Логотип
Белмәсәң бел

Гап-гади бөтнек югыйсә!

Ә никадәр файдалы үзлекләргә ия икән!


Ә никадәр файдалы үзлекләргә ия икән!


1. Авыртуларны баса.
Ашказаны тракты мускулларын йомшартып, авыртуны киметә. Нервыдан, бик борчылганда эчегез борып авыртса, бөтнек кушылган кайнар чәй эчегез.


2. Инфекцион авыруларга каршы тора.
Бөтнекне еш кулланып, бактерияләргә каршы көрәшеп була. Инфекцион авыруларны, гөмбә авыруын җиңел үткәреп була.


3. Кимерүчеләрне куркыта!
Йорт тирәсендә, бакчаларда бөтнек үссә, тычкан-күселәр якын да килмәс.

 

Мята, Листья, Листья Мяты Перечной


4. Аякларны тынычландыра.
Бөтнек составындагы ментол көне буе йөреп сызлаган аяк табаннарын ял иттерә. Бөтнек яфракларын диңгез тозы һәм зәйтүн мае белән болгатып, үкчәләрне шуның белән ышкырга кирәк.


5. Баш авыртуны җиңеләйтә.
Эч авыртканда кулланган кебек үк, бөтнекле чәй эчәргә кирәк.


6. Борын тыгылганда булыша.
Сулыш ала алмасагыз, бөтнекне суда пешереп, ингаляция ясарга кирәк.


7. Стресстан коткара.
Бөтнек - тынычландыру үзлегенә ия үлән. Ул хәаефле уйлардан арындыра.

 

Мята, Травы, Травы Лекарственные, Здоровье, Листья


8. Яман шешкә каршы әйбәт профилактик чара.
Рак күзәнәкләре барлыкка килүне киметә. Тиредә, үпкәләрдә, юан эчәктә яман шешне тоткарлый.


9. Бөтнек салатларга үзенчәлекле тәм өсти.


10. Келәмнәрне сафландыра.
Киткән бөтнек һәм аш тозы катнашмасын идән келәменә сибеп, бер сәгатькә калдырыгыз. Аннары тузан суырткыч белән суыртып чыгыгыз - бүлмәгез хуш исләргә күмелер.


11. Сулышны савландыра. 
Бөтнек маен чәй содасы һәм водород перекисы белән болгатсагыз, өйдә ясалган теш пастасы килеп чыгар. Тешләрне агарта, сулышны сафландыра. Ләкин артык мавыкмагыз - тешнең эмален ашый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар