлар кулланыла. Тиешле эффект булсын өчен, муенсада  авыр гәрәбәләр булырга тиеш. Муенса пычранса, аны юып алырга кирәк.

 

Гәрәбә муенсалар тагып йөрүнең аерым кагыйдәләре юк. Алай да кайберәүләрдә гәрәбә кислотасына аллергия күзәтелә, тире кызыл таплар белән каплана, тән кычыта башлый. Озак тагып йөрсәң, гәрәбәнең өслеге шомара, ул дәвалау үзлекләрен югалта. Ярты еллап даими тагып йөргәннән соң яңасына алыштырырга кирәк. Сәламәтлек яхшыруны ике-өч атнадан соң гына сизеп була.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар