Логотип
Белмәсәң бел

Гашыйк булырга!

Табигаткә! Кояшка! Тормышка! Үзеңә һәм…

Табигатькә! Кояшка! Тормышка! Үзеңә һәм… 

Җәй җитәргә санаулы көннәр калып бара. Җылы көннәр шундый сагындырды! Тизрәк килешле күлмәкләрне, эшләпәләрне киеп урамга чыгасы, су керәсе, урманга җиләк ашарга барасы килә.  

Җәебез күңеллерәк, файдалырак узсын өчен аңа әзерлекле булып керик әле. Бездән киңәшләр: 

1. Хәзер ябык булу модада түгел, ә үзеңне ничек бар, шулай кабул итү мөһим. Үзегезне формада тотар өчен татлы ризыкларны яшелчәгә алмаштырыгыз. Җиләк, алма, абрикос... Базарда күңел теләгәнен сайлап алырга була! 

2. Иртәләрен зарядка ясый башларга. 5-10 минут кына! Кәефегез дә күтәрелер, тәнегез дә рәхмәт әйтер. Җаегыз булса – велосипед алып җибәрергә дә була. Май аенда әле аларга бәяләр түбәнрәк була. 

3. Отпусканы мөмкин кадәр алданрак планлаштырып куярга тырышыгыз. Чит илгә чыгып булмый дисезме? Аптырамагыз! Илебезнең әллә никадәр матур почмаклары, шифалы сулары булган ял итү урыннары бар. Кемдер бакчада эшләү, ремонт ясау турында уйлап куйгандыр. Шулай да отпуск вакытында үзегезгә ял оештырырга онытмагыз, диюем! 

4. Кояштан саклый торган кремнар сатып алып куярга! Янып, тире җәрәхәтләре алудан сакланыгыз. 

5. Фотосессия оештырырга! Иң купшы чәчәк янында, яшел тау башында, елга ярында, оныклар белән, кичке чәй эчкәндә... Кышкы салкыннарда карап җылынырлык фотолар күүүп булсын. 

6. Яңа киемнәр сатып алыгыз. Күлмәк яки сарафан. Үкчәле туфли, эшләп, сумка. Якты төсләр белән истә кала торган булсын әле быелгы җәй! 

7. Ә нишләп прическаны үзгәртмәскә?! Иң мөһиме – сезне аңлый, дөрес итеп күз алдына китерә торган чәчтарашка бару.  

8. Һәм!.. Гашыйк булырга! Тиздән аяк басачак җәйгә, тирә-юньдәге кешеләргә, чәчәкләргә, җәй төсе сеңгән ҮЗЕГЕЗГӘ!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар